10 20kb 20punctuation1

Синтаксис терминнары. Икенче өлеш


Катлаулы кушма җөмлә - икедән артык җөмләдән торган кушма җөмлә.
Катлаулы сүзтезмә - икедән артык мөстәкыйль сүздзән торып, гади сүзтезмәләргә таркалмый торган сүзтезмә.
Катнаш кушма җөмлә - аерым җөмләләрнең бер төрләре үзара ияртүле юл белән бәйләнеп, икенче төрләре тезүле юл белән бәйләнгән катлаулы кушма җөмлә.
Кереш сүз - сөйләүченең сөйләм эчтәлегенә, төзелешенә һәм сөйләм обстановкасына мөнәсәбәтен белдерә торган сүз.
Ким җөмлә - контекст, обстановка, мимика һәм жестлардан аңлашыла торган кисәге яки сүз формасы кулланылмаган җөмлә.
Кире тезем - санау бүлеге кире хәлләр яки кире җөмләләр белән бирелгән тезем.
Кире хәл - ияртүче кисәктәе аңлашылган процессның киресе булачагын белдерә торган иярчен кисәк.
Кушма җөмлә - берничә хәбәрлектән торган җөмлә.
Кушма җөмләнең компонентлары - кушма җөмлә составындагы гади җөмләләр.
Кушма хәбәр - грамматик мәгънәләре ярдәмлек сүзләр белән бирелгән
хәбәр.

Күләм хәле - процессның яки билгенең күләмен, дәрәҗәсен белдерә торган иярчен кисәк.
Күп иярченле кушма җөмлә - икедән артык җөмлә үзара ияртү юлы белән бәйләнгән кушма җөмлә.
Күп тезмәле кушма җөмлә - икедән артык җөмлә үзара бары тезү юлы белән генә бәйләнгән кушма җөмлә.
Күтәрелмә тезем - иң элек төп бүлек, аннан соң күтәрелә бара торган интонация белән санау бүлеге әйтелә торган тезем.
Күтәрелүче интонация - әкренләп күтәрелә бара һәм үзенең иң югары ноктасында кинәт туктап кала торган интонация.
Кыек сөйләм - үзгәртелеп кулланылган чит сөйләм.
Кыек тәмамлык - процесс турыдан-туры кагылмый торган әйберне, затны белдергән тәмамлык.
Логик басым - җөмләдә мәгънәсе буенча иң әһәмиятле сүзгә төшә торган басым.
Макротекст - өйрәнү өчен алынган зур текст.
Максат тезем - санау бүлеге максат хәлләреннән яки максат җөмләләрдән тора торган тезем.
Максат хәле - процессның үтәлү-үтәлмәү, билгенең булу-булмау максатын белдерә торган иярчен кисәк.
Микротекст - өйрәнү өчен алынган күләме ягыннан кечкенә текст.
Модальлек - сөйләүченең чынбарлыкка мөнәсәбәте.
Монолог - персонажның үз-үзенә, башка берәүгә яисә халыкка мөрәҗәгать ителгән сөйләме.
Номинативлык - сүзләрнең һәм сүзтезмәләрнең атау функциясе.
Өлешчә инкарь җөмлә - хәбәрдән башка нинди дә булса бер кисәге белдергән төшенчә инкарь ителгән җөмлә.
Өстәлмә - мәгънәсенә ныграк игътибар иттерү өчен, төп җөмлә ахырына чыгарылган һәм аерым җөмлә интонациясе белән әйтелгән сүз яки сүзтезмә.
Прагматик мөнәсәбәт - сөйләм семантикасының тыңлаучыга мөнәсәбәте.
Предикат - алынган төшенчә турында әйтелгән яңалык. Пропозиция - берәр эш-хәл турында хәбәр итү.
Пунктуация - тыныш билгеләрен кую турындагы кагыйдәләр җыелмасы. Раслау җөмлә - нәрсәне дә булса раслый торган җөмлә. Рәвеш тезем - санау бүлеге рәвеш хәлләреннән яки рәвеш җөмләләрдән тора торган тезем.
Рәвеш хәле - процессның ничек һәм ни рәвешле үтәлүен яисә нинди дә булса бер хәлнең яки билгенең билгесен, сыйфатын белдерә торган иярчен кисәк.
Редупликация күренеше - сүзләрне кабатлап куллану.
Реплика - диалог эчендә аерым кеше сүзләре.
Референция - сөйләм семантикасының чынбарлыкка мөнәсәбәте.
Риторик сорау җөмлә - җавап таләп итми торган, бары тик формасы ягыннан гына сорау җөмләләргә кертелә торган сорау җөмлә.


Сәбәп тезем - санау бүлеге сәбәп хәлләреннән яки сәбәп җөмләләрдән тора торган тезем.
Сәбәп хәле - процессның үтәлү-үтәлмәү яки билгенең булу-булмау сәбәбен белдерә торган иярчен кисәк.
Семиотика - нинди дә булса бер хәбәргә ия булган билгенең төзелешен һәм кулланылышын гомумән алып өйрәнә торган методологик фән.
Синтагма - сөйләмнең бер-берсеннән паузалар һәм башка ритмомелодик чаралар белән аерыла торган мәгънәле кисәк.
Синтаксик фразеологизмнар - сүзләр бәйләнешенең хәзерге нормаларына сыймый торган сүзтезмәләр һәм җөмләләр.
Синтаксис - телнең сөйләм төзелешен өйрәнә торган фән.
Синтетик кушма җөмлә - иярчен җөмләсе баш җөмләгә синтетик чара ярдәмендә бәйләнгән һәм формасы белән гади җөмләгә охшамаган иярченле кушма җөмлә.
Сорау җөмлә - нинди дә булса сорауны белдерә торган җөмлә. Сөйләм - телнең хәрәркәттәге чагы, аралашу ысулы. Сөйләм адресаты - тыңлаучы. Сөйләм субъекты - сөйләүче.
Сөйләмнең модальлеге - сөйләмнең чынбарлыкка сөйләүче мөнәсәбәтен белдерергә сәләтле булуы.
Сөйләмнең хәбәрлеге - сөйләмнең яңалык хәбәр итәргә сәләтле булуы. Субъект - аның турында ниндидер яңалык әйтү өчен алынган төшенчә.
Сүз җөмлә - җөмләнең традицион кисәкләренә туры килеп бетми һәм башка кисәкләрне ияртеп җәенкеләнә алмый торган сүзләрдән оешкан җөмлә.
Сүзтезмә - ике яки берничә мөстәкыйль сүзнең төгәлләүле мөнәсәбәткә керүе нәтиҗәсендә ясалган һәм төгәлрәк төшенчәне белдерә торган төзелмә.
Тәмамлык - җөмләнең процесс белдерә торган сүз белән бирелгән теләсә кайсы кисәгенә ияреп, процессның (яки билгенең) объектын, үтәүчене яки нинди дә булса бер хәл кичерә торган әйберне (затны) һ.б. мәгънәләрне белдерә торган иярчен кисәк.
Тәмамлык тезем - санау бүлеге тәмамлыклардан яки тәмамлык җөмләләрдән тора торган тезем.
Тезем - тиңдәш кисәкләре яки тиңдәш җөмләләре күп булу аркасында бик нык җәенкеләнгән гади яки кушма җөмлә.
Тезмә кушма җөмлә - аерым җөмләләре үзара тезү юлы белән бәйләнгән кушма җөмлә.
Тезмә хәбәр - фразеологик яки бу очракта аерым кисәкләргә таркалмый торган синтаксик сүзтезмә белән бирелгән хәбәр.
Тезүле бәйләнеш - сүзләрнең бер-берсенә буйсынмыйча, үзара тигез хокукта килүләре.
Тезүле тезем - санау бүлеге төп бүлеккә тезү юлы белән генә бәйләнгән
тезем.
Текст - өйрәнү өчен алынган, эчтәлек һәм структур яктан оешкан тоташ сөйләм.
Текст композициясе - текстның билгеле бер эзлеклелектәге план белән оештырылуы.
Тел - аралашу коралы.
Теркәгечле тезмә кушма җөмлә - компонентлары теркәгечләр аша бәйләнгән кушма җөмлә.
Теркәгечсез тезмә кушма җөмлә - компонентлары интонация аша бәйләнгән кушма җөмлә.
Тиңдәш иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә - ике яки
икедән артык иярчен җөмлә бер баш җөмләгә ияреп килеп, ул җөмләләр үзара тиңдәш булган кушма җөмлә.
Тиңдәш кисәкләр - нинди дә булса бер кисәккә караган һәм шул кисәккә карата бер үк мәгънә мөнәсәбәтендә торган кисәкләр.
Тиңдәш түгел иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә - ике яки икедән артык иярчен җөмләнең баш җөмләне төрле яктан ачыклап килүе.
Тойгы басымы - көчле тойгы белән әйтелгән җөмләләрдә аерым сүзләргә төшә торган басым.
Тойгылы боеру җөмлә - формасы белән боеру җөмләгә охшаган, ләкин боеру төрле тойгыларга, эчке кичерешләргә бай булган җөмлә.
Тойгылы җөмлә - көчле тойгы белән әйтелә торган җөмлә.
Тойгылы сорау җөмлә - формасы белән сорау җөмләгә охшаган, ләкин төрле тойгыларны, кичерешләрне белдерә торган җөмлә.
Тойгылы хикәя җөмлә - формасы белән генә хикәя җөмләгә охшаган, ләкин нинди дә булса күренешне зур тойгы белән хәбәр итә торган җөмлә.
Төгәлләүле мөнәсәбәт - иярүче сүзнең ияртүче сүздән аңлашылган әйберне (төшенчәне) шуңа охшаган башка әйберләрдән (төшенчәләрдән) аерып, конкретлаштырып килүе.
Төшмә тезем - иң элек санау бүлеге, аннан соң төп бүлек килгән тезем.
Төшүче интонация - үзенең югары ноктасыннан әкренләп төшеп бара торган интонация.
Тулы җөмлә - мәгънә тулылыгы өчен кирәк булган барлык җөмлә кисәкләре дә файдаланылган җөмлә.
Тулы интонация - күтәрелү өлеше, югары ноктасы һәм төшү өлеше булган интонация.
Туры сөйләм - үзгәртелмичә кулланылган чит сөйләм.
Туры тәмамлык - процесс турыдан-туры кагыла торган әйберне, төшенчәне белдергән тәмамлык.
Уртак сөйләм - автор һәм персонаж (чит кеше) өчен уртак сөйләм.
Урын тезем - санау бүлеге урын хәлләреннән яки урын җөмләләрдән тора торган тезем.
Урын хәле - процессның яки билгенең булу яки юнәлү урынын белдерә торган иярчен кисәк.
Фигыль хәбәр - фигыль белән генә белдерелгән хәбәр.
Фраза басымы - бер яки мәгънә ягыннан бәйләнгән берничә сүзне (синтагманы) бер басым белән әйтү.
Фразеологик сүзтезмә - кисәкләре арасындагы реаль мәгънә мөнәсәбәте югалган һәм шуның нәтиҗәсендә ныгып калган сүзтезмә.
Хәбәр - җөмләнең ия турында хәбәр итә һәм аңа грамматик буйсына торган баш кисәк.
Хәбәр тезем - санау бүлеге хәбәрләрдән яки хәбәр җөмләләрдән тора торган тезем.
Хәбәрлек - сөйләмнең хәбәр итү үзенчәлеге.
Хәбәрлекле мөнәсәбәт - иярүче сүзнең (хәбәр) ияртүче сүз (ия) белдергән төшенчә турында нинди дә булса бер яңалык хәбәр итүе.
Хәл - җөмләнең фигыль, сыйфат, рәвеш һәм процесс белдерә торган башка сүзләр белән бирелгән кисәгенә ияреп, процессның яки билгенең билгесен яисә процессның үтәлү рәвешен, вакытын, урынын, юнәлешен, максатын, сәбәбен, шартын, күләм-дәрәҗәсен белдерә торган иярчен кисәк.
Хикәя җөмлә - чынбарлыкта булган күренешләр, әйберләр турында хәбәр итә торган җөмлә.
Хөкемләүнең предикатын белдерә торган сүз - логик басым төшә торган сүз, ягъни тыңлаучы өчен яңа төшенчә.
Цитата - язма әсәрләрдән алынган туры сөйләм.
Чит сөйләм - тест эченә килеп кергән башка кеше сүзләре.
Чын сорау җөмлә - җавап таләп итә торган сорау җөмлә.
Чынбарлык - фәлсәфи мәгънәдә кеше аңыннан тыш реаль яши торган күренешләр.
Шарт тезем - санау бүлеге шарт хәлләреннән яки шарт җөмләләрдән тора торган тезем.
Шарт хәле - ияртүче кисәктән аңлашылган процессның үтәлү-үтәлмәвенә шарт булып килгән процессны белдерә торган иярчен кисәк.
Эндәш сүз - сөйләм төбәлгән затны, әйберне белдерә торган сүз.
Эндәшле тезем - санау бүлеге эндәш сүзләрдән генә торган тезем.
Янәшәлек - хәл фигыль, шарт фигыль, сыйфат фигыль кушымчалары, кайбер сыйфат һәм рәвеш ясагыч кушымчалар, тартым кушымчасы, мөнәсәбәтле сүзләр, ияртүче теркәгечләр, сүз тәртибе, интонация, янәшә тору һәм лексик мәгънә аша бәйләнеш.
Ярашу - иярүче сүзнең үзенең формаларын ияртүче сүз формасына карап яраштыруы.

Күбрәк мәгълүматны Синтаксис ресурсыннан карагыз