530 d1 85226 20mishar 20anecdotes

Мишәрцә анекдотлар. Икенче өлеш

Кискәнгә кырыккан 

– дөрес булмаса да үз сүзендә торучы, сүзен бирмәүче. 

Мисалдашы: Үз сигезе сигез.

Мәзәкчәсе: Берәүнең хатыны бик тә бәхәсләшергә яраткан. Бер заман ире белән аның арасында бәхәс чыккан: “Күршеләр үсемлекне кискәннәрме, әллә кырыкканнармы?” Хатын һаман кырыкканнар дип раслый, ә ире киресен әйтә. Бәхәс кызып киткәч ире хатынын суга ташлый, ә ул йөзә белми, бата башлый. Инде су өстендә кулы гына күренә. Шуңа да карамастан, кулын су өстенә чыгарып, бармаклары белән кайчы кискәнчә күрсәтә.

Кыйаш, син дә пайырсың пайуwын, мин кенә пулмам 

– берәр мәсьәләнең барыбер хәл ителәчәге, тик вакытның инде узган булуы турында. 

Мәзәкчәсе: Бер кыз йәй айында кийәүгә цыккан. Бу хал' руз'а алныннан була. Руз'а йиткәч бетен сим'йа руз'а тыта башлый, йәш киленгә дә аларга кушылырга туры килә. Кен ызын, аның ашагысы, эцәсе килә, шыңа да ул күп тапкырлар кыйашка карап ала, ә ул хаман йугарыда кыздыруwын дәwам итә. Шыннан кыз: “Кыйаш, син дә пайырсын пайуwын, мин кенә пулмам”,– дип әтеп куйа.

Мацы бун'ына калакулны кем бәли 

– хәлиткеч мизгелдә җаваплылыкны кем үз өстенә ала соң? 

Мәзәкчәсе: Бер заман тысканнар мацыдан саклану цараларын тикшерү эцен киңәшмәгә зыйылганнар. Теп сырау: “Мацының кайа икәннеген ницек белергә?” Алай иткәннәр, былай иткәннәр, уртак фикергә килә алмаганнар. Шунда бер тыскан такдим кертә: “Мацының кайа икәннеген белү эцен, аның бун'ына калакул бәләргә кирәк!” Бу такдимне бар да хуплап каршы ала хәм ул бертаwыштан кабул ителә. Шунда бер тыскан сырап куйа: “Ә мацы бун'ына калакулны кем бәли сың?”

мацы – мәче. Мацыларын бакцага алып барганнар, шында ул йугалган, бик акыллы, бернәстәгә зыйан китерми иде, хайван.
бун' – муен. Безнең йакларда бун'ың аwыртканда ата казга: “Әссәләмаләйкум, ата каз!” – дип сәлам бирегә кушалар, имеш бар сызлаулар бетә.


Сүз йуктан сүз, куцатыгыз йымырка саламы? 

Төрдәше: Сүз юктан сүз, үгезегез ничә литр сөт бирә ди бер агитатор. 

Мәзәкчәсе: Имам ыйалцан, күп сүләшми тырган кеше. Башкалар белән ыцрашканда да зак сүз башлый алмыйца ыйалып басып тыра. Бер тапкыр күршеләренә кергән дә ницек сүз башларга белми: “Саумысыз, куцатыгыз йымырка саламы?” – дип сыраган.

куцат – әтәч. Чебешләр арасында берницә куцат булган, шылар кен сәтә бер-берсе белән талашалар, цукышалар.


Табылмаса бу дуга, тагын кунарга була.

Мәзәкчәсе: Бер кеше кыдасына кунакка килгәц күпкә тыткарлана, цэнки сый-хермәт бик йакшы була. Кунакка ат белән килгән булган. Кат'ып китмәс эцен дугасын йәшергән. Бер күпме дугасын эзләп кыланган була да, үгә кереп:”Табылмаса бу дуга, тагын кунарга була”, – дигән.

Ун'ап әттем, таки ышанды 

– шаяртуны чынга алу. 

Мәзәкчәсе: Хуҗа Насретдин кыш башланган wакытларда күрше аwылдан мишук белән алма алып кат'а. Шында аңа быз туңган күл аша да цыгарга кирәк була. Күлнең уртасына йиткәндә быз шатырдый башлый. Хуҗа “Йә хыдайым, исән-сау цыксам, алманың йартысын садака итеп бирермен”,– дигән. Быз шатырдаудан туктый. Йарга йитәргә берницә генә адым калгац Хуҗа: “Бирермен, менә тытырсың”, – дигәц, быз йаңыдан шатырдап куйа. Шыннан Хуҗа: “Ун'ап әттем, таки ышанды бит”, – дигән.
әтү – әйтү. Катын минем белән ыршыша башласа, мин бер сүз дә әтмим, йә үдән үк цыгып китәм, шыннан ул да тыныцлана.

Урак эстендә әпәй салган пиц башында туңып үлде

– бөтенләй булмаган нәрсә турында әйтелә. 

Мәзәкчәсе: Берәүләрнең балалары бетеннәй булмаган. Шынарга күрә дә анардан балалары турында сыраганда ул: “Малайым урак эстендә әпәй салган пиц башында туңып үлде”, – дип йаwап бирә тырган булган.
әпәй – ипи. Ылан wакытта безгә туйганцы әпәй ашарга да туры килмәде бит, инде үзгә ризыкларның атын да, тесен дә белми идек. Байның әпәен, йыланның тәпәен күрмәссең.

Үдәге хал'не күршедән сыра.

Төрдәшләре: Илеңдә нибарын күршеңнән сора; Өеңдә нибарын күршеңнән сора.

Мәзәкчәсе: Бер генерал эштән катканда аны хатыны йылап каршы ала. Ул иренә: “Безнең дивизийәне туздыралар икән бит”, – дип әтә.
–Мин генерал кеше бу турыда белмим, син кайан беләсең сың? – дип сыраган.
–Урамда сүләделәр, – дип йаwап бирә катыны.
Икенце кен генерал эштән кат'кац катынына әтә:
–Бар әле, урамнан белешеп кер, мине кайа йибәрәләр икән? – дигән.
ү  – өй. Алар үләрен сатып шәәрдән фатир алма келиләр дә, алуцы йук, бик бәйә диләр, шынарга әле хаман аwылдан китә алмыйлар.

Хайырцы байыса да тәрәздән әпәй сырап ашый

– гадәтне тиз генә үзгәртеп булмау турында. 

Мәзәкчәсе: Бер хайырцы байыгац зур йырт салдырган, зиннәтле әйберләр, паласлар һ.б. белән бүлмәләрен бизәгән. Ү зыйыштырырга, аш пешерергә, йырт-йир тирәсендә эшләр эчен хезмәтцеләр йаллаган. Шынарга да карамастан, йыш кына тәрәз тебенә килеп әпәй сырап алып ашый тырган булган. Шылай эшләмәгәндә аның киңеле тыныцланмаган.
хайыр – сәдака. Меселман адәмнәренә, шылай ук адәм затларына хыдай хайыр бирегә кушкан, шыны эшләсәң, генахларың йарлыкалырга тийеш.
хайырцы – сәдака сыраучы, теләнче. Бер заман хайырцылар беткән иде, хазер йаңадан урамнарда, базар тирәләрендә кул сузып утыруцыларкүбәйеп китте.

Цүмәлә астында тыскан үлми.

Төрдәше: Кибән астында тычкан үлмәс, ир куенында кыз үлмәс.

Мәзәкчәсе: Бер зур гәүдәле таза йегет кечкенә генә бер кызга үләнде. Туй wакытында кунакларның берсе маскар итеп алардан: “Берегез бик зур, икенцегез бик кецкенә, ницек йәшәрсез икән”, – дип сыраган. Йегет сүз башлаганцы, кыз: ”Цүмәлә астында тыскан үлми ул”, – дип йаwап та кайтарган.
цүмәлә – чүмәлә. Камбайыннар урып суктырганда салам цүмәләләрен бер рәткә тешереп калдырырга тийешләр, бу саламны тиз зыйыштырырга мемкиннек бирә.

Чик итмәгәйе мик итсен, укча паны.

Төрдәше: Чыйк итмәсәң, мыйк ит, барыбер гөрәнкәгә кергәнсең. Ни генә булмасын ниндидер сөйләшенгән эшне барыбер башкарырга кирәклекне аңлата. 

Мәзәкчәсе: Бер чуаш абзый Ульяновск шәәренә баргац буфиттан әпәй белән йымырка сатып ала. Әпәй эценә тыцкан кергән булган, шынарга да тешләгәц “чик” иткән таwыш ишетелгән. Шунда абзый: “Чик итмәгәйе мик итсен, укча паны”,– дип әйтеп куйа (укча паны – акчасы түләгән дигәнне аңлата).

Гафаров И.А. Мишәрләр. Тарих һәм тел. Казан, 2011



Күбрәк мәгълүматны Синонимнар ресурсыннан карагыз