Warburg 20haus 20library header 530x226

ИСЕМНӘРНЕҢ САН КАТЕГОРИЯСЕ

ИСЕМНӘРНЕҢ ГРАММАТИК КАТЕГОРИЯСЕ
Сан категориясе

Грамматик категория буларак, сан исемдә предметның бер яки бердән артыклыгын, ягъни билгесез күплеген белдерә. Бу - санның төп мәгънәсе. Шуңа бәйле рәвештә сан категориясе ике формадан берлек һәм күплектән тора: кош - кошлар, өстәл - өстәлләр, урман -урманнар, келәм - келәмнәр һ.б.
Берлек сан. Берлек санның аерым күрсәткече юк, ул исемнең нигез формасына туры килә. Грамматик мәгънәсе - предметның берлеген белдерү. Бу мәгънә санала, ягъни сан белән ачыкланып килә ала торган конкрет исемнәрнең берлек формасына хас: кеше, авыл, күл, кое, кыш, ел, атна, чакрым һ.б.
Мәсәлән: Ул шәһәр читенә килеп чыкты да, тар гына бер сукмакка ияреп, алдагы урманчыкка карап атлады да атлады (И. Гази).

Башка семантик төркемчәләргә килгәндә, абстракт, матдә, җыйма исемнәрнең берлек формасы конкрет исемнәрнең берлек мәгънәсенә туры килми, ягъни исемнәрдә предметның берлеге турында сүз бармый. Яшәеш, дуслык, өлгереш һ.б. шундый абстракт мәгънәле исемнә; ташлык, җиләклек, наратлык кебек җыйма исемнәр; май, ярма, балчык, терекөмеш кебек матдә исемнәренең берлек формасы предмет һәм төшенчәләрне аерым данәләргә бүленми торган (тик кайберләре генә үлчәнә) бербөтен икәнлеген белдерә (бербө-тен итеп күзалларга ярдәм итә).
Мәсәлән: Урман белән ике арада бер сазлык бар. Анда чишмәле елга ага, таллар, камышлар үсә. (М. Мәһдиев).
Парлы предметларны атый торган исемнәр дә (итек, оек, бияләй һ.б.) берлектә кулланыла.
Мәсәлән: Минем алдан бер кыз бара. Аның аягында киез итек (И. Гази).
Сан белән ачыкланып килгән исем дә берлектә була.
Мәсәлән: Кечкенәсамавыр, дүрт чынаяк, ике тәлинкә, алты чаган кашык... тагын әллә ниләр... (Г. Ибраһимов).
Конкрет исемнәрнең берлеге (предметның берлеге), үзенең төп мәгънәсеннән тыш, санга, саналуга битараф булган предметлар исеме буларак та кулланыла.
Мәсәлән: Китап - белем чишмәсе.



Күплек сан. Санала торган предмет һәм күренеш исемнәрендә күплек сан билгесез күплекне белдерә
1. Бу форманың кушымчалары: -лар/-ләр, -нар/-нәр (яфрак-лар, чиләк-ләр, урам-нар, көн-нәр).
Мәсәлән: Урман үзенең серле ерткычлары, җәнлекләре, кошлары белән үзе бер дөнья иде (М. Мәһдиев).
Куяннар урман эчендәге калкулыкта, җирдән күтәреп эшләнгән челтәр төпле читлекләрдә яшиләр (Ә. Еники).

Гадәттә берлектә генә кулланыла торган исемнәрнең дә кайберләрен күплектә очратырга була. Әмма күплек сан кушымчасы андый исемнәрнең мәгънәләренә билгеле бер дәрәҗәдә үзгәреш кертә:
1. Конкрет күплекне белдерү тик санга гына хас: бер китап, биш, ун, егерме китап һ.б.
Мәсәлән: Бу ике кыз, кечкенә вакыттан бергә уйнап үскәнгә күрә, бер-бер-сенә бик ияләшкәннәр иде (Ф. Әмирхан) - ике кыз тезмәсендә ике саны, күплек сан (кызлар) формасыннан аермалы буларак, предметның конкрет исәбен белдергән.
1.Абстракт мәгънәле исемнәргә конкретлылык төсмере өсти. 

Мәсәлән: Урман хәзер гади бер йорт җылытучы, тамак туйдыручыга әйләнде. Ләкин бу яхшылыкларны ул бик зур газаплар ар¬кылы гына җиткерә алды (М. Мәһдиев).
2.Матдә исемнәрендә күплек сан формасы шул матдәнең төрле сортларын, төрләрен, мул булуын, төрле урында җыелып торуын белдерә. 

Мәсәлән: Ул арада чәй хәзерләнеп, әллә ничә айлар сагынып  йөргән сыйлар берәм-берәм өстәлгә тезелде (Г. Ибраһимов).

3. Җыйма исемнәрдә күплек бер үк предметлардан торган җыелманың төрле урыннарга таралганлыгын белдерә (камыш - камышлык - камышлыклар, нарат - наратлык - наратлыклар).
Мәсәлән: Елганың аръягында, сазлыкларда, бакалар кычкыра (И. Гази).
Ялгызлык исемнәргә ялганган күплек кушымчасы туганлык, кардәшлек, фикердәшлек, замандашлык, якташлык һ.б. шундый уртаклык нигезендә берләшкән затлар төркемен белдерә.
Мәсәлән: Хәлимнәрнең авылы нинди матур! Ике тау итәгенә сыенып, ямь-яшел бакчаларга күмелеп утыра (И. Гази).

Парлы предметларны атый торган исемнәрнең күплеге предметның берничә пар булуын белдерә.
Мәсәлән: Ул заманнан бирле минем аякта нинди генә ботинкалар булмагандыр, барысы да онытылган, ә өсте яшел постау ботинкам һаман күз алдымда (И. Гази).

Татар телендә күплек санда гына кулланыла торган исемнәр юк. Яшьләр, олылар, аклар, кызыллар кебек исемнәргә килгәндә, аларның тамыр өлеше (яшь-, олы-, ак-, кызыл-) исем түгел. Бу очракта-лар/ -ләр кушымчасы җыйма күплекне белдерә торган исемнәр ясаган, дөресрәге, бу очракны исемләшү нәтиҗәсе дип карарга кирәк (яшь кешеләр - яшьләр).
Мәсәлән: Аңа бик иртә олылар арасына килеп керергә, олылар күтәргән йөкне нәни җилкәсенә күтәрергә туры килде (Г. Ахунов).

Күбрәк мәгълүматны Исемнәр ресурсыннан карагыз