Татар телендә тыныш билгеләре

           


          Тыныш билгесен куюның киң кулланыш алган төп принциплары  башка телләрдәге кебек үк татар телендә дә үзенә ныклы җирлек таба һәм, аларга таянып, телебезнең грамматик төзелешен ачык чагылдырган пунктуацион кагыйдәләр дә гамәлгә кертелә.


          Тыныш билгеләрен кую сөйләм закончалыкларына нигезләнә, шуның өчен, беренче җирлек итеп, синтаксик төзелешен принцибын алалар. Бу принцип, бер система буларак, синтаксисның буеннан буена килә. Җөмлә ахырында куела торган нокта, сорау, өндәү билгеләре, аерымланган кисәкләр янында өтер, кушма җөмләнең компонентлары арасындагы сызык, ике нокта билгесе һәм башка тамгалар – барысы да шушы принцип җирлегендә куела. Сөйләмнең кәгазьдәге чагылышы, шул төзелешкә таянып, тиешле тыныш билгесен куюны таләп итә. Кулына каләм алган кеше, язуда фикерер төрле вариантларда формалаштырып бирергә үзен ирекле санаса да, кәгазьгә төшкән җөмләдә, сөйләм төзелеше нормаларына карап, тыныш билгесен инде үз урынына куярга тиеш була.


          Җөмләнең иярчен кисәкләре янына тыныш билгесе куюның аерым очракларын гына алыйк. Фигыль белән  - хәл фигыль, сыйфат фигыль, исем фигыль, боерык фигыль һәм шарт фигыль) белдерелгән хәл кисәк, үзе ияргән сүзгә янәшә тормаса, язуда тыныш билгесе белән аерымлана:
Планны яхәы сыйфат белән арттырып үтәгән өчен, бер айны да премия бүлешмичә калганыбызны хәтерләмим. (Ф.Хөсни).
Талип, кайнарланып, урыныннан купты. (М.Хәбибуллин)


         Шушы ук кагыйдә синтетик иярчен хәл җөмләләргә карата да кулланыла һәм телебездә бик ачык бер эзлекләлек барлыкка килә:                                 Каюм шәһәрдән Кигәвенле авылына кайтып килгәндә, аның күңеле гел күтәренке булды. (Ш.Камал)
Яктылык арта барган саен, Галина Петровнаның күңелендә урынныннан тору, тәрәзәдән карау теләге үскәннән-үсте. (Г.Әпсәләмов)      Биредә синтетик иярчен җөмләнең хәбәре баш җөмләдәге аны ияртүче сүз белән янәшә тормый, шуңа күрә иярченҗөмләдән соң тыныш билгесе куелган.

         Әйтелгәннәрнең киресе буларак, хәл кисәк яисә синтетик иярчен җөмләнең хәбәре үзләрен иярткән сүз белән янәшә килсәләр, алар арасына бернинди дә тыныш билгесе куярга безнең хакыбыз юк: Кайтып керсә зарлана торган иде (М.Хәбибуллин)




Телебездәге пунктуацияне хәл итүдә икенче нигез семантик принцип исеме белән йөртелә.
Сөйләмдә мәгънә сөрешенә зарар килмәсен, бер үк язылыштагы төзелмәләрне ике төрле аңлау булмасын, ягъни синтаксик омоним килеп чыкмасын өчен, менә шушы нигезне искә алырга туры килә. Җөмләнең төзелеше ягыннан бернинди дә тыныш билгесе куелмаска тиеш булса да, синтаксик омонимнан (ике төрле мәгънәдән) котылырга теләп, ул урынга тыныш билгесе куябыз. Менә түбәндәге мисалда шуны истә тотып, юлбарыс шикелле дигән хәл кисәктән соң өтер куябыз:
Чишмәне калдырып,
Атына атланды,
Юлбарыс шикелле,
Дошманга ташланды. (М.Җәлил)

Тыныш билгесе куймасак, дошманга юлбарыс шикелле ташлану урынына юлбарыс шикелле дошман сурәте килеп чыккан булыр иде.
Бер үк җөмләдә аерымланган ике хәл килеп, аның берсе янына тыныш билгесен куймый калдыру да шушы принципны күз алдында тота:
Ялгыз калып ачтан үлмәс өчен,
Күмәк тормыш җирдә төзиләр. (Һ.Такташ)


Ялгыз калып әйләнмәсе бу очракта өтер белән аерылмый.
Тыныш билгеләрен куюда өченче принцип  - интонацион принцип та катнаша. Әйтик, тавыш төшеп киткән һәм зур пауза урынына нокта куела; тавыш төсмере буенча өндәү һәм сорау билгеләре куябыз. Эндәш сүз өтер белән аерыла, әмма көчле тойгы белән әйткәндә, аннан соң өндәү билгесе кеула. Ләкин интонацион принцип синтаксик (грамматик), мәгънәви принципларның өстәмәсе буларак яши: пауза булган һәр урында тыныш билгесе куелмый һәм, киресенчә, тыныш билгесе куелу һәр урында да пауза белән беркетелми.
Ахыр чиктә интонация үзе теге яки бу синтаксик төзелешнең һәм мәгънәнең нәтиҗәсе булып килә.

“Татар телендә тыныш билгеләре” китабы буенча. Ф.Сафиуллина, С.Ибраһимов, Э.Вафина. Казан, 1985

Күбрәк мәгълүматны Язу буенча киңәшләр ресурсыннан карагыз