Бу программа турында кулланучылар ни сөйли?

Оксфорд глобаль телләр инициативасы кысаларында (ОГТ) сүзлекләрне төзү һәм киңәйтү өчен без җирле тел берләшмәләре белән тыгыз хезмәттәшлек итәбез. Максатыбыз: кулланучыларыбызның туган телләре өлкәсендә үсеш-үзгәреш кичерә торган ресурсларга үзләренең катнаш булуларын тоемлаулары.



Күпчелек телләребез җирле Тел Чемпионнары (гомерләрен туган телләренә хезмәт итүгә һәм аның кулланылу даирәсен киңәйтүгә багышлаган кешеләр) эшчәнлегеннән файда күрә.  Безнең кайбер ОГТ сайтларыбыз да җирле Тел Менеджерлары тарафыннан үстерелә. Ул Тел Менеджерлары исә Тел Чемпионнары һәм Оксфорд Сүзлекләре белән берлектә без башкарган эшне үз җәмгыятьләренә җиткерү өстендә эшлиләр.

Виктор Можеланы карагыз, ул -  Төньяк Сото теле чемпионы. Төньяк Сото теле өчен проектның никадәр әһәмиятле булуы турындагы әңгәмәне карагыз.

ИсиЗулу теленең сүзлеге өчен доктор Хумало Тел Чемпионы булып тора. Доктор Хумалоның ОГТ проекты һәм аның исиЗулу теленә йогынтысы турындагы фикерләрне сез югарыдыгы видеодан күбрәк белә аласыз: