Butterfly 20on 20a 20flower

Эш хатлары. Котлау хаты

Эш хатлары - идарә итү документларының аралашу чарасы буларак файдаланыла торган зур төркемнең гомумиләштерелгән исеме. 

Хатның эчтәлеге ике өлештән тора. Беренчесендә документны язарга этәргән сәбәпләр күрсәтелә, икенчесендә документның ни өчен язылуын аңлаткан төп өлеше бәян ителә. Хатлар махсус билгеләнгән бланкка язылалар.
Учреждение, оешмадан читкә китә торган хатлар ике төркемгә бүленә: инициативалы һәм җавап хатлары. Моннан тыш теркәп җибәрелүче хатлар, хәбәр хатлары, раслау хатлары, искәртмә (гарантия хатлары, мәгълүмати хатлар, котлау хатлары) һ.б. да була.



Котлау хаты
Котлау хаты - тантаналы шартлар белән бәйле языла. Ул бер шәхескә, бүлеккә, идарәгә, оешмага юнәлдерелгән булырга да мөмкин.
Котлау хатының тексты ирекле формада төзелә. Күләме чикләнмәгән.


Хөрмәтле Арслан Рафик улы!

Сезне һәм сезнең зур коллективыгызны Юбилей белән котлыйм.
Институтның чикләре тагын да киңәйсен, студентлары белем алырга атлыгып, укытучылары заман таләпләренә туры килә торган белемне укучыларга биреп торсын.
Киләчәктә дә институт студентлары шәһәребезгә республикабызга кирәкле шәхесләр булып кала бирсеннәр.
мэры
Сезгә авыр һәм җаваплы эшегездә уңышлар гаилә бәхете һәрвакыт юлдаш булсын!

Түбән Кама шәһәре мэры
Г.Л. Нигматуллина

Күбрәк мәгълүматны Язу буенча киңәшләр ресурсыннан карагыз