530 d1 85226 20mishar 20anecdotes

Мишәрцә мәзәкләр. Беренче өлеш

Андагы берлек - мындагы берлек.

Мәгънәдәше: Читтәге бер тиен монда да бер тиен.
Мәзәкчәсе:

Бер йегет, ызак йыллар цит йирләрдә терле эшләрдә эшләп, туган йакларына кат'кан. Цәйләр эцелгәц, дәалар кылынгац әтәсе анардан:
– Улым, син шул кадәр йыллар цит йирләрдә эшләдең, күп акца алып кат'кансыңдыр инде? – дип сыраган.
– Әтәй, андагы берлек - мындагы берлек инде ул, шынарга күрә алып кат'ып тырмадым, – дип йаwап биргән улы.

Ашаган атта эмет бар.

Ат һәм шулай ук кеше дә яхшы ашасалар, яхшы эшлиләр дә мәгънәсендә.

Мәзәкчәсе: Элек заманнарда йалцыны эшкә алыр алдыннан ашатып караганнар. Әгәр дә ул күп итеп ашаса, аны эшкә алганнар, “ашаган атта эмет бар” дип уйлаганнар.

Әле кыйаш йугары, бригадир да йук әле

 ялкаулыкка, эшләргә теләмәүгә ишарә. 

Мәзәкчәсе: Бер теркем колхозчылар кырга эшкә барганнар. Беркүпме эшләгәч ятып ял иткәннәр. Шуннан берәү: “Ад'агыз, тырыйк, берсәк эшләп алыйк”, - дигән. Икенчесе: “Кайа ашыгасың, әле кыйаш йугары, бригадир да йук әле”, - дип ятуын дәвам иткән.


Әтәй үлгәндә бер туйдым, әнәй үлгәндә бер туйдым

– тормышның җиңел булмауы турында. 

Мәзәкчәсе: Бер малайның әтисе дә, әнисе дә вафат булалар. Алар үлгән, аларны күмгән көннәрдә баланы кызганып аны тирә-күршесе, таныш-белешләре туйганчы ашаталар. Шуннан соң ул: “Әтәй үлгәндә бер туйдым, әнәй үлгәндә бер туйдым” – дип әйтеп куйган ди.

әтәй - әти. Анарга үз үмерендә аwыз тутырып “әтәй” дип әтергә туры килмәде шул, ценки әтәсе сугыштан кат'мады. Синдә әтәй кайгысы, миндә тәтәң кайгысы (әйтем. – Татар халык... Т. 3, 1997: 926).
әнәй – әни. Бегенгедәй күз алдымда әнәйнең сыңгы тапкыр безне тәрәздән карап затып калуы, ул үзе генә безнең башка беркач'ан да күрешә алмайацагыбызны аңнаган булырга тийеш.



Бар да мулла, бар да мулла, атка пецән кем сала

- бүтәннәргә ышанып берәр төрле эшне эшләүдән баш тарту. Төрдәше: Агай олы, мин зур, атка печән кем сала? 

Мәзәкчәсе: Берничә мулла бер заман хаҗ кылырга булганнар. Атка аwыр булмасын дип, үзләре белән хезмәтце алмаганнар. Киц кунарга туктагац, атны ашатырга кирәк була. Ләкин, мин мулла кешегә ат ашатып йерү килешмәс дип берсе дә бу эшкә алынмаган. Берницә кен шылай кабатлангац, ат ацтан үлә, муллалар хаҗга барып йитә алмый кире кат'алар. Шыннан “бар да мулла, бар да мулла, атка пецән кем сала” дигән әйтем калган имеш.

пецән – печән. Мишәрцә ницек сүләгәнне күрсәтер эцен ул: «Цалгы белән пецән цапкан цакта .абатамның бауы царт имтеп эзелде,” – дип әтә иде.


Барсам барырмын, бармасам йук 

– берәр эшне эшләргә теләк булып та, битарафлык күрсәткән булып маташу. 

Мәзәкчәсе: Бер кешенең ике катыны була. Кеннәрдән беркенне аны катыны белән кунакка йәшәләр, ә катыннарның берсен генә алып барыга йараган. Бер катынының да киңелен калдырмас эцен, ул былай дип әтә: ”Кас'ыгыз беренце булып ашны ашап бетерә, шул минем белән кунакка бара”.
Йәш катынның бик тә беренце буласы килгән, шыңа да тизрәк бетерәм дип, кан'ар ашны аwызын пешерә-пешерә ашыгып ашый башлаган. Билгеле инде, аның аwызы пешкән, тиз ашый алмаган. Карт катын исә: “Барсам барырмын, бармасам йук”, – дип ашын кашык белән буташтыра башлаган. Бераздан ул суwынган ашын тиз генә ашап бетергән дә, ире белән кунакка киткән.



Безнең тирмән былайга таба тарта 

– үз файдасына эш эшләү. 

Мәзәкчәсе: Бер заман берницә кеше бергә бутка ашарга утырганнар. Ул wакытларда ризыкны бер табактан ашаганнар. Буткалы табакның уртасында эретеп май салган урын була. Шында утыруцыларның берсе: “Безнең тирмән былайга таба тарта”, – дип кашыгы белән майны үз йагына агызыр эцен уйсулык йасый. Икенцесе: “Ә безнеке былайга таба тарта”, – дип үз йагына таба бырган. Калганнары да шылай эшләгәннәр.
тирмән [ - мельница] – тегермән. Безнең аwылда зил булмаганда Кушкуwакка бара идек, андагы тирмән тау башында, шынарга ул хәрвакытта да тарта.


Гармун палучыш как часы 

– бирелгән вәгъдәнең үтәлмәячәгенә ымлау. 

Мәзәкчәсе: Бер колхозда урак алдыннан механизаторлар җыелышы бара. Колхоз рәисе уракта беренче урынны алган механизаторга гармун бүләк итәргә вәгъдә бирә. Шул чак бер механизатор сорау бирә: “Үткән ел сәгать белән бүләкләргә вәгъдә биргән идегез. Мин беренче урынны яуладым, ләкин әлегә кадәр сәгатемне ала алганым юк. Рәис рус сүзләре кыстырып сөйләргә ярата, шуңа да әйтеп куя: “Мин сиңа кабатлап әйтәм: “Гармун палучыш как часы!”


Иртә алма, киц алма, хыдай йанымны алма 

– ашарга ризык булмау турында әйтелә. 

Мәзәкчәсе: Элек бер бик йарлы симйа булган. Аларның ашарларына да алмадан башка ризыклары булмаган, улсы да әле бик әз. Шынарга да кенгә берницә тапкыр алма гына пешкән. Шул цакта симйа башлыгы: “Иртә алма, киц алма, хыдай йанымны алма”,– дип әтеп салган.
кицәге – үткән көнге. Мин бик сарыплап тырмыйм, кицәге ашны да ашыйм, кас'ы вакытта, бик ацыкканда, эценце кенгесен дә йылытып йибәрәсең дә бик тәмне булып китә.

йан – җан. Сез дусларым эцен йаным җәл тигел. “Ир бирмәк, йан бирмәк”, - дигәннәр бырынгылар (әйтем).



Йан тартмаса, кан тарта 

– туганлык ул авыр минутларда үзен күрсәтә. Төрдәше: Җан тартмаса да кан тарта. 

Мәзәкчәсе: Берәү үзенең дусларын сынап карарга булган. Мул итеп өстәл әзерләгән, кыйммәтле шәраблар куйган. Шуннан ул дуслары янына киткән. Анда баргач: “Дустым, мин бик фаҗигалы булдым, йалгыш кеше үтердем, ад'а әле безгә, шыны йәшерергә булыш әле”,– дип үтенгән. “Минем, кызганычка каршы, эшләрем бик тыгыз, үпкәләмә инде, бара алмыйм”, – дигән тигесе. Тагын берничә дустына барып, аларны да өенә ярдәмгә чакырган, ләкин берсе дә килмәгән.
Шуннан сың ул туганына барып, аны үзенә яәрдәмгә чакырган. Туганы шунда ук: “Абый, денйада терле хал'ләр булуwы мемкин, ад'а, мин сиңа булышам”,– дигән. Ишекне ачып керсәләр, анда аларны бәйрәм өстәле кетә. Ике туган “йан тартмаса, кан тарта” дип рәхәтләнеп күңел ачканнар.
йан – җан. Сез дусларым эцен йаным җәл тигел. “Ир бирмәк, йан бирмәк”, - дигәннәр бырынгылар (әйтем).

Гафаров И.А. Мишәрләр. Тарих һәм тел. Казан, 2011

Күбрәк мәгълүматны Синонимнар ресурсыннан карагыз