Adjacent1 birds header 530x226

Кошлар

Ай былбылым, вай былбылым…

Канатлы дусларның төрләре бик күп. Аларның берәүләре – урманда, икенчеләре – болын-кырларда, өченчеләре – сулыкларда яшәү һәм үрчү өчен яраклашкан. Галимнәр исәпләвенчә Татарстан территориясендә җәен канатлы дусларның өч йөзгә якын төре яши икән.  Һәр тереклек табигать шартларына яраклашканнар. Алар арасында утраклыкны вакытлыча алыштуручылары да аз түгел. Шундыйларга күчмә кошлар керә.
Ә менә ала карга (grey crow) 

саескан (magpie)

 чыпчык (sparrow)

песнәк (tomtit)

 һәм башка – утраклар, Алар һәрчак безнең янында: авылда, каралты-кура тирәсендә. Ала карга, үрмәләч (nuthatch) 

 тукранның (woodpecker)  кышка азык туплау гадәте бар. 

Саескан (magpie) да алардан калышмый, ул кешедән дә курыкмый, алмагач, миләш агачларында оя коралар, бала чыгаралар. Саесканнар көзен коелган яфраклар астында яшеренеп яткан каты кртларны юк итәләр. Уткойрык (redstart)

һәм песнәк (timtot) – урман кошлары. Әмма алар бакчада да яшиләр, оя коралар, бала чыгарып үстерәләр, җәй буе җимеш агачларыннан корткыч бөҗәкләрне тотып ашыйлар, шуның белән бик зур файда китерәләр. Урман тавыгы (black grouse), сандугачлар (nightingale)  беренче җырларын сузганда, җирдә оя тибә, йомырка сала.

Кашкалак (су тавыгы)  һәм аның бер төрчесе булган камыш тавыгы җәйге чорны безнең як күлләрендә һәм сазлыкларында да кичерәләр. Аларны Казанның камышлы күлләрендә дә очратырга була. Кашкалак һәм камыш тавыгы зурлыклары белән уртача кошлардан санала. Төсләре кара, кыска койрыклы һәм озын аяклылар. Гәүдәләренең ян-ягыннан тасма сыман аксыл-соры төстәге бизәк сузыла. Алар йөзәләр дә, үрдәк кебек чумалар да.

Гомумән  Казан күлләрендә кыр үрдәкләре (mallard) бик күп.

Урманнарда яшәүче кошлар арасында матурлары дә хәтсез.
Утрак купшыл (goldfinch) да шундыйларның берсе. Чыпчык кадәрле бу кошчыкка юкка гына шундый исем бирмәгәннәр.  Табигать аңа күзләрне камаштырырлык төс-бизәкләр биргән. Купшыллар туклану ягыннан талымсызлар – урманда агач, кырда тигәнәк, алабута орлыклары белән тамак ялгыйлар.

Сыерчык (starling) үзенең матур сайравы белән сокландыра һәм зарарлы бөҗәкләр ашап зур файда китерә.

Сыерчык килде.
Мин куйган яңа
Ояга керде.
Шундый сөенде,
Ошаткач инде...
Оя кырында
Чыбыкка басып
Үзе турында
Сөйләде ачык.

Безнең якның җәйге кунагы шәүлегән, яңгыр теләнчәсе (oriole) – алтын-сары, кыштума яшькелт-зәңгәр “күлмәкләре” белән кешене сокландырсалар, купшыл исә маңгае һәм такмак асты карасу-кызыл, муены кара һәм ак, аркасы һәм түше кызгылт-көрән, канатлары сары, каралы-аклы төсләре белән һәркемне җәлеп итә.

 Татарстанда утырма, күчмә канатлы дуслар туре күп.

Күбрәк мәгълүматны Исемнәр ресурсыннан карагыз