Book header 530x226

Татар диалектлары. Көнбатыш Себер татарлары диалекты

Татар теленең шивәләрен беренче буларак рус галиме А.Г.Бессонов классификацияли. Хәзерге  классификациянең итеп күренекле телче Җ.Вәлидинең (1927) классификациясе алынган. Бу система Л.Җәләйнең 1938, 1947 елларда язылган хезмәтләрендә берникадәр үзгәртелә һәм анкландырыла. 1958 елдан диалектларны лингвистик, география методын кулланып өйрәнәлү башланды һәм нәтиҗәдә элек өйрәнелгән сөйләшләрнең чикләре ачыклана төште, әлегә кадәр билгеле булмаган сөйләшләр өйрәнелде, элек монографик планда өйрәнелгәннәре тагы да җентекләбрәк тикшерелде, күп кенә борынгы күренеәләрнең, фактларның татар телендә яшәп килгәнлеге беленде. Диалектларның телдә тоткан урынын, аларның әдәби телнең үсешендә уйнаган ролен билгеләү дә әһәмиятле нәтиҗәләрнең берсе булып исәпләнергә тиеш.
Әдәби телнең нигезен урта диалект тәшкил итә. Татар теле өч диалектка бүленә: урта диалект, көнбатыш диалекты һәм көнчыгыш диалекты. Бу диалектларның һәрберсе берничә сөйләшне берләштерә. Әдәби тел үзенең фонетик һәм лексик төзелеше белән урта диалектка якын торса, аның морфологик төзелеше мишәр диалектына якын

Көнчыгыш диалектлар
Тубыл-Иртыш диалекты
-Төмән сөйләше
-Тубыл сөйләше
- Саз ягы сөйләше
- Тара сөйләше
- Тевриз сөйләше
Бараба диалекты
Том диалекты
-Явештә-чат сөйләше
-Калмак сөйләше

Көнбатыш Себер татарлары диалектының үзенчәлекләре булып түбәндегеләр тора:

Фонетика өлкәсендә
1)Яңгырау б, д, ж, з, җ авазлары урынына п, т, ш, с, ч авазлары кулланыла: паш – баш, түрт – дүрт, шурнал – журнал, сур – зур, чавап – җавап
2)Сүзнең тамыры белән аффикс арасында рт, лт, нт, мтаваз комлексларының булуы: парты – барды, алты – алды, анта – анда, урамта – урамда
3)Ц – лаштыру диалектның төп фонетик үзенчәлекләреннән берсе булып тора: цай – чәй, киц – кич, цана – чана, кыцкыру – кычкыру, цөцө – төче
4)Сүз башындагы к авазы үзеннән алдагы сүз сузыкка яки сонор тартыкка бетсә, яңгырлаулана: пер геше – бер кеше, әллә гем – әллә кем, пер гыс – бер кыз, кеше килгән – кеше килгән
5)Геминация күренеше олло – олы, йыллы – җылы, оссон – озын, катты – каты
6)Басымның беренче иҗектә, сирәкгрәк сүзнең икенче иҗегендә булуы: орман, кәртә

Морфология өлкәсендә үзенчәлекләрдән аеруча характерлылары түбәндәгеләр:
1)Хәзерге заман хикәя фигыле 3 нче затта  - аты кушымчасы ярдәмендә белдерелә: параты – бара, киләте – килә
2)Боерык фигыле 2 нче зат берле санында –гын, -гыл күплек санында –ың кушымчасы ярдәмендә формалаша: паргын, паргыл – бар, парың – барыгыз
3)Инфинитив –галы кушымчасы белән белдерелә: паргалы – барырга, килгәле – килергә
4)-ғ ан/-ғән кушымчалы нәтиҗәле үткән заманның төрләнеше. Тубыл-иртыш диалектында ул кушымчалар алмый: мин алған, син алған, ул алған. Бараба диалектында аның төрләнеше түбәндәгечә: ал ғанмын/ал ам, алғаның/алғаң, алған. Том диалектында: алғанмын/ал ам, алғаның /алған.
5)Көнчыгыш диалектлар 2 нче зат куплектәге зат кушымчаларының кулланышы белән дә аерылалар. Тубыл-иртыш: -ығыс/-егес – парығыс, килегес; бараба: ыңыс/-еңес – парыңыс, килеңес; том: -ыңнар/-еңнәр  - парыңнар, килеңнәр (явештә-чат сөйләшендә), -ыңар/-иңер – парыңар, килиңер (калмак сөйләшендә)
6)Җөмләдә куй, әү раслаучы кичәкчәләр еш кулланыла. Мин әү сиңа әйткән куй – Мин сиңа әйттем бит

Күбрәк мәгълүматны Әйтелеш һәм дөрес язу ресурсыннан карагыз