Women girls friends hug hanging out laughing hugging friends hugging playing with friends t20 qqor2a

Мишәрцә. Кеше

Мишәрцә. Кеше

Аwыз тәме йибәрү – 

күңел тартмаган кеше белән сөйләшүнең кирәк булмавына ишарә. 

Әй, аның белән аwыз тәме йибәреп тыргинца, сүләшмицә генә китәм дә барам.


Аwызы сүләгәнне кылагы ишетми – 

сүзне уйламыйчарак сөйләүче турында. Төрдәше: Авызың әйткәнне колагың ишетсен. 

Синең бит аwызың сүләгәнне кылагың ишетми, кеше алнында хурлыкка калдырырга мужыш, ван'а, ул сүләсен.


Аwызына шайтан текергән – 

оста һәм күп итеп сөйләүче кеше турында. 

Аның аwызына әтерсең шайтан текергән, бер туктаусыз сүли дә сүли, бетен кешене үзенә карата.


Аwызың кыйык булса кезгегә ацуланма – 

гаеп үзеңдә булса кешегә үпкәләргә кирәкми. 

Тагын бер тапкыр әтәм, аwызың кыйык булса кезгегә ацуланма дигәндәй, аның ни айыбы бар сың?


Аwыртмаган башка тимер тарак – 

көтмәгән җирдән килеп чыккан хәл яки мәсьәлә. 

Төрдәшләре: Авыртмас башка тимер тарак. Авыртмас башка тимер таяк. 

Син дә аwыртмаган башка тимер тарак булдың инде, йә берәр атна алыннанырак, йә сыңырак килмәдең, хазер айак астында йир йана тырган цак, синең белән маташып тырырга бер сикунт wакыт йук.


Адәм цырайы йук – 

төзсез, авыру. 

Бабайга нәстәдер булган ахрысы, битендә адәм цырайы йук.

Айак кырып тыру – 

берәр төрле эшкә, тәкъдимгә әзер булу. 

Бик бырныңны күтәрмә мине алыштыруцы йук дийеп, ван'а, ишек артында эшкә алыгыз дип күпме кеше айак кырып тыра, шынарга күрә сыңгы тапкыр әтәм, эшләсәң йакшы эшлә, эшләмәсәң, сау бул.

Айак салу - 

өйгә кергәндә аяк киемен салып калдыру турында. 

Сиңа ницә тапкыр әттем инде, мәктептәп кат'кац үгә айагыңны салып кер дип.

Ак сакаллы йәш йегет – 

тышкы кыяфәте белән карт күренсә дә, күңеле белән яшь кеше. 

Абзыйыгыз әле бер дә бирешми, әтерсең нә ак сакаллы йәш йегет, хыт' беген үзен мәйданга керәшергә цыгар.

Алыннан кыцкырган кукының башы таз була – 

эшне бетерми торып мактанган, шапырынган кеше турында әйтелә. 

Мәгънәдәшләре: Иртә кычкырган кәккүкнең башы таз булыр; Алдан кычкырган кәккүкнең теле сакау булыр. 

Йаңы мәктепне беренце синтәбергә ацабыз дигәннәр иде, йаңы йыл да узды, мәктеп хаман йук – алыннан кыцкырган кукының башы таз була шул.


Аныкы айак ыцлы – 

фикерен тиз үзгәртүчән кеше. 

Аның сүләweнә бик ышанып бетеп булмый, аныкы айак ыцлы, беген бер терле, иртәгә икенце, шынарга күрә берницә кен кетик әле.


Арт кашырга да wакыт йук – 

эшнең күп, вакытның тыгыз булуын аңлата. 

Хат йазмаган эцен ацуланма инде, хат йазырга тигел, арт кашырга да wакыт йук, шулкадәр эшебез күп, шының эстенә әле тикшерү дә кетәбез.

Артым суwынды – 

кемгә дә булса карата күңел кайту. 

Аны күрәсем дә килми, артым суwынды үзеннән, бик пакыс' кеше булып цыкты ул.

Артын бирсә дә сүзен бирми – 

бик тә үзсүзле кеше турында әйтелә. 

Аның белән ыспурлашуның файдасы йук, ул артын бирсә дә, сүзен бирмәйәцәк, берницек тә аны ышандырып булмый.

Артына да уз – 

бәхәсләшүнең файдасы булмау турында. 

Миңа калса ник артына узмыйсың икән, баребер сүземнән кире кат’мыйм хәм кат’майацакмын да.

Артына тибү – 

эштән куу. 

Аның артына типкәннәр икән, бик йакшы булган, алла бар ул, ату бик бырнын күтәреп, беркемне дә күрмицә йери башлаган иде.

Асыл кыш айагыннан билгеле – 

яхшы кеше турында. 

Мәгънәдәше: Май чүлмәге тышыннан билгеле. Асыл кыш айагыннан билгеле шул, күрәмсең, Гелфийәнең сүләweндә дә айрым бер йәм бар.


Аузың тулы кан булса да кеше алнында текермә - 

нинди генә авырлык очраса да кешегә сер бирмәскә, дошманлашмаска кирәкне аңлата. 

Мин анарга ницә тапкыр әттем инде, даулашма алар белән дип, үзеңә генә нацарлык эшлисең дидем, йукка әтмиләр бит: “Аузың тулы кан булса да кеше алнында текермә” – дип.


Бал тыткан бармак йалый – 

эшләгән җирдән ниндидер файда күрү мөмкинлеге булу турында. 

Мисалдашы: Акмаса да тама. Син кылдаущик булырга ризалык бир, берсәк файдасы тимәсме, бал тыткан бармак йалый дигәннәр бит, шәт безгә дә элеш цыгарырсың.


Бармагын күтенә тыккан – 

Бик саран кешегә карата әйтелә. 

Төрдәше: Раштуwа кенне бер уц кар бирмәс. Анарга сүз кушуның файдасы йук, ул бит бармагын күтенә тыккан, баребер бер нәстә дә эшләмәйәцәк.

Бармак белән йасалмаган – 

булдыклы, абруйлы, төшеп калмаган. 

Энем, бу эшне баребер башкарып цыгацакбыз, без бит бармак белән йасалган малайлар тигел, булдыралмасак кеше күзенә күренергә ыйат булацак.

Баш алдыру – 

чәч алдыру. 

Беген эштән сыңырак кат'ам, башымны алдырымын дигән идем.

Баш-айагың бер казан – 

кемгәдер карата битараф булуны аңлата. 

Сиңа әттем бит инде, баш айагың бер казан, теләсәң кайа бар, теләсәң нәстә эшлә, бер сүзем дә йук...

Башка да, кулга да зиңел – 

тиз кабынып китүчән кешегә карата әйтелә. 

Аның белән эш итүwе бик аwыр, ул бит башка да, кулга да бик зиңел, киңеленә ышамаган кешене кинап бәрергә дә күп сорамый.


Башлы-күзле булу - 

өйләнү. 

Аллага шекер, ике малайым да башлы-күзле булдылар, кызым да кийәүле булды, инде саулыклар гына булсын.

Баштан ары, күттән бире –

эшне аннан-моннан гына башкару. 

Ул ылан цактан ук бетен нәстәне баштан ары, күттән бире генә эшләде, хазер дә шул, шының эцен анарга рәтле эш кушмыйлар да.

Башыма тай типмәгән – 

ахмак түгелмен дигәнне аңлата. 

Башыма тай типкәнме әллә минем, синең йук та-бар акцаңа кен буйы айак эстендә басып тырырга, үзгә эшләр дә бетмәгән бу денйада.

Башың белән пицкә керсәң дә күтеңнән таныйм – 

берәүнең икенче кешене бик яхшы белүе турында әйтелә. 

Туганым, миннән йәшеренә алмыйсың, башың белән пицкә керсәң дә күтеңнән таныйм, без бит инде бер-беребезне ылан цактан ук бик йакшы беләбез.

Башыңа төшсә, башмак тугыйсың – 

авырлык килгәндә, кешенең, нинди генә юллар белән булса да, аны җиңеп чыгарга көч таба алуы турында. 

Мәгънәдәшләре: Башыңа тешсә башмакчы булырсың; Башына килгән башмакчы булыр. 

Пиц цыгарырга кеше табалмагац, үзем цыгардым, башыңа тешсә, башмак тугыйсың дигәннәр бит, зату хазер йылыда утырабыз, әле үзгә кешләргә дә цыгаргаладым.


Күбрәк мәгълүматны Исемнәр ресурсыннан карагыз