Books

Эш хатлары. Мәгълүмати хат

Эш хатлары - идарә итү документларының аралашу чарасы буларак файдаланыла торган зур төркемнең гомумиләштерелгән исеме. 

Хатның эчтәлеге ике өлештән тора. Беренчесендә документны язарга этәргән сәбәпләр күрсәтелә, икенчесендә документның ни өчен язылуын аңлаткан төп өлеше бәян ителә. Хатлар махсус билгеләнгән бланкка язылалар.
Учреждение, оешмадан читкә китә торган хатлар ике төркемгә бүленә: инициативалы һәм җавап хатлары. Моннан тыш теркәп җибәрелүче хатлар, хәбәр хатлары, раслау хатлары, искәртмә (гарантия хатлары, мәгълүмати хатлар, котлау хатлары) һ.б. да була.



Мәгълүмати хат
Мәгълүмати хат - адресатка мәгълүмат рәсми рәвештә җиткерелә. Мәгълүмати хатлар бер оешма тарафыннан башка оешмаларга яки бүлекләргә җибәрелә.
Максатка бәйле мәгълүмат җентекле, тулы, кыска булырга мөмкин. Мәгълүмати хат хат укучыда кызыксыну уятмаса, җавап бирүне сорамый. Мәгълүмати хат эчтәлегендә тәкъдим, чакыру һәм киңәш тә булырга мөмкин. Әгәр дә мәгълүмати хатка чакыру, нинди дә булса чара программасы, реклама буклеты һ. б. беркетелсә, ул теркәп җибәрелә торган хат функциясен башкарырга да мөмкин.


Казан шәһәре

Башкарма комитеты структур

бүлекчәләре җитәкчеләренә

Татарстан Президенты каршындагы дәүләт хезмәте институты үткәрә торган "Дәүләт һәм Муниципаль идарә" программасы буенча һөнәри әзерлек курслары 2014 нче елның 1 маеннан 2014 нче елның 14 июненә кадәр һәр көнне сәг. 9.00-17.00 кадәр үтәчәк.


Адрес: Казан шәһәре, Кремль ур. 6/20 (110 ауд.).

Җитәкче А.Р.Галимов

Күбрәк мәгълүматны Язу буенча киңәшләр ресурсыннан карагыз