Shark header

Балыклар

Дөньяда балыкларның 20 меңләп төрен берләштергән унбер отряды исәпләнә. Шуларның 57 төре Татарстан елга-күлләренә туры килә.

Балыкларның 57 төре Татарстан елга-күлләренә туры килә.

Татарстан елгалары һәм күлләре дә кайчандыр күп балыклы булганнар. 

Кызганыч, соңгы 10-15 ел эчендә безнең сулыкларда балык күпкә кимеде. Бигрәк тә кырпы, мәрсин, чөгә, җәен, кәләчк һәм башкалар.

Чуртанга да төрле калдыклар ташланган суларда яшәве җиңел түгел.  Әмма чуртан (pike) елга-күлләрдә еш күренә.

 

Ерткыч балык буларак, чуртан үзеннән вагракларга тынгы бирми: үзе һәрчак ауда булыр, пычкыдай тешләре белән очраган бер балыкка, бакага, су күсәсенә ташланыр. 

Ул гәүдәгә дә таза – бер метрдан озынраклары, 16-17 килограмм авырлыктагылары очрый.

Карпсыман отрядына кергән җалык төрләре: йомры чабак (dace)

кызыл канат

  

кушбаш (chub)

 

бәртәс (ide)

 

опты

 

кара балык (tench)

чабак (roach)

корбан балык (bream)

кәлчәк

сазан (carp)

 

һ.б. безнең сулыкларда шактый таралгын балыклар.

Алар Татарстан сулыкларында тотыла торган әлеге хәзинәнең 70 процент тәшкил итә.

Соңгы ун ел эчендә Татарстанның буаларында ак амур, юанбаш, чуар юанбаш, үрчетелә башлады.

Ала балык (whitefish) яки керкә сөйләйман балыгы семьялыгына керә. 

 

Ул чиста, кислородка бай һәм салкын сулы кечкенә елгаларда гына тереклек итә. Аларны Лениногорск, Әлмәт, тагын берничә төбәкнең инешләрендә очратырга мөмкин.

Керкә (trout) – иң матур балыкларның берсе, аның ите дә бик тәмле. Элек юкка гына аны "патша балыгы", дип йөртмәгәннәр. Бу балык Идел бассейны тирәсендәге елга-иңешләрдә күп булган. Балалар аны Тукмак елгасында, Кузай һәм Кислинка суларында кармакка каптыра, хәтта кул белән тота иде. Лениногорск районындагы Кузай һәм Кислинка инешләре таллар, шомырт агачлары арасыннан бормаланып ага. Аларга дистәләрчә көмеш сулы чишмәләр кушыла. Ничәмә-ничә чакрымнар үткәч, бу елгалар, бергә кушылып, Шушмага тоташалар. Керкә нәкъ шундый инешләрне үз итә һәм үрчем бирә. Зур балыкларның, озак еллар гомер кичергәннәренең зурлыгы 30-40 см, авырлыгы 1 кг дан артып китә.

 

Ала балыкны кармакка эләктерүе җиңел түгел. Чөнки ул бик сизгер, суга төшкән шәүләдән дә кача – ярдагы агач тамырлары астына кереп поса.

Чуртан, бәртәс, сазан, чабак һ.б.балыклар апрель ахырыннан алып май азагына кадәр уылдык чәчсәләр, керкә, 

жумба суның иң салкын чагында, елгалар боз калканы юелән каплангач, яшь токым хакында кайгырта.

 

Балыклар суны үз иткәннәр, суда яшәргә һәм үрчергә яраклашканнар.

Күбрәк мәгълүматны Исемнәр ресурсыннан карагыз