Neighbours

Синонимик сыйфатлар. Мактау сүзләр

— Сәламнәрмесез? — дидем, кышкы суыкның авыр салкынын аяк арамнан түргә таба уздырып.
Мактап йөрисез икән, Хафизулла! Түрдән узыгыз,— дип Җамалетдин, ике дәү кулын алга сузып, учларымны эләктереп алуга, чамасын онытыптыр инде, буыннарымны дер селкетте.

Фәрит Яхин. Сабирам Сагышы әсәреннән

Ә кешене яисә баланы ничек мактарга?

Мактаган чакта кешенең уңай яклары ачыла, күңеле күтәрелә, дәрте үсә.

Абруйлы - дәрәҗәле; дәрәҗәгә ия; ихтирамга ия; ихтирамлы; хөрмәтле; мактаулы; санлы; йогынтылы; сүзе үтә торган; сүзе үтемле

Әдәпле – әхлаклы; тыйнак; тотнаклы; тәрбияле; тәртипле; гадәтле; әхлак иясе; әдәп иясе; тәүфыйклы; инсафлы; итагатьле; нәзакәтле; күркәм холыклы; ипле; ягымлы

Басынкы – тыйнак; сабыр; тотнаклы; салмак характерлы; сикереп чыкмаучан

Вөҗданлы – намуслы; инсафлы; оятлы

Гадел – тугры; туры; гадәләтле; гаделлекле; тугрылыклы; турылыклы; хыянәтсез; риясыз; эчкерсез

Данлыклы – танылган; мәшһүр; атказанган; дан алган; данлы; дан; шанлы; шөһрәтле

Егетсыман – егетләрчә; егетлекле; ирлекле; батыр; кыю; елгыр

Җитез – елдам; өлгер; елгыр; чирак; җәптәш; җете; алгыр; тере; хәрәкәтчән; тиз кыймылдаучан; тиз әйләнүчән; җиңел сөякле; ут кебек

Зирәк – зиһенле; фәһемле; тапкыр; акыллы; һушлы; бушлы; төпле; үткен акыллы; үткен

Игелекле – шәфкатьле; шәфәгатьле; ярдәмчел; хәерле; хәерхаһлы; шәрафәтле; олы җанлы; галиҗәнап


Йомшак – йомшарган

Камил – тулы; төгәл; бөтен; тәмам; там

Лаеклы – лаек; лаек булырлык; хөрмәтле; хөрмәткә лаеклы

Мәгърур – горур; мәһабәт; вәкарьле; газамәтле

Нәфис – гүзәл; матур; нәзакәтле; җәмали; ләтыйф; нечкә

Оста – маһир; булдыклы; сәләтле; һәвәс; соллы; чос (җирле сөйләш)

Өметле – ышанычлы; таянычлы

Пөхтә – җыйнак; ыспай; төгәл; ыктымат (җирле сөйләш)

Рухландыргыч – рухландыручы; дәртләндергеч; дәртләндерүче; илһамчы; илһам бирүче; илһамландыручы


Сәләтле – булдыклы; булдыра ала торган; булган; кулыннан килә торган; башлы; талантлы; кабилиятле; зирәк

Түземле – чыдамлы; нык; ныклы; чыдам; түзем; түземчел; түзмер; тәкатьле; сабырлы; сабыр; тотнаклы; бирешмәүчән

Укымышлы – белемле; укыган; мәдәни; мәдәниятле; мәдәниләшкән; белекле; белгән; мәгърифәтле; хәбәрдар; зыялы; зыя

Үткен зиһенле - зирәк, сизгер

Файдалы – яхшы; игелекле; мәгънәле; табышлы

Хөрмәтле – ихтирамлы; ихтирамга лаек; хөрмәткә лаек; хөрмәткә ия; мөхтәрәм; могтәбәр; олуг

Һәвәсле – мавыгучы; мавыгучан; кызыксынучы; кызыксынучан; яратучан; яратучы; сөюче; хирыс; һәвәскәр; әаәс; ихлас; ихласлы

Чын – табигый; ясалма түгел

Шатлыклы – куанычлы; сөенечле


Ышанычлы – нык; ныклы

Эшлекле – эшле; эшсөяр; эшчән; булдыклы; тырыш

Юанычлы – юандырырлык; юаткыч; юатырдай; юатырлык; тынычландыргыч; тынычландырырлык; тынычландыра торган

Ягымлы – мөлаем; сөйкемле; ятышлы; килешле; йогышлы; мәхәббәтле; җазибәле; ачык чырайлы; ачык күңелле; ачык йөзле


Ш.С.Ханбикова, Ф.С.Сафиуллина 2014 Татар теленең синонимнар сүзлегенең матреиалына нигезләнгән


Күбрәк мәгълүматны Синонимнар ресурсыннан карагыз