Book header 530x226

Исем

ИСЕМ предметлыкны белдерә торган сүз төркеме. Бу - аның лексик-грамматик мәгънәсе.


Исем сүз төркеменә тарак, өстәл, пыяла, дәфтәр кебек әйбер атамалары, кеше, бала, сандугач, төлке, черки кебек тереклек ияләрен атый торган сүзләр, яңгыр, җил, давыл, буран кебек табигать күренешләрен белдерә торган атамалар, өлгереш, агым, яшәеш, тирәнлек, яхшылык, тизлек кебек предметландырылган эш-хәл, билге атамалары, көн, атна, ел, сәгать, минут кебек вакыт берәмлекләрен атый торган сүзләр дә керә.

Морфологик үзенчәлекләрдән исемгә түбәндәге грамматик категорияләр хас:
Сан: йолдыз - йолдызлар, шәһәр - шәһәрләр, урман - урманнар, келәм - келәмнәр.
Тартым: китабым - китабыбыз; китабың - китабыгыз; китабы - китаплары (китабы).
Килеш: Бик матур бер айлы кичтә бу авылның бер егет Киткән урманга ут ынга ялгызы бер ат җигеп (Г. Тукай).
Хәбәрлек: тәрбиячемен - тәрбиячебез, тәрбиячесең - тәрбиячесез һ.б.

Изафә
Исем башка бер исем белән дә бәйләнешкә керә һәм алар арасында шулай ук ачыклаулы мөнәсәбәт барлыкка килә. Тюркологиядә бу төр тезмәләрне «изафә» дип йөртәләр: 1) калай түбә, эшче кеше, агач көрәк; 2) бала киеме, укытучы хезмәте, йорт түбәсе; 3) кешенең сәламәтлеге, кулның көче, күкнең зәңгәрлеге.

Исемдә предметлык мәгънәсе үз эченә күп төрле төшенчәләрне туплый: конкрет һәм абстракт исемнәр, җыйма исемнәр, матдә исемнәре, ялгызлык һәм уртаклык (күмәклек) исемнәр була.
Конкрет исемнәргә затларны, гомумән тереклек ияләрен, предметларны атый торган сүзләр (бала, ат, куян, йорт, урындык, кәгазь һ.б.), төрле вакыйга, табигать күренешләренең (яңгыр, буран, кыш, җир тетрәү һ.б.), вакыт һәм үлчәү берәмлекләренең (ай, ел, көн, чакрым, метр, минут һ.б) атамалары керә.


Абстракт исемнәргә эш-хәл, билге һәм башка төрле төшенчәләрне атый торган сүзләр керә: үсеш, үзгәреш, бүленеш, язмыш, агым, азатлык, яктылык, эшчәнлек, тизлек, түбәнлек, фикер, хис, хакыйкать һ.б. Аларның күбесе ясалма, араларында алынмалары (фикер, хис, хакыйкать) да бар. Үсеш, үзгәреш, бүленеш, язмыш, агым - фигыльдән, азатлык, яктылык, эшчәнлек - сыйфаттан, тизлек, түбәнлек - рәвештән ясалганнар. Абстракт мәгънәле исемнәр үзләре ясалган фигыльдән, сыйфаттан, рәвештән түбәндәгечә аерыла: фигыль белән белдерелгән эш-хәлнең үтәүчесе була, үтәлеше дә билгеле бер заман кысаларында бара, ә шул фигыльдән ясалган исемдәге эш-хәлнең үтәүчесе булмый, заман төшенчәсенә карата да ул битарафлык күрсәтә: (агач) үсә - үсеш, (һава) үзгәрер - үзгәреш һ.б.; сыйфат белән белдерелгән билге нинди дә булса предметка карый, ә шул сыйфаттан ясалган абстракт исем, билгене предметтан аерып, мөстәкыйль бер төшенчә буларак белдерелә: якты (бүлмә) - яктылык, эшчән (кеше) -эшчәнлек һ.б.; рәвеш, гадәттә, эш-хәлнең билгесен белдерсә, рәвештән ясалган исем билгене эш-хәлдән аерып, мөстәкыйль бер төшенчә итеп белдерә: тиз (йөри) - тизлек, әкрен (оча) - әкренлек, еш (килеп йөри) - ешлык һ.б.
Җыеп кына әйткәндә, бу төр исемнәрдә эш-хәл, билге предмет-лаштырылып бирелә һәм, исем буларак, шул сүз төркеменә хас барлык морфологик билгеләргә, ягъни исемгә хас сан, тартым, килеш категорияләренә ия була: корылыктан җәфа чигү, игеннәрнең үсешен күзәтеп тору, шатлыктан елмаю, тизлеккә күнегү һ.б.
Конкрет исемнәрне берлектә дә, күплектә дә кулланып булса, абстракт исемнәр, гадәттә, берлек формасында гына кулланылалар. Бу -аларның морфологик үзенчәлеге.
Җыйма исемнәргә бер төрдән булган предметларның җыелмасын атый торган сүзләр керә: ташлык, каенлык, җиләклек һ.б. Аларның да гадәти формасы - берлек сан. Савыт-саба, хатын-кыз, мал-туар кебек исемнәргә дә җыелмалылык мәгънәсе хас. Җыелмалылык төсмере чия, алма, карлыган кебек җиләк-җимеш исемнәрендә дә бар.
Матдә исемнәренә азык-төлек, төзү материаллары, химик матдә атамалары керә: май, он, тоз, кислота, ташкүмер, сөт, балчык, терекөмеш, калай, такта, ташкүмер һ.б. Болар - аерым берәмлекләргә бүленми торган предмет исемнәре, әмма аларны үлчәп була: бер кашык тоз, ике литр сөт, бер капчык он, өч тонна ташкүмер һ.б.
Исемнәр ялгызлык һәм уртаклык (күмәклек) дигән ике төркемгә бүленәләр: Казан - шәһәр, Дим - елга, Чаян - журнал, Урал - тау, Хәмит - кеше һ.б. Бер төрдән булган предметларның берсен икенчесеннән аеру өчен бирелгән исем - ялгызлык, ә бер төрдән булган предметларның барысы өчен дә уртак булганы - уртаклык исем дип атала.

Мәсәлән: бала, язучы, газета, дәүләт, елга, бәйрәм, мәче һ.б. шундый сүзләр уртаклык исем, аларның телдә ялгызлык парлары бар: бала -Айсылу, язучы - Г. Ахунов, гәзит - «Татарстан яшьләре», елга - Идел, бәйрәм - Җиңү бәйрәме, дәүләт - Татарстан, мәче - Шаян; халкыбызның бөек шагыйре - Тукай. Ялгызлык исемнәргә географик-астроно-мик атамалар, кеше исемнәре, хайван кушаматлары һәм шулай ук газета-журнал, әдәби әсәр, завод-фабрика, төрле оешма исемнәре керә: Идел, Урал, Испания, Кояш, Ай, Марс, Сәйдәш, Тукай, Ибраһимов, Зәйтүнә, Гөлсинә, Лилия, Шаян, Актырнак, «Шәһри Казан» (газетасы), «Ташкыннар» (драмасы), «Тан» (фабрикасы) һ.б.


Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр үзара тыгыз бәйләнештә: ялгызлык исемнәрнең күбесе уртаклык исемнәрдән яки башка сүз төркемнәреннән барлыкка килә: Йолдыз, Тимербулат, Чулпан, Аккош күле, Буа (районы), «Шүрәле» (балеты), «Эшкә өндәү» (шигыре) һ.б. Мәсәлән: Тыкрык рәсми рәвештә Яш ьләр урамы дип атала (А. Расих). Яшел Үзән шәһәре Казаннан ерак түгел.


Татар грамматикасы буенча. 2016 Проект җитәкчесе М.З. Зәкиев.


Күбрәк мәгълүматны Исемнәр ресурсыннан карагыз