Book header 530x226

Татар диалектлары. Урта диалект

Татар теленең шивәләрен беренче буларак рус галиме А.Г.Бессонов классификацияли. Хәзерге  классификациянең итеп күренекле телче Җ.Вәлидинең (1927) классификациясе алынган. Бу система Л.Җәләйнең 1938, 1947 елларда язылган хезмәтләрендә берникадәр үзгәртелә һәм анкландырыла. 1958 елдан диалектларны лингвистик, география методын кулланып өйрәнәлү башланды һәм нәтиҗәдә элек өйрәнелгән сөйләшләрнең чикләре ачыклана төште, әлегә кадәр билгеле булмаган сөйләшләр өйрәнелде, элек монографик планда өйрәнелгәннәре тагы да җентекләбрәк тикшерелде, күп кенә борынгы күренеәләрнең, фактларның татар телендә яшәп килгәнлеге беленде. Диалектларның телдә тоткан урынын, аларның әдәби телнең үсешендә уйнаган ролен билгеләү дә әһәмиятле нәтиҗәләрнең берсе булып исәпләнергә тиеш.
Әдәби телнең нигезен урта диалект тәшкил итә. Татар теле өч диалектка бүленә: урта диалект, көнбатыш диалекты һәм көнчыгыш диалекты. Бу диалектларның һәрберсе берничә сөйләшне берләштерә. Әдәби тел үзенең фонетик һәм лексик төзелеше белән урта диалектка якын торса, аның морфологик төзелеше мишәр диалектына якын


Урта диалектка караган сөйләшләр түбәндәгеләр:
Тау ягы сөйләшләре төркеме
- кама-тамагы
- олы тархан
-норлат
-подберезье крәшәннәре  сөйләшләре

Казан арты сөйләшләре
Мамадыш
Балтач
Дөбьяз
Әтнә
Казан арты крәшәннәре  сөйләшләре
Минзәлә сөйләше (Татарстан һәм Башкортостан)
Бөре сөйләше (Башкортостан)
Касыйм сөйләше (Рязань өлкәсе)
Нократ, Глазов сөйләше (Киров өлкәсе һәм Удмуртия)
Бәрәңге сөйләше (Марий Эл)
Гәйнә сөйләше (Пермь һәм Свердловск өлкәләре)
Камышлы сөйләше (Самарски өлкәсе)

Фонетика өлкәсендә урта диалект сөйләшләрен әдәби телдән нигездә түбәндәге үзәнчелекләр аерып тора:
А) күпчелек сөйләшләр өчен җ-ләштерү характерлы, мәсәлән, җарма – әд. Ярма, җақын – якын, җал – ял
Ә) бер төркем сөйләштә әдәби телдәге х авазы урынына қ әйтелә: қатын – әд. Хатын, қат – хат, қүрмәт – хөрмәт
Б) кайбер сөйләшләрдә –ый, -и(й) дифтонгы урынына XX гасырның башына кадәр татар әдәби белендә кулланылган дифтонг –ай, -әй кулланыла: бармай – әд. Бармый, белмәй – белми, шундай – шундый


Морфология өлкәсендә очрый торган үзенчәлекләрдән –асы, -әсе (барасы, киләсе) формасы диярлек барлык сөйләшләр өчен дә хас. Башка күп кенә үзенчәлекләрнең һәркайсысы теге яки бу төркем сөйләштә генә табыла. Болар түбәндегеләр:
А) икеләтелгән тартым кушымчасы –(с)ысы, -(с)есе: бусысы – әдю монысы, бусы, китабысы – әд. Китабы
Ә) –лыкта, -лектә кушымчалы рәвешләрне куллану: қышқылықта – әд. Кышын, җазғылықта – язгын
Шулай да сөйләшләрне бер-берсеннән һәм урта диалектны әдәби телдән аерган үзенчәлекләрнең күпчелеге фигыльләргә карый.
Б) Сөйләшләрдә инфинитивның төрле флрмаларын куллану: бар-арга, кил-ергә; бар-мага, кил-мәгә; бар-ма, кил-мә
В) –мал(л)ы, -мәл(л)е – бармал(л)ы, килмәл(л)е һәм –асы, -әсе (барасы, киләсе) формалы сыйфат фигыльләрен куллану
Г) боерык фигыльнең икенче зат формасын –ың, ең (архаик форма) кушыпчасы ярдәмендә ясалган исем фигыльне куллану: бар-ыш, кил-еш
Д) хәзерге заман хәл фигыльнең икенче зат күплеген –сыгыз, -сегез кушымчасы белән ясау: бара-сыгыз, килә-сегез
Е)  -ыш, -еш кушымчасы ярдәмендә ясалган исем фигыльне куллану: бар-ыш, кил-еш
Ж) тәмамланган күптән үткән заманны –ган идем кушымчасы ярдәмендә түгел, бәлки –дым иде формасы белән белдерү: бардым иде, килдем иде


Күбрәк мәгълүматны Әйтелеш һәм дөрес язу ресурсыннан карагыз