Kalfak 20530x226

Татар халык ашлары. Пешерәбез, сыйлыйбыз... Пәрәмәч

Татар халкының милли ризыклары бик күп. Алар арасында пәрәмәч аерым урынны алып тора. Тәмле дә, туклыклы да булган әлеге төр ризыкны әби-бабайларыбыз да бик яратып пешергән. Майда да, мичтә дә пешерәләр аны. Ничек пешерсәң дә, телеңне йотмалы була.
Рецептын сезнең белән дә бүлешәбез.


Шигырь. “Пәрәмәч...” Шәүкәт Галиев
Бүген минем туган көн,
Бәйрәм була торган көн.
Сорады әни иртән:
-нәрсә пешерим икән?
-Пәрәмәч, - диде әти,
-Бәлеш ,- диде дәү әни.
Ә мин киттем камырга,
Ашханәдән алырга.

Артканнан – арта барып,
Камыр чыга кабарып!
Тиз генә этәм –төртәм,
Савыт эченә кертәм.
Ә камыр гүя тере-
Килә дә чыга кире!
Ул үзе шундый үзле,
Үзе шундый үзсүзле;

Шигырь. “Мин әнигә булышам"  Әзһәр Габиди

Әни пәрәмәч пешерә
Вак итеп, тәмле итеп:
Без табында чәй эчәбез
Бергәләп, тәмле итеп.
Мин дә булыштым әнигә
Пәрәмәчләр ясарга.
Үзең эшләгәч, тәмле ул –
Кирәк эшләп ашарга!

Җылытырга – warm up
Салырга – put
Болгатарга – mix
Камыр басарга  –  knead the dough
Капларга – cover
Калдырырга – leave
Иттарткыч аша чыгарырга  – mince
Җәяргә – roll the dough
Бөгәргә – fold
Кыздырырга – fry
Сарыгырга – drain
Торырга – stay


Камыр: 2 стакан сөт
1 йомырка
Эчлек: 1 кг ит фаршы
1 суган
он
тәменчә тоз һәм борыч
үсемлек мае

Сөтны җылытабыз, чүпрә салабыз һәм болгатабыз.
Тоз, йомырка, он салабыз һәм камыр басабыз.
Тастымал белән каплап, 20-30 минутка кабарырга калдырабыз.
Әзер фарш булмаса, аны иттарткыч аша чыгарабыз. Фарш булса, суган, тоз, борыч салып болгатабыз.
Әзер камырны җәябез һәм якынча 50 г булган камыр кисәкләре алып җәябез.
Җәймәләр өстенә ит салабыз һәм уртада тишек калырлык итеп камырны бөгәбез.
Әзер пәрәмәчләрне уртача зурлыктагы май салынган табакта ике яклап кыздырабыз.
Пәрәмәчләрнең бераз мае сарыксын өчен тастымал куелган савытка салып торабыз.

Күбрәк мәгълүматны Фигыльләр ресурсыннан карагыз