Women girls friends hug hanging out laughing hugging friends hugging playing with friends t20 qqor2a

Мишәрцә. Хайваннар атамалары.

Аwылның кычыгы да аwылга карап эрә – 

туган җирне хөрмәт итүне аңлата. Төрдәше: Авыл эте авылына таба өрә. 

Дустым, син шыны ынытма, аwылның кычыгы да аwылга карап эрә, без дә йакташларга йәрдәм кулы сузарга тийешбез, тул'кы сүз белән генә калырга тигел.


Атны су йанына китереп була, ә эцертеп булмый – 

ирексезләп берәр эшне эшләтү авыр икәнлеге турында. 

Кызыгыз укырга келәми, шыны аңнагыз, әткәннәр бит:”Атны су йанына китереп була, ә эцертеп булмый”,– дип, әле wакыт узмаган, күцерегез сез аны үзгә институтка.


Атта да бар, тәртәдә дә – 

берәр низаг булганда, гаепне ике яктан да эзләргә кирәклеген ассызыклау. 

Мәгънәдәше: Атта гаеп булган кебек, тәртәдә дә бар. 

Улым, атта да бар, тәртәдә дә дигәндәй, айып килендә генә тигел, синдә дә бар, йакшылап уйла да, килешегез, ицмасам балаларыгыз хакына.

Ашаган атта эмет бар -

Ат һәм шулай ук кеше дә яхшы ашасалар, яхшы эшлиләр дә мәгънәсендә. 

Мәзәкчәсе: Элек заманнарда йалцыны эшкә алыр алдыннан ашатып караганнар. Әгәр дә ул күп итеп ашаса, аны эшкә алганнар, “ашаган атта эмет бар” дип уйлаганнар.

Балыкны тытуwы тигел, чупылдатып тыруwы кызык – 

берәр төрле эшне зур файда алу өчен түгел, ә үзен күрсәтү өчен эшләү. Төрдәше: Балыкны тотуыннан тотам дигәне кызык. 

Йубилийны уздырыга кирәк, туганнар зыйылыр, сүләшеп утырырбыз, балыкны тытуwы тигел, чупылдатып тыруwы кызык бит аның.


Барган атның башына сукмыйлар – 

яхшы эшләп килгән кешене орышырга, сүгәргә, тәнкыйтьләргә кирәкмәс дигәнне аңлата. 

Төрдәше: Бара торган атның башына сукма. 

Әфәндем, бу кеше тырыша бит, сүкмәгез инде, ату барган атның башына суккан кебек була.

Бер балык башын цәнәү – 

һаман бер үк сүзне сөйләү. Күпме сүләргә була инде бу турыда, әтәләр бит һаман бер балык башын цәнәмиләр дип.



Бүре үзе йәшәгән йирдә сарыкны бумый – 

үзең яшәгән, эшләгән җирдә кирәкмәгән эшләр белән шөгыльләнмәскә ишарә. 

Минем характирны беләсең бит, бүрецә йәшим, ул да үзе йәшәгән йирдә сарыкларны бумый.

Денйа малы – дуңгыз каны – 

акчаны бер дә кызганмый туздыручы сүзе. 

Денйа малы – дуңгыз каны, аны җәлләп тырып булмый инде, туздырсак, тагын табарбыз.


Дуңгызлыкны башы-айагы белән тийәгән – 

бик тискәре кешегә карата әйтелә. 

Аның белән уртак тел табуы бик аwыр, анарга бит алла дуңгызлыкны башы-айагы белән тийәгән.

Дүрт айаклы ат та абына – 

һәркемнең ялгышуы мөмкин мәгънәсендә. 

Төрдәшләре: Дүрт аяклы хайван да сөртенә; Әдәм түгел, дүрт аяклы мал да сөртенә. 

Туганым, син миңа зинаар ацуланма инде, йалгышлык миндә булды, дүрт айаклы ат та абына бит, киләцәктә бу хал' кабатланмас.

Йараткан йылан ите ашаган – 

ике арада мәхәббәт булса, матурлык та, уңганлык та төп рольне уйнамаганны күрсәтә. Бер дә пышынма, карцык, бер-берсенә ышасалар шул йиткән, «йараткан йылан ите ашаган» диләр бит, тыра-бара без дә күнәрбез.


Йыламаган ыланга петәй бирмиләр – 

берәр мәсьәләне хәл итәсең килсә, үзең башлап беренче адым ясарга кирәклекне аңлата. 

Йыламаган ыланга петәй бирмәгәнне беләсең бит, ник әлегә цаклы бер сүз дә сүләмәдең, хазер сың инде, wакыт узган.

Кәзә хайwан тигел, баҗа туган тигел – 

кайбер баҗалар арасында татулык булмауга ишарә. Төрдәше: Кәҗә мал түгел, баҗа кардәш түгел. 

Мәгънәдәше: Җиде баҗаны бер бүре ашаган. Атаулланың йараткан сүзе: “Кәзә хайwан тигел, баҗа туган тигел”, ценки үзенең баҗалары белән бер дә буткасы пешми.

Кәзәнең куригы үмер буйы күтәрелгән булса да күренми, сарыкныкы бер күтәрелсә дә күренә – 

кемдер һаман кануннарны бозса да җәза алмый, кемдер кечкенә генә ялгышлык өчен дә хур булуы мөмкин. 

Төрдәше: Кәҗәнеке гел ачылып йөрсә дә беркем күрмәгән, сарыкныкы бер ачылгач та бар да көлгән. 

Аны бер кен эшкә сыңга калган эцен дә чут' эштән кумадылар, ә мынсы кен дә сыңга калса да бер сүз дә йук, анарга ужы бар да күнеккәннәр, кәзәнең куригы үмер буйы күтәрелгән булса да күренми, сарыкныкы бер күтәрелсә дә күренә шул.

Кеше йүпләп, тауык цүпләп бетерәлми – 

күп сөйләүче кешегә карата әйтелә. 

Аның инде бер сүли башласа сүзен кеше йүпләп тауык цүпләп бетерәлми, туктаталмыйсыңда

Кицке киңәшкә таwык текерә – 

киңәшләрне кичтән түгел, иртән яки көндез киңәшергә кирәк. 

Мисалдашы: Кицке киңәштән иртәнге киңәш артык. 

Кицтән балыкка барырга сүләшкән идек, кицке киңәшкә таwык текерә икән, булмады, тырган тешкә башым бик каты цатнап аwыртты.

Кызлар ат науызыннан да келә – 

кыз балаларның көләргә яратулары турында. 

Төрдәшләре: Кызлар бүрәнә ярыгындагы таракан ботыннан да көләләр. 

Кызлар юктан да көлә. Йарар инде, туктатмагыз, туйгинца келсеннәр, шының эцен алар кызлар, ә кызлар ат науызыннан да келә.

Пецән эстенә йаткан кычык кебек – 

саран кешегә карата әйтелә. 

Төрдәше, Раштуwа кенне бер уц кар бирмәс. 

Ул бит пецән эстенә йаткан кычык кебек, үзе дә ашамый, үзгәләргә дә ашатмый.

Рәт кычыгы – 

биләмче, күршедән күршегә йөрүче. 

Ул рәт кычыгына ал'анып беткән инде, бер качан аны үwендә тыталмассың, үгә керергә wакыты да калмый.

Сыйр да ашаган урнына кат'а – 

туган җирнең якынлыгы турында. 

Төрдәшләре: Ашаган җиренә сыер да кайта; Сыер да ашаган җиренә кайта. 

Бер дә кайгырма, карцык, ашагысы келәсә кат'ыр әле, сыйр да ашаган урнына кат'а бит.

Үлгән сыйыр сетле була – 

элек булган җитәкче белән хәзергесен чагыштыру. 

Үлгән сыйыр сетле була диләр шул, менә Фәлән Фәләнеч гел безнең турыда кайгырып тыра иде, мынардан бернәстә дә йук.

Цебен дулап тәрәз wатылмый – 

кемнеңдер ризасызлык күрсәтүе генә тормышта бара торган вакыйгаларны үзгәртә алмавы. 

Күпме сүләсәң дә инде карар кабул ителгән, аны үтәргә генә кирәк, син каршы килүдән файда йук, вит' цебен дулап тәрәз wатылмый.

Ципка бәләгән кычык кебек – 

һаман бер урында гына торучы, эшләүче кеше сүзе. 

Кайан тырамвай, тыраллибус күрим сың, мин бит ципка бәләгән кычык кебек, фирмыны, сыйрларны калдырып кайа баралам.

Цүмәлә астында тыскан үлми -  

Төрдәше: Кибән астында тычкан үлмәс, ир куенында кыз үлмәс. 

Мәзәкчәсе: Бер зур гәүдәле таза йегет кечкенә генә бер кызга үләнде. Туй wакытында кунакларның берсе маскар итеп алардан: “Берегез бик зур, икенцегез бик кецкенә, ницек йәшәрсез икән”, – дип сыраган. Йегет сүз башлаганцы, кыз: ”Цүмәлә астында тыскан үлми ул”, – дип йаwап та кайтарган.

Ын йаларга эрәнгән кычыкны тирмәннән кусаң да китми – 

ниндидер эшкә күнгән кешене ул эшеннән аеру кыен икәнне күрсәтә. 

Төрдәше: Тегермән ташы яларга өйрәнгән эт яламый тора алмый; Тегермән ялаган эт яламый торалмый. 

Мин эшкә иртә барып сың кат'ырга эрәнгән, хазер да шылай йерим, ын йаларга эрәнгән кычыкны тирмәннән кусаң да китми диләр бит.


Эт кырсагына сары май йарамый – 

кемгәдер җилдән килгән малның файдага булмавына, шулай ук ризыкның ярамавына ишарә. 

Төрдәшләре: Эт авызына сары май ярашмас; Эт корсагына сары май килешмәс. 

Кицә аларга Бакудан пасылкы килгән, ниндидер йимешләр ашап касталанган да, беген үзен бал'ницка алып киткәннәр, эт кырсагына сары май йарамый дигән сүзгә бу йакшы мисал инде.

Күбрәк мәгълүматны Исемнәр ресурсыннан карагыз