530 d1 85226 20mishar 20anecdotes

Мишәрцә. Саннар белән гыйбарәләр.

Мишәрцә. Саннар

Аның үз сигезе сигез – 

бүтәннәр сүзенә колак салмаучы. 

Төрдәше: Һәркемнең үз тугызы тугыз. 

Ул бабай белән спурлашуның файдасы йук, аның үз сигезе сигез, баребер ышандырып булмый.



Астындагысын алты ай эзләгән – 

бик әкрен эш итүче кеше. 

Мәгънәдәше: Астындагын алты ай, янындагын җиде ай, кырындагын кырык ел эзләгән. Астындагы атын алты ай эзләгән. 

Аның кебекләргә бит: “Астындагысын алты ай эзләгән”, – диләр, кемнең башы йитте икән шындый аwыр эшне анарга кушарга?

Зиде йатып бер тешемә керми – 

кемнедер онытып бетерү, искә төшермәү, сагынмау. 

Ул инде ынтылды, зиде йатып бер тешемә дә кергәне йук, шылай булгац, син дә аның турында уйлама инде.



Ике бармак арасына ит үсми – 

туганнарның бер-берсен яклавын, ярдәмгә килергә әзер торуларын белдерә. 

Төрдәше: Ике бармак арасына ит үрми, туган тугансыз көн күрми. 

Мин сиңа күпме әттем, алар туганнар, кеше алнында бер-берсен сүксәләр дә, артында дуслар, ике бармак арасына ит үсми бит, син ышанмадың.

Ике бите белән йир себерә – 

тырышып, бирелеп эшләү. 

Безнең дириктыр рәтсез кеше, анарга ике битең белән йир себерсәң дә йарый алмыйсың, хаман бәләнергә сәбәп эзләп кенә тыра.

Ике ден'йа бер кәнди – бар нәрсәгә битараф кеше. 

Мисалдашы: Үгез үлсә ит, арба ватылса утын. 

Анарга ике ден'йа бер кәнди, бер нәстәгә бырцылмый, исе китми.


Ике пыты бер тин – 

нәрсәнеңдер яки кемнеңдер кирәк булмавы, шуңа битарафлык күрсәтү. 

Миңа бул'шы аның турында сүләмә, кирәге йук, ике пыты бер тин.

Иренгән ике эшли – 

һәр башлаган эшне җиренә җиткереп эшләргә, иренмәскә кирәклекне белдерә. 

Әткән идем, ашыкмагыз, тымат йасагыз дип, тыңнамадыгыз, хазер инде ызба башын йаңыдан йабарга туры килә, иренгән ике эшли шул.



Йез тапкыр ишеткәнце, бер күрүweң йакшы. 

Төрдәше: Йөз кат ишетүдән бер кат күрү яхшырак. 

Таулар матурлыгын үзем тауларда булгац кына аңнадым, йез тапкыр ишеткәнце, бер күрүweң йакшырак икәнгә шында ышандым.

Кыйык эш кырык йылдан сың да беленә – 

начарлык кайчан да булса барыбер беленәчәк. 

Кыйык эш кырык йылдан сың да беленә дигән сүз дерес ул, исеңдәме, бер кешене кыз бала үтергән эцен ницә йылдан сың да термәгә утырттылар.

Утыз улың булганцы усырак ирең булсын – 

улларның ата-анага һәр вакытта да һәм барсының да мәрхәмәтле булмавына ишарә 

Төрдәшләре: Тугыз улың булганчы, җитезрәк ирең булсын; Тугыз улың булганчы, туксак ирең булсачы; Утыз улың булганчы, утыз кызың булсачы. Мәрхум әби хаман: “Утыз улың булганцы, усырак ирең булсын”, – дийә иде, шәт ул аны үзенең малайлары булмаганга әткәндер, йәйсә үзгә симийаларда малайларының әтә-әнәсенә ницек карауларыннан цыгып әткәндер.

Күбрәк мәгълүматны Исемнәр ресурсыннан карагыз