530x226 20people 20at 20table 20on 20a 20mountain

Татар халык ашлары. Пешерәбез, сыйлыйбыз... Гөбәдия

Эше күп булса да, гөбәдия пешерүнең бер авырлыгы да юк. Иң мөһиме - тәмле чыксын өчен бераз гына күңел җылысын да кушып җибәрергә генә кирәк!
Татар халкының иң затлы һәм татлы сыйларының берсе - гөбәдияне пешерергә өйрәтәбез.
Рецептын сезнең белән дә бүлешәбез.

Пешерергә – сook
Эш итәргә – make
Эшләргә – do
Саркытырга – filter
Куярга – put
Уйларга – think
Баш ясарга – make a ball
Бүрттерергә – drench
Утыртарга – put
Вакыт үтәргә – (time) pass
Баса башларга – knead
Йомшак кына итеп басарга – make soft
Куша-куша – adding
Ябышып бармый – is not sticky
Капларга – cover
Ял иттерергә – leave for some time


Гөбәдияне пешерер алдыннан, иң беренче эш итеп, кызыл эремчекне алып коры чүпрәккә саркытабыз, йөземне исә бүрттерергә эссе суга салып куябыз. Гөбәдияне иртән пешерергә уйласак, моны кичтән үк тә эшләргә була.
Яртышар стакан сөт белән суга 1 чәй калагы чүпрә, 1 йомырка, 1 аш кашыгы шикәр комы, 0,5 чәй калагы тоз, 4-5 аш кашыгы үсемлек мае салып гөбәдия камырына баш ясыйбыз.

Аннан 3 йомырканы пешерергә куябыз, 1,5 стакан дөгене бүрттерергә утыртабыз. Дөгене тозлы суда бүрттерәбез. Изелгәнче үк пешермибез. Йомшара башлауга ук дуршлагка алып салабыз. Каралмасын өчен эссе су белән чайкыйбыз. Дөге бүрттергәндә боткага әйләнеп китмәсен өчен аны кат-кат, крахмалы чыгарлык итеп юарга кирәк. Ярманы бары тик кайнаган суга гына салып пешерергә, аннары кабат салкын суда юарга киңәш ителә.
Ул арада зур гына кисәк ак майны (сыер мае булса тагын да яхшырак) эретергә утыртабыз.

Эчлек: беренче катлам – дөге. Аннары корт, аның өстенә йомырка (эре угыч аша да чыгарырга мөмкин), аннары тагын йөзем белән кушылган дөге. Өстенә тәменчә шикәр комы һәм ак май эретеп саласың. Өстен печенье вагына шикәр комы кушылган катнашма белән бизәргә була.

Гөбәдиягез тәмле булсын!

Күбрәк мәгълүматны Фигыльләр ресурсыннан карагыз