Wishing 20good 20luck 20%281%29

Синонимик рәвешләр

Рәвеш – мөстәкыйль сүз төркеме. 

Рәвеш  эшнең яки хәлнең билгесен белдерә -   ничек? кайчан? кайда? күпме? ник? нигә? сорауларына җавап бирә.

Рәвешләр күбесенчә фигыльне ачыклап киләләр, исемне, сыйфатны, рәвешне дә ачыклап килергә мөмкиннәр


Абайламастан – абайламый; искәрмәстән; искәрмәгәндә; көтмәгәндә; ялгыш; ялгышлык белән; шәйләмичә

Әрәмгә – заяга; заегъ; зая; бушка; файдасызга; нәтиҗәсез; кирәкмәскә; буш; файдасыз; тиккә

Багышлап – каратып; карап; карата; атап; тәганлаеп; хаслап

Ваклап – данәләп; берәмләп; берәрләп

Гамәлдә – чынлыкта; чынбарлыкта; чынында; тормышта; дөресендә

Дәртләнеп – рухланып; илһамланып; илһам белән; дәрт белән; дәртле рәвештә; көчле теләк белән; канатланып; күтәренке рух белән; зур күтәренкеле белән


Ел буена – ел буе; һәр елны; һәр елда; елның-елында; елга бер

Җайлап – уңайлап; ипләп; рәтләп; җайлы итеп; уңайлы итеп; ипле

Зурлыгында – зурлыгы; кадәр; кадәрле; чаклы; микъдарында; тикле; тиклем; хәтле; тәкле; тәүмәк; тәүмәкле; тәүмәле; шае; шәе

Иртәгесен – иртәгесем көнне; иртәгә; иртә белән; икенче көнне; алдагы көнне; төн үтүгә

Йөгереп – чабулап; чабышып; анда-монда йөгереп

Кача-поса – качып-посып; качынып; кача-кача; яшеренеп; яшертен; поса-поса; сизддерми генә; сиздермичә; тым гына; посып; посынып

Мәңге – үлемсез; гомер бакый; мәңге-бакый; гомерлек

Ныклык белән – нык торып; ныклап; аяк терәп; теше-тырнагы белән; каты; нык


Озакламый – озакламыйча; озак та үтмичә; озаклатмый; тиздән; бераздан; тора-бара; бара-тора; беравыктан; тиз арада; тиз көннәрдә; күп тә үтми; күп тә үтмичә; бу арада; бу көннәрдә; шушы арада; шушы көннәрдә; якын арада; якын көннәрдә; иртәгә-берсекөнгә; бүген-иртәгә; бүгенле-иртәгәле

Өндә – төштә түгел; уяу чакта; уяу; аңда

Пышылдап – шыпырт; акрын; әкрен; шыпыртын; шыпыртлап; акыртын; әкертен; пыш-пыш; пышын-пышын; чыш-пыш; чышын-пышын; шыпырт кына

Рәсми рәвештә – ачыктан-ачык

Салмак -  акрын; басымлы; басынкы; сүлпән; сүрән; талгын; ашыкмый

Тумраешып – чекерәешеп; мөлдерәтеп; төмрәешеп; күзләрен мөлдерәтеп; тумраеп; чекерәеп; төмрәеп

Үз итеп – якын итеп; дусларча; иптәшләрчә; дустанә; яратып; кадерләп; сөеп; җанга якын күреп

Фараз итеп – гөман итеп; гөман кылып; ... дип уйлап; юрамалап; фараз кылып; чамалап; хыял итеп; хыялланып; күз алдына китереп

Хәл барынча – хәлдә барынча; хәл кадәренчә; хәлдән килгәнче; кулдан килгәнчә; көч җиткәнчә; көч җиткәненчә; көч җиткән кадәр; көченнән килгәнчә; көченнән килгән кадәр; кадәри хәл; хәленчә; барынча; хәл кадәри; хәлле хәленчә; хәл-хәленчә

Һушсыз – һушы китеп; һуштан язып; һуштан таеп; һуш югалтып; аң югалтып; аңын җуеп; аңыннан язып; аңсыз калып; иссез; исен җуеп; истән язып; ис югалтып; аңы китеп; биһуш; аңсыз

Чама белән – чамалап; күз күреме белән

Шул кирәк – шулай кирәк; бик урынлы; үзенә күрә таман; күптән кирәк иде; сабак булыр; ни чәчсәң, шуны урырсың

Ышанмый – ышанмыйча; шикләнеп; шөбһәләнеп

Эзлекле рәвештә – тәртибе белән; үз вакытында; тәртипле рәвештә

Юри – юрамал; күрә торып; белә торып; күрәләтә

Ярсып – ярсынып; ярсу белән; ярсулы; ярсуланып; җан ачуы белән; кайнарланып; кызып китеп; дулап



Ш.С.Ханбикова, Ф.С.Сафиуллина 2014 Татар теленең синонимнар сүзлегенә нигезләнгән материал

Күбрәк мәгълүматны Синонимнар ресурсыннан карагыз