Selet 20tel 202019 20header

Мишәрцә. Кеше. Икенче өлеш

Бәбәге тынган – 

күзе тонган. 

Ул тагын кытылган ахрысы, беген урамда ыцраткан идем, бәбәкләре тынган, изүләре ацык, үзе исерек...

Бәбәк акайту – 

усал итеп карау, күз акайту. 

Нәстә миңа бәбәкләреңне акайтып карыйсың, мин бит синең атаңны үтермәдем.

Бәбәк сидерү – 

елау. 

Ул хаман бер дә йукка бәбәген сидерде, шынаргадыр инде күзләре нацар күрә башлады.

Биш бармак та тигез тигел – 

төрле кешедә төрле холык икәнлекне белдерү. 

Нәстә эшлисең бит, туган булса да, ул безгә ышамаган шул, биш бармак та тигез тигел, айырмалары бар.

Быз йауганда бала җәл, таш йауганда баш җәл – 

авыр мизгелләрдә кешенең күбрәк үзе турында кайгыртуын белдерә. Төрдәше: Яңгыр яуса бала җәл, таш яуса баш җәл. 

Туганым, сырама да, булдыра алмыйм, бик аwыр заманнар йитте, ишеткәнең бардыр бит: “Быз йауганда бала җәл, таш йауганда баш җәл”,– дигәнне, выт хазер таш йаwа тырган цак.

Бырнына буклы керәк йитми – 

бик масайган кеше турында. Йаңы эшкә күцкәц аның бырнына буклы керәк йитми башлады, ынытты кем булганын, кайан цыкканын.

Бырнына циртү – 

борнына чиртү, үз урынына утырту. 

Ну, йакшы бирдең йаwапны, пр'амы бырнына цирттең, ату беркемгә дә хут бирми, тул'кы үзе.

Ике бармак арасына ит үсми – 

туганнарның бер-берсен яклавын, ярдәмгә килергә әзер торуларын белдерә. Төрдәше: Ике бармак арасына ит үрми, туган тугансыз көн күрми. 

Мин сиңа күпме әттем, алар туганнар, кеше алнында бер-берсен сүксәләр дә, артында дуслар, ике бармак арасына ит үсми бит, син ышанмадың.

Ике бите белән йир себерә – 

тырышып, бирелеп эшләү. 

Безнең дириктыр рәтсез кеше, анарга ике битең белән йир себерсәң дә йарый алмыйсың, хаман бәләнергә сәбәп эзләп кенә тыра.


Иске аwыздан йаңы сүз – 

бер көтмәгән җирдән ниндидер тәкъдим керү. Мәгънәдәше: Иске колак яңа сүз. 

Иске аwыздан йаңы сүз дигәндәй, беген үмере йәшмәгән кешеләр дә кызык кына сүзләр сүләделәр әле.


Йакты цырай, каткан кырай – 

нинди генә хәлдә дә кунакчыл булып калу кирәклеге турында. 

Кунак килгәндә безнең хәрwакыт йакты цырайыбыз, каткан кырайыбыз булды, беркемне дә кире бырып цыгармадык.

Йакшы кеше, йыклаганда да күзен йымып йыклый – 

кемнедер артык мактаганда әйтелә торган җор сүз. 

Син дерес сүлисең, ул бик йакшы кеше, ул бит йыклаганда да күзен йымып йыклый.

Йан тартмаса, кан тарта – 

туганлык ул авыр минутларда үзен күрсәтә. 

Төрдәше: Җан тартмаса да кан тарта. 

Мәзәкчәсе: Берәү үзенең дусларын сынап карарга булган. Мул итеп өстәл әзерләгән, кыйммәтле шәраблар куйган. Шуннан ул дуслары янына киткән. Анда баргач: “Дустым, мин бик фаҗигалы булдым, йалгыш кеше үтердем, ад'а әле безгә, шыны йәшерергә булыш әле”,– дип үтенгән. “Минем, кызганычка каршы, эшләрем бик тыгыз, үпкәләмә инде, бара алмыйм”, – дигән тигесе. Тагын берничә дустына барып, аларны да өенә ярдәмгә чакырган, ләкин берсе дә килмәгән. Шуннан сың ул туганына барып, аны үзенә яәрдәмгә чакырган. Туганы шунда ук: “Абый, денйада терле хал'ләр булуwы мемкин, ад'а, мин сиңа булышам”,– дигән. Ишекне ачып керсәләр, анда аларны бәйрәм өстәле кетә. Ике туган “йан тартмаса, кан тарта” дип рәхәтләнеп күңел ачканнар.

Йезенә цыккан - 

әллә кайдан күренеп тора. 

Аның белән спурлашуның файдасы йук, ул сүзен бирмәйәцщк, аның бит усаллыгы йкезенә цыккан.

Йезтүбән китсен – 

үлсен, кайгы күрсен. 

Шулкадәр кеше эстеннән келде, кешеләрне изде, үзе дә йезтүбән итсен иде, йарәбби.

Йерәк тыру – 

ачу чыгу. 

Шул кадәр йерәгем тырды анарга, кулымда әрбир булса, ант әгәр, бәреп үтерә идем үзен.

Кеше күз йәше йирдә йатмый – 

кешегә начарлык эшләргә ярамый, үзеңә әйләнеп кайтуы бар. 

Аның нацар аwыруwы бар икән, кеше күз йәше йирдә йатмый диләр шул, үзе күпме кешене йылатты бит, алар күз йәшен зыйсаң күл булыр иде.
Кибәк баштан нәстә кетеп була – акылсыз, җиңел уйлаучы кеше турында. Бетен күршеләре белән ыршышып, талашып бетте, хазер сүләшергә кешесе дә калмады, кибәк баштан нәстә кетеп була соң.



Киңел күзе күрмәсә, маңгай күзе пытак тишеге – 

һәр нәрсәгә күңел биреп карарга кирәк. Төрдәшләре: Баш күзеннән ни файда, күңел күзе күрмәсә? ; Күңел күзе күрмәсә. маңгай күзе күрмәс. 

Ницә тапкыр шул урамнан уздың, ә стинадагы йазулы тактаны күрмәгәнсең, шылай шул, киңел күзе күрмәсә, маңгай күзе пытак тишеге.


Кул йарасы китә, суз йарасы китми – 

кешеләрнең авыр сүзне озак хәтердә саклаулары турында. 

Ник алай аның белән каты сүләштең, киңеле калгандыр, кул йарасы китә, сүз йарасы китми диләр бит.

Кул китү – 

сынамыш. 

Ницә тапкыр анарга әрбир бирмәскә дип ант иттем, бирегә туры килде, тагын кул китәр инде.

Кул кулны йуwа, кул битне йуwа – 

кешегә ярдәм итсәң, үзеңә дә ярдәм кулын сузарлар. Төрдәшләре: Кул кулны юса, ике кул йөзне юар. Кул кулны юар, ул да битне юар. 

Хазер тырмыш шындый инде, син кемгәдер йәрдәм итәсең, ул сиңа, шылай итеп кул кулны йуwа, кул битне йуwа булып цыга.

Күбрәк мәгълүматны Исемнәр ресурсыннан карагыз