Wedding1

Эш хатлары. Чакыру хаты

Эш хатлары - идарә итү документларының аралашу чарасы буларак файдаланыла торган зур төркемнең гомумиләштерелгән исеме. 

Хатның эчтәлеге ике өлештән тора. Беренчесендә документны язарга этәргән сәбәпләр күрсәтелә, икенчесендә документның ни өчен язылуын аңлаткан төп өлеше бәян ителә. Хатлар махсус билгеләнгән бланкка язылалар.
Учреждение, оешмадан читкә китә торган хатлар ике төркемгә бүленә: инициативалы һәм җавап хатлары. Моннан тыш теркәп җибәрелүче хатлар, хәбәр хатлары, раслау хатлары, искәртмә (гарантия хатлары, мәгълүмати хатлар, котлау хатлары) һ.б. да була.



Чакыру хаты
Чакыру хаты - хэбэрнамэ, мэгълүмати хатлар белән охшаш. Бу хатлардан аермалы буларак, чакыру хаты рәсми бланкта гына түгел, ә башка төрле форматтагы, төстәге бланкларда, нигезләрдә бастырылырга мөмкин.
Хатны чараны үткәрү өчен җаваплы кешенең контактлары, чараны үткәрү урынының адреслары белән тәмамларга киңәш ителә.

Казан шәһәре мэры И. Р. Метшинга

Хөрмәтле Илсур Рәис улы!

Казан Салих Сәйдәшев музее Сезне музейның 40 еллык юбилеена мөнәсәбәтле оештырылган "Татар Музыкасы дөньясы" дип исемләнгән музыкаль кичәгә чакыра.
Кичә 2019 нче елның 25 нче июнендә Музей залында сәг. 17.00 башлана.


Казан Салих Сәйдәшев музее
Мөдире Э.Ш.Низамутдинова  


Күбрәк мәгълүматны Язу буенча киңәшләр ресурсыннан карагыз