Book header 530x226

Татар диалектлары. Мишәр диалекты

Татар теленең шивәләрен беренче буларак рус галиме А.Г.Бессонов классификацияли. Хәзерге  классификациянең итеп күренекле телче Җ.Вәлидинең (1927) классификациясе алынган. Бу система Л.Җәләйнең 1938, 1947 елларда язылган хезмәтләрендә берникадәр үзгәртелә һәм анкландырыла. 1958 елдан диалектларны лингвистик, география методын кулланып өйрәнәлү башланды һәм нәтиҗәдә элек өйрәнелгән сөйләшләрнең чикләре ачыклана төште, әлегә кадәр билгеле булмаган сөйләшләр өйрәнелде, элек монографик планда өйрәнелгәннәре тагы да җентекләбрәк тикшерелде, күп кенә борынгы күренеәләрнең, фактларның татар телендә яшәп килгәнлеге беленде. Диалектларның телдә тоткан урынын, аларның әдәби телнең үсешендә уйнаган ролен билгеләү дә әһәмиятле нәтиҗәләрнең берсе булып исәпләнергә тиеш.
Әдәби телнең нигезен урта диалект тәшкил итә. Татар теле өч диалектка бүленә: урта диалект, көнбатыш диалекты һәм көнчыгыш диалекты. Бу диалектларның һәрберсе берничә сөйләшне берләштерә. Әдәби тел үзенең фонетик һәм лексик төзелеше белән урта диалектка якын торса, аның морфологик төзелеше мишәр диалектына якын.

Мишәр диалектын тәшкил иткән сөйләшләр
Сергач сөйләше (Нижегородски өлкәсе)
Чистай сөйләше (Татарстан һәм Чувашия)
Мәләкәс, хвалын (Ульяновск өлкәсе)
Темников, ләмбрә сөйләшләре (Мордовия)
Кузнецк сөйләше (Пенза һәм Саратов өлкәләре)
Мордва-каратай сөйләше (Татарстан)
Байкыҗаш сөйләше (Башкортостан)

Мишәр диалекты һәм аның сөйләшләрен, әдәби телдән аермалы буларак, түбәндәге үзенчәлекләр хас.
Фонетика өлкәсендә
А) ачык, иренләштерлемәгән а сызыгын куллану, мәмәлән бал – әд. Ба о л, тар – әд. Та о р, ал – әд. а ол
Ә) кайбер сузыкларны алдарак, нечкәртебрәк әйтү
Б) кайбер сөйләшләрдә дифтонгоидлар булу: күөп – күп, күөмер – күмер, уорман – урман, кыош – кош
В) кайбер дифтонгларны монофтонглаштыру: кан`а – әд. Кайна, бәлә – бәйлә, күлә – көйлә, чү – чөй, кор`ок, курик – крйрык
Г) тирән тел арты авазлары қ, ғ, х, ң урынына тел арты авазлары к, г, х, ң куллану: кар  - әд. қар, кул – қул, хат – хат, хәл – хәл
Д) гарәп теленнән кергән сүзләрнең башындагы тирән тел арты тартыгы ғ төшү: ал`ам – әд. Галәм, үмер – гомер, айып – гаеп,
Е) сүз башында й-ләштерү: йул – әд. юл, йил – җил, йир/йер – җир
Ж) бер төркем сөйләшләрдә ч › ц күренеше: кецкенә – кечкенә, кацы – кайчы, цәц – чәч
З) ч-җ тартыклары кагыйдә буларак – аффрикаталар

Морфология өлкәсендә үзенчәлекләрдән аеруча характерлылары түбәндәгеләр:
А) кеше исемнәрен кыскартып, аларга кечерәйтү кушымчалары ялгау: Хайрук – Хайрулла, З`агук – Заһидә, Л`атук – Латифә
Ә) вакыт рәвешләрен ката һәм озон сүзләре ярдәмендә ясау: кышката – кыш буе, йазката – яз буе, көзката – көз буе, көнөзөн, көнозын – көн буе
Б) теләк фигылен –гы келәү (бар-гым кели, кил-гем кели) яки –ма+келәү (бар-ма келим, кил-мә келим) конструкцияләре ярдәмендә ясау
В) хәзерге заман хикәя фигыльнең өченче зат берлегендә, борынгы кушымчаны салап сөйләү: ул бара-дыр – ул бара, ул килә-дер – ул килә
Г) кабатлаулы фигыльләрне –гакла, -гәклә кушымчасы белән ясау: бар-гакла – баргала, кил-гәклә – килгәлә
Моннан тыш, кайбер сөйләшләрдә билгесез үткән заманның 1-2 зат формалары –ган кушымчасы белән түгел, бәлки –ып кушымчасы ярдәмендә ясала (барыпмын – барганмын, барыпбыз - барганбыз); боерык фигыльнең 2 зат формасы –гыч, -геч кушымчасы белән ясала (баргын – бар, килген - кил). Бул фигыленнән –дач кушымчасы ярдәмендә ясалган борынгы сыйфат фигыльнең кулланылуы турында әтйеп китү дә урынлы булыр: килен булдач – килен тиешле, кан`на булдач – каенана тиешле, кийәү булдач – кияү тиешле

Күбрәк мәгълүматны Әйтелеш һәм дөрес язу ресурсыннан карагыз