Earrings 20530x226

Татар халык киеме

Халкыбызның күңел көзгәсе.
Матурлык безне кара уйлардан коткара, явызлыктан саклый.  Кирәкле дә, бер үк вакытта матур да булган әйберләр аның күңеленә шатлык китерә, мәшәкать-борчуларын оныттыра. Безнең әби-бабаларыбыз һәрчак матурлыкка омтылганнар.


Әбиебез сандыгында
Сакланмый ниләр генә
Әйдәгез сорыйк үзеннән,
Ачып күрсәтсен безгә


Алъяпкыч

Татар кызларының алъяпкычлары канатлы булырга тиеш. Чиккән алъяпкыч зифа буйлы кызларга бигрәк тә килешеп тора.

Аскы яулык
Әдрәс камзул
Билбау
Бишмәт
Бияләй
Бүрек
Җилән
Йон бияләй
Итек
Итәк
Кабтал
Калфак


Калфак чигү һәм тегү бигрәк тә зур осталык таләп итә. Заманына карап, рәвеше дә үзгәрә барган калфакның. XVIII гасырда ак җептән бәйләнгән 80 см одынлыктагы чуклы калфаклар булган. XIX гасырда аларна 16-20 см озынлыктагы бәхрех калфаклар алыштырганнар. Алтын-көмеш җепләр белән чигелгән чәчәкләр аеруча затлы бер төс биргән аларга. Соңга таба калфакка чәчәкләрне сәйлән-энҗеләрдән тезгәннәр.

Камзул
Камчат бүреге
Каптырма
Кәвеш-каталар
Кәләпүш
Кәттәҗи

Кыз балалар түбәтәй рәвешендә эшләнгән, чигүле кәттәҗине киеп йөрделәр.

Киез кәвеш
Кием
Кирәч
Колакчын бүрек
Кушъяулык
Күкрәкчә


Күкрәкчә – бизәнү әйбере, хатын-кызның күкрәген ят күзләрдән саклаган. Бала имезгән вакытта да бик уңайлы булган. Бирнәгә дип бик күп әзерли торган иде дә кияүнең туганнарына бүләк итә иде.

Күлмәк

Чәмчәләп бизәү  - татарларга хас ысул. Бизәкләрнең нинди генә төрләре юк – таҗлар, яфраклар, каурыйлар, чәчәкләр, йөрәк сүрәтләре. Ул бизәкләрнең аерым өлешләре ир-ат кимнәрендә  - түбәтәй, камзул, билбау һәм читекләрендә дә сурәтләнгән.



Күн кием
Кыекча
Мәләнчек
Сүрәкә
Такыя
Тастар
Тире бияләй
Тун
Түбәтәй


Түбәтәй чигә һәм тегә белгән кеше алтын куллы очта санала иде. Кара бәрхеткә ука яисә сәйлән булән чигелгән түбәтәйләрне  бәйрәмнәрдә кешелеккә генә кияләр. Ә көн дә кияр өчен кара бәйрхәт түбәтәйләр була.

Чабата
Чалбар
Чәчкап
Чигүле итек
Чикмән
Чикмән
Читек
Чулпа

Тэңкәләр татарларда киң кулланылган һәм кайларда гына очрамаган! Алар яка чылбырына да, беләзекләргз дә, чулпыларга да, муенсаларга да куелган. Казан татарларының борынгы бабалары тәңкәләрдә сихри көч барлыгы турында әйткәннәр. Алар төрле бәхетсезлекләрдән, авырулардан саклый, дигәннәр.

Чоба
Шәл
Ыштан
Яулык


Карагыз әле, никадәр хезмәт, күңел җылысы салынган бу бизәкләргә!

Күбрәк мәгълүматны Сүзләр исемлекләре ресурсыннан карагыз