Book header 530x226

Мишәрцә. Ризыклар атамалары.

Май цүлмәге тышыннан билгеле -

зыялы, акыллы кешене тышкы кыяфәтеннән, киеменнән, үз-үзен тотышыннан белеп була.
Төрдәше: Асыл кош аягыннан билгеле. 

Май цүлмәге тышыннан билгеле диләр, дерес шул, ван'а Фәритнең сүләшүwe, йерүwe, кийенүwe үзгәләрдән саусим айырылып тора.


Май цүлмәге майда, бук цүлмәге букта wатыла –

кеше нинди эшкә тормышын багышлаган, шунда ахырга кадәр булырга тиешлеккә ишарә. 

Май цүлмәге цүлмәге майда, бук цүлмәге букта wатыла дигәндәй, мин инде шыннан ук китеп тә барымын.


Май эстенә бал йакшы, бар эстенә бар йакшы – 

байлык өстенә байлык өстәлү, дуслар арту һ. б. уңай күренеш икәнне раслый. 

Төрдәше: Май өстенә бал кирәк, яр өстенә яр кирәк. 

Май эстенә бал йакшы, бар эстенә бар йакшы дигәндәй, быйыл бакцабыздан да күп кенә йәшелцә зыйдык, шының эстенә аwылдан да туганнар берницә мишук алма, кишер, цегендер китерделәр.



Серкәсе су күтәрми – 

тиз үпкәләүчән кеше турында. 

Бер дә серкәсе су күтәрми инде, бер сүз әтергә йук үзенә, хазер бырнын салындыра, йәшми, сүләшми.


Синнән ни ын суы, ни тыз суы йук – 

бер нинди дә файдасы булмаган кешегә карата әйтелә. 

Синең белән сүләшүнең ни хайыры бар, синнән бит ни ын суы, ни тыз суы йук.

Суга алмаган зур күтәргән – 

көченнән килмәгән килеш зур вәгъдәләр бирү. Төрдәшләре: Көче җитмәгән зур күсәк күтәрер; Ормас авыр күтәрер; Сукмас зур күтәрер. 

Качанны бирле тун алып бирәм дип ышандырасың, ә тунның эзе дә йук, әллә суга алмаган зур күтәргән дигән сүз сиңа да йабыша инде.

Суга тешкән таwык кебек – 

“сәмсере кыйылган” әйтеменең охшашы. Белеш әле, аның белән тагын нәстә булган икән, ату суга тешкән таwык кебек йөри.
Сүз йуктан сүз, куцатыгыз йымырка саламы? Төрдәше: Сүз юктан сүз, үгезегез ничә литр сөт бирә ди бер агитатор.

Мәзәкчәсе: Имам ыйалцан, күп сүләшми тырган кеше. Башкалар белән ыцрашканда да зак сүз башлый алмыйца ыйалып басып тыра. Бер тапкыр күршеләренә кергән дә ницек сүз башларга белми: “Саумысыз, куцатыгыз йымырка саламы?” – дип сыраган.

Сүз цыпцык тигел, бер ыцып цыкса тыталмыйсың – 

сүзне әйткәнче уйларга кирәк, әйткәч соң булуына ишарә. Аны баштарак уйларга кирәк булган, сүләгинцә, хазер сың нде: “Сүз цыпцык тигел, бер ыцып цыкса тыталмыйсың”, - дигәннәр бит бабайлар.
Түбәсе карабыдай саламы белән йапкан – ике яки берничә кеше сөйләшкәндә, шунда булучы бүтәннең бу телне аңлавына, сүзне кешегә таратуы мөмкинлегенә ишарә. 

Абзый, син барсын да ацып салып сүләмә әле, тегенең түбәсе карабыдай саламы белән йапкан бит.

Урак эстендә әпәй салган пиц башында туңып үлде – 

бөтенләй булмаган нәрсә турында әйтелә. 

Мәзәкчәсе: Берәүләрнең балалары бетеннәй булмаган. Шынарга күрә дә анардан балалары турында сыраганда ул: “Малайым урак эстендә әпәй салган пиц башында туңып үлде”, – дип йаwап бирә тырган булган.
Үендә цәй кан'ата алмаганны күршеләргә кереп бутка пешерегә эрәтә - берни белмәгән килеш бүтәннәргә акыл бирергә яратучы кешегә карата кулланыла. Кеше алнында берсәк сүләшмицә тырсаң да йарый, ату синең кебекләргә бит: “Үендә цәй кан'ата алмаганны күршеләргә кереп бутка пешерегә эрәтә”, - диләр.



Хаман бер балык башын цәниләр – 

бер үк сүзне күп тапкырлар сөйләү. 

Төрдәше: Бер балык башын кырык кат чәйнәмиләр. 

Ницек эш алынга барсын сың, зыйылалар да хаман бер балык башын цәниләр, ә уракны тиз бетерү турында ник бер кеше сүз әтсен, бар да ләм-мим.


Хыдайдан сыйр сырасаң, бызау алырсың – 

берәр сорау белән мәрәҗәгать иткәндә, кирәгеннән артыграк сорарга ишарә. 

Төрдәшләре: Алладан сыер сорасаң да, кәҗә генә бирә ди; Тәвә сорасаң, төймә алырсың. “Ад'а, йаз утыз мишук цимент кирәк дип, хыдайдан сыйр сырасаң, бызау алырсың дигәндәй, хат'а бы кирәк кадәрен бирерләр”.


Цәй-шәкәрлек зыйыштыру – 

бераз булса да файда күрү. 

Әле эшкә йөри генә башладым, күп булмаса да цәй-шәкәрлек зыйыла инде.

Шапалак буткасы ашату – 

кыйнау, сүгү. 

Беркен малай йарамаган эш эшләгән, шынарга күрә үзенә шапалак буткасы ашатырга туры килде.


Эт кырсагына сары май йарамый – 

кемгәдер җилдән килгән малның файдага булмавына, шулай ук ризыкның ярамавына ишарә. 

Төрдәшләре: Эт авызына сары май ярашмас; Эт корсагына сары май килешмәс. Кицә аларга Бакудан пасылкы килгән, ниндидер йимешләр ашап касталанган да, беген үзен бал'ницка алып киткәннәр, эт кырсагына сары май йарамый дигән сүзгә бу йакшы мисал инде.

Күбрәк мәгълүматны Исемнәр ресурсыннан карагыз