Plaque header

Мишәрцә. Кеше. Өченче өлеш

Күз курка, кул эшли – 

эшне башлавы авыр, куркыныч, ә бер башлагач дәвам итә һәм тәмамлана. Төрдәше: Күз карар, кул эшләр. 

Күз курка, кул эшли дип йукка әтмәгәннәр, мыни, әкрен генә булса да ызбаны йасап бетерәбез бит, аннары мунцага, сарайларга тытынырбыз, алла теләсә.

Күзгә йыкы теште – 

йоклыйсы килүне белдерә. 

Хаwа бызылыр ахрысы, ник дисәң, күзгә йыкы тешә башлады.

Күзе сүнгән – 

исерек яки нык авыраган кеше турында әйтелә. 

Ул каты салган ахрысы, утырып та тыра алмый, күзләре сүнгән, урын түшәп йаткыр әле үзен.

Күзен алган кигәүэн кебек – 

берни белми әрле-бирле йөрү. 

Бер-бер хал’ булган ахрысы, күзен алган кигәүэн кебек йери.

Күзенең агы белән карау – 

йәмсез итеп карау. 

Мәгънәдәше: Бәбәген акайтып карау. 

Мәүлет сиңа бик ацуланган ахрысы, күзенең агы белән генә карый.

Күзең күтеңә, күтең үзеңә –

 күз тимәсен дип әйтелә торган шаян сүз. 

Төрдәше: Кашың күзеңә, күзең үзеңә. 

Куркма, минем күзем каты тигел, эшкереп тә калдырам: “Күзең күтеңә, күтең үзеңә, т'фу, т'фу, т'фу!”

Күккә башы тийә – 

нык итеп шатлану. 

Мисалдашы: Кош тоткан кебек. 

Малайларны йакшы ун'аганнары эцен берсәк мактап йибәргән идем, башлары күккә тиде, тәнәфес тә йасамадылар.

Күрмеш айак астында – 

берәр начар хәлнең кетмәгәндә килеп чыгуы. 

Күрмешайак астында диләр шул, баскыцтан тешкәндә айагы тайылып киткән дә кулын сындырган, хазер гипысбелән йөри.


Кыры кашык аwыз йырта – 

берәр мәсьәләне хәл итәсең килсә, ришвәт бирү кирәклегенә ымлау. 

Төрдәшләре: Ярык кашык авыз ерта; Корыг кашыг авызга ярамас – М.Кашгари. 

Ике кулны кесәгә тыгып барып кына эш цыгара алмыйсың дидем мин сиңа, кыры кашык аwыз йырта бит, беткән мени аларга кирәк нәстәләр.


Кыткы башы кыдагый – 

гауга башларга сәбәпче булу. 

Ул үмер буйы кыткы башы кыдагый булды, кайа гына бармасын йә спур, йә ыршышу цыгара да куйа.


Мазганы ашау – 

җанга тию, газаплау. 

Белмим инде, нәстә эшләргәдер, кендә мазгамны ашыйлар, ден'йада йәшисе килми башлады, кайа барып кемгә йалынырга...


Ни битем белән барып күреним – 

берәр кешедән оялу. 

Мин хазер аның каршына ни битем белән барып күреним, ницә тапкыр сине термәдән кыткарып калды, ә син хаман үзеңнекен дәwам иттең.

Сүләсәң сүз цыга, тертсәң күз цыга – 

бәхәс башланса төрле, шул исәптән начар сүзләр, кулланылырга һәм конфликт туарга мөмкин. Төрдәшләре: Сүздән сүз чыгар; Сөйләшсәң сүз чыга, сөйләшмәсәң, күз чыга. 

Сүләсәң сүз цыга, тертсәң күз цыга дигәндәй, алар сүләшеп тырганда бер дә йуктан спурлаша башлап чут' кинашып китмәгәннәр.

Түшәгеңә күрә айагыңны сузасың – 

берәр эшне башлаганчы, мөмкинлекләреңне белергә кирәк. Төрдәшләре: Юрганыңа карап аягыңны суз; Табагыңа карап ашың сос, түшәгеңә карап табаның суз; Юрганыңа күрә аягыңны суз. 

Апат'ым, түшәгеңә күрә айагыңны сузасың дигәннәр, ник сың башта ук чамаңны чамаламадың?

Үз башыңа булсын – 

җәзасы, бәласы үзеңә кайтсын (каргау сүзе). 

Әй, кылынасың да бит инде, ынытма алла барлыгын, бетен кылынышларың үз башыңа гына булсын.

Үзе йукның күзе йук – 

бәй канер кеше уйлаган эшне, икенче кеше төп-төгәл башкара алмый. 

Үзе йукның күзе йук шул, плутниклар йаллаган идем, һаман карап тырырга вакытым булмады, таки мин теләгәнцә йасамаганнар бит былдырны, йаңыдан йасатам инде.

Хайырцы байыса да тәрәздән әпәй сырап ашый –

 гадәтне тиз генә үзгәртеп булмау турында. 

Мәзәкчәсе: Бер хайырцы байыгац зур йырт салдырган, зиннәтле әйберләр, паласлар һ.б. белән бүлмәләрен бизәгән. Ү зыйыштырырга, аш пешерергә, йырт-йир тирәсендә эшләр эчен хезмәтцеләр йаллаган. Шынарга да карамастан, йыш кына тәрәз тебенә килеп әпәй сырап алып ашый тырган булган. Шылай эшләмәгәндә аның киңеле тыныцланмаган.


Хайырцыга бармагыңны сузсаң, кулыңны тартып ала – 

хәерче кешегә күпме генә әйбер бирсәң дә риза булмас дигәнне аңлата. Төрдәше: Ярлыга якты чырай катсаң, ямаулык сорый


Циртсәң каны цыгырлык – 

симез, тулы битле кешеләр турында. 

Абзый сыңгы вакытларда бик үзгәрде, шындый тазарды, битенә циртсәң кан цыгырлык, әллә берәр кастасы бар инде.

Цырайы кацкан – 

чырае качкан. 

Апайга берәр нәстә булганмы әллә, вис' цырайы кацкан, сүләшеп кара әле үзе белән.


Цырайыннан буран бара – 

ачулы кешегә карата әйтелә. 

Беген аның белән сүләшүнең файдасы йук, цырайыннан буран бара, баребер безгә бернәстә дә әтмәйәцәк.

Ырлап ашап тамак туймый – 

кирәк әйберләрне кешеләрдән алып торып кына яшәп булмау турында. 

Энем, сиңа үләнергә wакыт инде, йерисең кем йитте шының белән йыклап, ырлап ашап кына тамак туймаганны белмисеңмени?

Күбрәк мәгълүматны Исемнәр ресурсыннан карагыз