530 d0 a5226 20pancakes

Татар халык ашлары. Пешерәбез, сыйлыйбыз... Чәк-чәк

Иң мөһиме - тәмле чыксын өчен бераз гына күңел җылысын да кушып җибәрергә генә кирәк!
Татар халкының иң татлы сыйлары – чәкчәкне пешерергә өйрәтәбез.


Туй табынының иң түрендә? Чәкчәк



Табын күрке Чәкчәк
Телеңне йотарлык чәкчәк
Һәр бәйрәм табынында.
Баллы-татлы бу ризыкны
Ярата барчабыз да.


камыр басарга – knead the dough
күпертәргә – whip
кабарырга  – rise up
куярга – put
әзерләргә – prepare
кисәргә – cut
тәгәрәтергә – roll
кыздырырга – fry
суына торырга – cool
салырга – put
өстәп җибәрергә  - add
арындырырга - drain
кайнатарга – boil
ясарга -  make
болгатырга - stir
формасына китерергә – shape
кисәкләргә бүләргә – cut into pieces

Камыр өчен:
5 йомырка
1 аш кашыгы сөт
2 аш кашыгы су
1/2 чәй кашыгы чәй содасы
1/2 чәй кашыгы тоз
кирәгенчә он

Ширбәт өчен:
3 стакан шикәр комы
1 стакан су
2 аш кашыгы бал

Барысын бергә кушып болгатканнан соң, камыр басарга. Аз да түгел, күп тә түгел – нәкъ 20 минут миксер белән күпертәбез. Йомшак сыгылмалы камырны 25-30 минутка кабарырга куярга. Камыр кашыкка ябышмаслык булсын.

Шуннан соң калынлыгы 2-3 миллиметр булган җәймәләр әзерлибез. Җәелгән камырны 2,5-3 сантиметр зурлыктагы тасмаларга, аннан соң нечкә баусыман кисәкләр кисәбез. Һәр кисәкне аерым-аерым тагын бер кат тәгәрәтеп чыгабыз. Бер кеше камырны тәгәрәтеп, икенче кеше майда пешереп торса, эш тизрәк бара.
Тирән табага көнбагыш мае салып, аны утка куябыз. Май кызганнан соң камыр кисәкләре алтынсу төскә кергәнче кыздырабыз. Ике савытта пешерәбез. Бер савыттагы майда кыздырганда, икенче савыттагысы суына тора. 1 литр көнбагыш маена ярты стакан салкын су салалар. Туңмай яки елкы мае да өстәп җибәрсәк, чәкчәк тагын да тәмлерәк була икән. Пешкән чәкчәкне иләккә салып, артык маеннан арындыралар.


Кечерәк савытка бал, шикәр комы салып плитәгә куярга һәм болгата-болгата кайнап чыкканчы утта тотарга. 15 минут чамасы кайнатабыз.
Әзерлеген белү өчен ике бармак белән кыскалап карарга кирәк. Сузылса, әзер. Ширбәтне сөт белән дә ясарга була. 3 стакан шикәр комына 1 стакан сөт салып кайнатасы. Сөтле сироп белән катырылган чәкчәк аеруча матур, ялтыравыклы була икән.
Майда кызган камыр кисәкләрен кайнап чыккан бал һәм шикәр комы катнашмасы белән яхшылап болгатырга һәм тәлинкәләргә салып конус формасына китерергә. Чәк-чәкне берәр сәгатькә суыткычка куеп торганнан соң зур булмаган кисәкләргә бүләбез.

Чәйләрегез тәмле булсын!

Күбрәк мәгълүматны Фигыльләр ресурсыннан карагыз