Frog header2

Җир-су хайваннары



Җир-су хайваннары
Балыклар суны үз иткәннәр, суда яшәргә һәм үрчергә яраклашканнар. Ә менә тритоннар, бакалар җирдә дә, суда да яшиләр.
Безнең якларда җир-су хайваннарның  - амфибияләрнең 11 төре яши.
Шуларның икесе койрыклылар – тритон (newt) һәм сыртлы тритон, 9 төре - су үгезе, җир бакасы (көрәгаяк) , гөберле һ.б.- койрыксыз отрядына карый.Җир-су хайваннарының барысы да елга-күлләрдә, сулык тирәләрендә уылдык чәчәләр.
Уылдыктан чыккан чукмар-башлар судагы кислородны башта саңак аша, үсеп җитеп судан чыкканда үпкә белән сулыйлар.
Шулай итеп, амфибияләр җирдә яшәргә яраклашалар.Җир бакасы – сәер җан иясе.
Ул үзе кечкенә (70 мм) булса да дошманын оста куркыта: зур булып кабара, мәче тавышлары чыгара. Алай гына булса икән, көрәгаякның тире бизләре сарымсак исе аңкыган сыекча да бүлеп чыгара.Су үгезе дә шундый. Ә аның агулы сыекчасы күзгә әләксә, күздән яшь ага, томау төшә, тәндә өшү халәте барлыкка килә, баш авырта башлый.
Гөберле баканы (toad) барыбыз да яхшы белә. Аның тәненнән бүленеп чыккан сыекчадан уч төбе кызыша.
Бакалар турында күп сөйләргә була, алар файдалы тереклек ияләре, зарарлы һәм корткыч бөҗәкләрне кыралар. Елга, күл, һәм буа бакалары фәнгә дә хезмәт итәләр.

тритон (newt)
су үгезе (bombina)гөберле (toad)


Күбрәк мәгълүматны Исемнәр ресурсыннан карагыз