Syntax thumbnail 315x190

Синтаксис терминнары

Аергыч - җөмләнең предмет төшенчәсен атый торган кисәгенә ияреп, шул предметларның билгесен, санын һәм кемгә (нәрсәгә) каравын белдерә торган иярчен кисәк.
Аергыч тезем - санау бүлеге аергычлардан яки аергыч җөмләләрдән тора торган тезем.
Аерылмыш - аергыч буйсынган сүз.
Аерымланган кисәкләр - язуда тыныш билгеләре белән аерыла торган кисәкләр.
Актуаль киәкләр - сөйләм предметын һәм сөйләм яңалыгын белдерә торган сүзләр.
Аналитик кушма җөмлә - иярчен җөмләсе баш җөмләгә аналитик чара ярдәмендә бәйләнгән һәм формасы белән гади җөмләгә охшаган иярченле кушма җөмлә.
Аныклагыч - ияртүче кисәктән соң килеп, аңа аныклык кертә торган иярчен кисәк.
Аныклагыч тезем - санау бүлеге аныклагычлардан яки аныклагыч җөмләләрдән тора торган тезем.
Аныклаулы мөнәсәбәт - иярүче сүзнең ияртүче сүзгә өстәмә аныклык бирүе.
Баш җөмлә - иярченле кушма җөмләдә иярчен җөмләне ияртеп килгән җөмлә.
Башкарылу - ияртүче сүзнең иярүче сүзнең нинди дә булса бер килеш формасын алуын яки кайсы да булса бер бәйлек белән килүен таләп итүе.
Бер составлы җөмлә - җөмләнең барлык кисәкләре дә бер генә баш кисәк янына оешып беткән җөмлә.
Бер составлы исем җөмлә - баш кисәге исем яки исемләшкән башка сүзләр белән бирелгән һәм әйберләрнең, билгеләрнең яки төрле күренешләрнең исемнәрен атау юлы белән аларның булу-булмауларын хәбәр итә торган җөмлә.
Бер составлы фигыль җөмлә - баш кисәге фигыль һәм процесс белдерә торган башка сүзләр белән бирелгән җөмлә.
Бер-бер артлы иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә - иярчен җөмләләре баш җөмләгә бер-бер артлы ияреп килгән кушма җөмлә.
Берничә төр иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә - берничә төр бәйләнеш бергә кулланылган кушма җөмлә.
Билгеле үтәүчеле җөмлә - баш кисәктән аңлашылган процессның үтәүчесе конкрет билгеле булган бер составлы җөмлә.
Билгесез үтәүчеле җөмлә - баш кисәктән аңлашылган процессның үтәүчесе конкрет билгеле бумаган җөмлә.
Боеру җөмлә - сөйләүченең боеруын, үтенүен, чакыруын, киңәшен белдерә торган җөмлә.
Вакыт тезем - санау бүлеге вакыт хәлләреннән яки вакыт җөмләләрдән тора торган тезем.
Вакыт хәле - процессның үтәлү вакытын яки билгенең булу-булмау вакытын белдерә торган иярчен кисәк.

Гади җөмлә - бер генә хәбәрлектән торган җөмлә. Гади кушма җөмлә - ике җөмләдән торган кушма җөмлә. Гади сүзтезмә - ике генә мөстәкыйль сүздән торган сүзтезмә. Гади хәбәр - бер генә сүз белән белдерелгән хәбәр.
Гомумиләштерүче сүз - тиңдәш кисәкләрнең барысын бергә җыеп, гомумиләштереп әйтә торган кисәк.
Грамматик бөтенлек - тексттагы мөстәкыйль җөмләләрнең, абзацларның грамматик чаралар белән бәйләнүе.
Диалог - ике яки берничә кешенең үзара сөйләшүе формасында бирелгән туры сөйләм.
Җәенке җөмлә - иярчен яисә модаль кисәкләр файдаланылган җөмлә.
Җөмлә - сөйләмнең фикерне, кичерешне һәм ихтыярны хәбәр итә һәм сөйләүченең чынбарлыкка мөнәсәбәтен белдерә торган иң кыска берәмлеге.
Җөмләнең модаль кисәкләре - сөйләүченең чынбарлыкка, тыңлаучыга, җөмлә эчтәлегенә, төзелешенә мөнәсәбәтен белдерә торган кисәк.
Җөмләнең модальлек белдерүе - сөйләүченең чынбарлыкка, тыңлаучыга, сөйләмгә мөнәсәбәт белдерүе.
Җөмләнең парадигмасы - билгеле бер гомуми мәгънә тирәсенә тупланган синтаксик формалар системасы.
Җөмләнең хәбәрлек белдерүе - фикерне, кичерешне һәм ихтыярны хәбәр итүе, ягъни аларны чынбарлыктан алып чынбарлыкка төбәп әйтүе.
Җыйнак җөмлә - баш кисәкләрдән генә торган, иярчен кисәкләре, модаль кисәкләр булмаган җөмлә.
Инкяр җөмлә - нәрсәне булса да инкяр итә торган җөмлә.
Интонация - сөйләгәндә тавышның төрлечә хәрәкәте.
Ирекле сүзтезмә - кирәк булганда гына, ягъни сөйләм барышында гына ясалган һәм кисәкләре арасында реаль мәгънә мөнәсәбәте югалмаган сүзтезмә.
Исем хәбәр - фигыльдән кала башка сүз төркемнәре белән белдерелгән
хәбәр.


Ия - җөмләдә баш килештәге сүз белән бирелеп, хәбәрне үзенә ияртә торган грамматик бәйсез кисәк.
Ия тезем - санау бүлеге ияләрдән яки ия җөмләләрдән тора торган тезем.
Ияртүле бәйләнеш - сүзләрнең бер-берсенә буйсынып килүе.
Иярчен аергыч җөмлә баш җөмләнең аергычы урынында килә яисә баш җөмләдә мөнәсәбәтле сүз белән бирелгән аергычның конкрет эчтәлеген тәшкил итә.
Иярчен аныклагыч җөмлә баш җөмләдән аңлашылган төшенчәне, фикерне өстәмә аныклап килә.
Иярчен вакыт җөмлә баш җөмләнең вакыт хәле урынында килә яисә баш җөмләдә мөнәсәбәтле сүз белән бирелгән вакыт хәленең конкрет эчтәлеген тәшкил итә.
Иярчен җөмлә - иярченле кушма җөмләдә баш җөмләгә ияреп, буйсынып килгән җөмлә.
Иярчен ия җөмлә баш җөмләнең иясе урынында килә яисә баш җөмләдә мөнәсәбәтле сүз белән бирелгән иянең конкрет эчтәлеген тәшкил итә.
Иярчен кереш җөмлә җөмләнең, яисә аның кисәгенең эчтәлеген кайсы яктандыр өстәмә рәвештә аныклап, комментарий биреп килә.
Иярчен кире җөмлә баш җөмләнең кире хәле урынында килә яисә баш җөмләдә мөнәсәбәтле сүз белән бирелгән кире хәленең конкрет эчтәлеген тәшкил итә.
Иярчен күләм җөмлә баш җөмләнең күләм хәле урынында килә яисә баш җөмләдә мөнәсәбәтле сүз белән бирелгән күләм хәленең конкрет эчтәлеген тәшкил итә.
Иярчен максат җөмлә баш җөмләнең максат хәле урынында килә яисә баш җөмләдә мөнәсәбәтле сүз белән бирелгән максат хәленең конкрет эчтәлеген тәшкил итә.
Иярчен рәвеш җөмлә баш җөмләнең рәвеш хәле урынында килә яисә баш җөмләдә мөнәсәбәтле сүз белән бирелгән рәвеш хәленең конкрет эчтәлеген тәшкил итә.
Иярчен сәбәп җөмлә баш җөмләнең сәбәп хәле урынында килә яисә баш җөмләдә мөнәсәбәтле сүз белән бирелгән сәбәп хәленең конкрет эчтәлеген тәшкил итә.
Иярчен тәмамлык җөмлә баш җөмләнең тәмамлыгы урынында килә яисә баш җөмләдә мөнәсәбәтле сүз белән бирелгән тәмамлыкның конкрет эчтәлеген тәшкил итә.
Иярчен урын җөмлә баш җөмләнең урын хәле урынында килә яисә баш җөмләдә мөнәсәбәтле сүз белән бирелгән урын хәленең конкрет эчтәлеген тәшкил итә.
Иярчен хәбәр җөмлә баш җөмләнең хәбәре урынында килә яисә баш җөмләдә мөнәсәбәтле сүз белән бирелгән хәбәрнең конкрет эчтәлеген тәшкил итә.
Иярчен шарт җөмлә баш җөмләнең шарт хәле урынында килә яисә баш җөмләдә мөнәсәбәтле сүз белән бирелгән шарт хәленең конкрет эчтәлеген тәшкил итә.
Иярчен кисәк - төгәлләүле һәм аныклаулы мөнәсәбәткә кергән сүзләрнең иярүчесе.
Иярченле кушма җөмлә - аерым җөмләләре ияртү юлы белән бәйләнгән җөмлә.


Күбрәк мәгълүматны Синтаксис ресурсыннан карагыз