Бөҗәкләр

Галимнәр исәпләвенчә, дөньяда бер миллион чамасы төр бөҗәк исәпләнә, шуларның 200 меңләп төре күбәләк. Татарстан җирендә 30 мең чамасы бөҗәк яши, шул исәптән күбәләк лә хәтсез. Җәен басу-болыннарда, урман аланнарында йөргәндә, сезнең бу гүзәл җан ияләренә сокланып карап торганыгыз бардыр. Кычыткан күбәләге чибәр һәм нәфис җан иясе икән. Күбәләкнең аркасы карасу-коңгырт. Саргылт-кызыл канатлары каралҗым таплар белән чуарланган, ике якка аерылып киткән пар мыегы да кара тускә манчылган.
Адмирал, аполлон, хәтфә исемләре, тавис койрыгындагы шикелле түгәрәк бизәкләре юелән ыспайланган тавискүз, канат читләре аксыл-сары кайма җелән тотылган кара күбәләк, күк урман күбәләкләре, тагын әллә ниндиләре җәен туган җиребезгә ямь өстиләр.

Туган җиребездә көндезге һәм төнге күбәләкләр яшәгәне һәркем белә. Мәсәлән, тавискүзнең ике төрлесе – көндезге һәм төңгесе була. Күбәләкләр арасында корткычлары да аз түгел. Шундыйлардан яфрактөргеч, ябалакбаш, арлык яабалакчыгы, зур яшел каршылавык, уҗым ябалакчыгы, сабан ашлык ябалакчыгы, парсыз ефәк күбзлшкләрен күрсәтергә мөмкин.
Дөньяда болын кырмыскалара, бакча, урман, чүл, тропик урманнарда яшәүче һәм башка төрле кырмыскалар бар. Кырмыскаларның күп төрләре – авыл һәм урман хуҗалыгына файда китерүче бөҗәкләр. Алар җәй буена күп кенә зар бөҗәкләрне кыралар. Урманның уңган санитарлары – кечкенә һәм зур җирән кырмыскалар.
Алар, бал кортлары кебек, зур гаилә булып яшиләр. Гаиләдә эшче кыомыскалар саны берничә миллион җитә. Бу эшчәннәр 1 – 1, 5 метр биеклектә оя җиткерәләр. “Йорт” эче ике метр чамасы тирәнклектә – җир астында урнашкан була. Кырмыскалар анда төрле юллар ясыйлар. Махсус мәгарәләрдә ханчалар яши. Аларның бер шөгыле – йомырка салу. Йомыркадан личинка чыга һәм ак ефәк сыман кузы эченә яшеренә. Бераздан личинка, җитлегеп, кузыдан чыга һәм чыккан бере гаилә эшенә җигелә.

Ояда һәр кырмыскага эш төгәл бүленгән. Әйтик, гаскәрләр ханчаны һәм ояны саклыйлар, тәрбия кылучылары кечкенәләрне карый һәм ашата, эшчеләр гомере буе эш белән мәшгуль – беришелщре азык турында кайгырта, икенчеләре төзелеш эшләрен башкара.
Безнең урманнарда яшәүче шөпшәләр кәгазь ясаучы шөпшәләр нәселенә карый. Чөнки алар оя-кәрәзләрен авызлары белән коры агачтан кырып алган материалга селәгәйләрен кушып ясыйлар – аны кәгазь сыман массага әйләндерелеп, шуңардан йрт җиткерәләр. Әйе, шәпшәләр – оста төзүчеләр, төрле шартларда яшәргә җайлашкан җан ияләре.
Шулай дигәннән, шөпшәләрнең каралты-кура тирәсендә яши, шунда яшь токымны үстерә торганнары да бар. Алар ояларын шундый ук кәгазьдән шар сыман итеп ясыйлар. Өйләре келәт, абзар һәм йорт түбәләрендәге кайчы, такта асларында эленеп тора. Шарсыман оялары катлы-катлы, эчендә иң кечкенә шар урнашкан. Бөҗәк уылын шунда сала, шунда яшь токым үстерә.
Дөньяд шөпшәләрнең йөзләрчә төре яши. Ялтыравык шөпшә – шундыйларның берсе. Анасы йомыркасын ялгызак бал корты, күбәләк һәм башка бөҗәкләр курчакларына сала. Ә менә җир шөпшәсе йортын йомраннан якти тычканнан калган иске ояда җиткерә, кәрәзләрен үзле балчыктан эшли. Бер шөпшә җәй буена меңнәрчә чебенне, чикерткә һәм кисмәнне, зарарлы күбәләк һәм коңгыз курчакларын кыра.
Төклетуралар да файдалы бөҗәкләр. Шөпшәләр, бал кортлары скеркәләндерә алмаган чәчәкләрне серкәләндерә. Безнең якта җәй кыска, әмма шул арада төклетура, җылы көннәрнең рәхәтен күреп, яшәргә һәм үрчәргә, яшь токымны үстерергә өлгерә. Коры җирдә, сулыкларда яши торганнары дә җәйнең уңай шартларыннан тулусынча файдаланырга тырыша.
Үрмәкүчсыман белән танышыйк: пәрәвәз үрүче әвернәле үрмәкүч, суда яшәүче көмен үрмәкүч һ.б. Аларны кайда гына очратмыйсың – урманда дисеңме, өйдә һәм абзарда дисеңме. Хәтта көмеш үрмәкүч кебекләре суда гомер кичерә. Дөньяда үрмәкүчләрнең төрләре дистәләрчә меңгә җитә. Алар арасында файдалылары да бар. Яртысы корткычлар рәтенә керә. Галимнәр исәпләвенчә, файдалы үрмәкүчләр урманның һәр гектарында елына ике йөз килограмм бөҗәкне юк итә.

Пәрәвез җебе – гади җеп кенә түгел. Ул иясе өчен бөҗәк тоту коралы булса, астрономия, геодезия өлкәсендә файдаланыла. Үрмәкүч пәрәвәзне бөҗәк аулар, оя ясар өчен үрә. Моңа күп көч сарыф итә. Махсус бизләреннән сыекча чыгарып, пәрәвәздән челтәр бәйли. Язгы җылы көннәрдән алып көзге салкыннарга кадәр шул эше белән шөгыльләнә ул. Үрмәкүч – оста йорт төзүче.
Туйлары җитәр алдыннан парларның биегәннәрен, ата үрмәкүч үзенең келәшенә чебек яки черки бүләй иткәнне күрергә була. Үрмәкүчләр сизгер синоптиклар да: көн бозыласын яки аяз буласын алдан беләләр, һавада дымның артуын яки кимүен тиз сизәләр. Яңгар көтелсә, үрмәкүч ышык урынга, агач кайрысы астына поса, кояшлы көннәр дәвамлы булырга охшаса, тырышып-тырышып, өзелгән пәрәвез җепләрен ялгый – йортны рәтли.
Сентябрь уртасына таба көннәр матурланып китә. Гүя җәй кире кайта: болыннарга янә яшел төс куна. Ара-тирә тузганаклар алтын-сары чәчәкләрен күрсәтә. Зәңгәр күктә кояш елмая. Әбиләр чуагы шул була инде. Нәкъ шушы вакытта, һавада җил уңаена нечкә аксыл җепләр оча. Аларга үрмәкүч балалары утырып, сәфәргә чыгалар.
Су үрмәкүче тормышын башкачарак корган. Ул елга-инешләрнең сай, агымсызкултыкларында, сазлык суларында яшәргә җайлашкан. Бу җан иясен көмеш үрмәкүч дип тә йөртәләр. Көмеш үрмәкүч оясын су төбендәге үлән сабакларына кора. Йорты һава тутырылган куыктан гыйбарәт. Ул, корсагындагы төкләренә су өстеннән һава куыкчыгын эләктереп, аны оясына ташый. Шардай куыкта һава нихәтле күп булса, ул шулчаклы зур була.

Күбрәк мәгълүматны Исемнәр ресурсыннан карагыз