Аккаунтыгыз өчен ярдәм хезмәте

Оксфорд сүзлекләренә теркәлү


Әгәр сез яңа язылучы икән, аккаунтыгызга керү өчен Оксфорд Сүзлекләрендә теркәлергә кирәк.
Теркәлү түләүсез, сезгә бары тик электрон почта адресы гына кирәк булачак.

Кулланучы исемегез

  • Кулланучы исеме урынына сез электрон адресыгызны куллана аласыз.
  • Кулланучы исеме бер генә булырга тиеш. Әгәр башка кулланучыда шундый ук исем булса, сез аны куллана алмыйсыз.
  • Аккаунтыгызны бер тапкыр төзегәч, кулланучы исемегезне үзгәртеп булмый.


Серсүзне төзү

  • Әгәр сез яңа язылучы икән, сезгә яңа серсүз төзергә кирәк. Серсүзегезне аккаунтыгыз битендә үзгәртә аласыз.


Серсүзнең куркынычсызлыгы

  • Оксфорд Сүзлекләрендәге аккаунтыгызга башкаларның рөхсәтсез керүеннән саклану өчен ышанычлы серсүз кулланырга киңәш итәбез.
  • Ышанычлы серсүз баш яки кечкенә хәрефләр, символлар һәм саннар катнашы булган кимендә 7 символдан торырга тиеш. Ул сезнең исемне һәм сүзлекләрдә кулланылган бербөтен сүзләрне үз эченә алырга тиеш түгел.
  • Башка онлайн аккаунтларда кулланылган серсүзне (мәсәлән, онлайн кибеттә, банк аша акча күчерү сайтында, PayPal акча янчыгында) Оксфордтагы аккаунтыгызда да кулланырга киңәш итмибез.


Онытылган серсүзләр
Серсүзегезне онытсагыз, сез аны монда яңадан төзи аласыз.


Аккаунтка керүгә бәйле ярдәм
Баш битнең өске почмагында урнашкан "Керү" төймәсенә чирттерегез яки монда үз кулланучы исемегезне һәм серсүзегезне җыеп керегез. Әгәр сез сайтта әлегә теркәлмәгән булсагыз, сезгә теркәлергә тәкъдим итүче сылтама күрсәтеләчәк.


Серсүземне оныттым / серсүзем эшләми
Серсүзегездә регистр исәпкә алына, шуңа күрә CAPS LOCK төймәсенең басылмаганлыгын тикшерегез. Серсүзегезне онытсагыз, сез аны монда яңадан төзи аласыз. Сылтаманы чирттергәч, аккаунтыгызга кергәндә кулланыла торган электрон адресыгызны җыярга туры киләчәк, һәм сезгә элекке серсүзне гамәлдән чыгару сылтамасы белән электрон хат җибәреләчәк. Берничә минут эчендә электрон хат килмәсә, почтагыздагы спам яки чүп кәрзинен тикшерегез.


Керү турында күбрәк мәгълүмат
Әгәр сез һаман да керә алмыйсыз икән, безнең белән элемтәгә керегезче.