Үсемлекләр

Мәктәп елларында үзебезнең авыл кырларында, инеш буйларында һәм ураманнарда балкып чәчәк атып утырган үсемлекләрне күзәтә, гербарий хәзерли идем. Бу минем өчен бик тә кызыклы һәм мавыктыргыч шәгыль булды. Мине табигатьтәге һәрнәрсә сокландыра иде. Алай гынамы соң, адар үзләрендә яшеренп яткан серләре белән күңелемне биләделәр.
Тора-бара үсемлекләр дөньясында хзем өчен ачышлар ясый башладым. Бу өлкәдә кызыксындыручы нәрсәләр күп: балачактан эзләнүләрне дәвам итттерәм, күзәтүләр алып барам.
Сары умырзая, агулы үсемлек, һәм чебен үләне, бусыннан ризыклар да әзерлиләр, медицинада кыйммәтле дару чималы булып санала.
Андызны безнең республикада Минзәлә, Спас һәм Тәтеш районннарының кайбер авыллары тирәсендәге җирләрдә генә үсә, диләр. Ул да бакчамны үз итте, аны хәзер күп бакчачылар үстерә. Бу үсемлек тә файдалы – аны төрле ашамлыкларга кушалар, күп чирләрдән дәва.
Ә менә сезнең виноград үстереп карарга теләгегез юкмы?
Урман винограды турында ишетәнегез барм сезнең? Артышны (арча) шулай да атыйлар. Ул – мәңге яшел һәм ылыслы укуак-агач, кипарисчалао семьялыгына карый, ылыслы урманнарда төркем-төркем булып үсә. Артыш  - озын гомерле үсемлек – 300 ел яшәгәннәрен очратырга мөмкин. Тянь-Шань таулары крманнарында 500 еллыклары бар.

 Аның күркә-җимешләре, чәчәк атканнан соң, икенче елның көзенә өлгерә. Алар эфир маена, шикәр, сумала, төрле кислота һәм башка матдәләргә бай. Аның җимешләре төрле сырхауга дәва буларак файдалы, азык сәнәгатьләрдә кулланыла.
Артышның тагын бер өстенлеге бар. Ул һавага фиотнцидлар бүлеп чыгара, ә алар кеше өчен бик файдалы. Әйе, күмәкләшеп үсә торган бу куаклар – табигатьнең саф һава лабораториясе. Бер гектар мәйданда үсеп утырган шундый зхәзинә тәүлек буенча 30 килограмм файдалы матдә бүлеп чыгара һәм тирә-юньне сафландыра. Бу исә зур бер шәһәрне зарарлы бактерияләрдән арындырырга җитәр иде. Шуңа күрә артышны кала бакчаларында һәм газоннарында, авыл бакчаларында үстереп карасак, бик тә файдалы эш башкарыр идек. Мәктәп укучыларның бу изге эшкә алынуы бик хуп булыр иде.
Җәен һәркем табигать кочагына омтыла. Сине урманда яки болында елмаешып утырган чәчәкләр каршылый. Җан рәхәте кичерәсәң, күкрәк киереп саф һавасын сулыйсың. Чәчәкләр басу-кырлырда да аз түгел. Әнә, диңгездәй дулкын каккан арыш арасында дә зәңгәр чәчәкләр, күкбашлар, сибелгән. Күкбаш матур чәчәк кенә түгел, ул – дару үләне дә. Бу нәфис үсемлекнең тагын бер сыйфаты бар. Аның чәчәкләреннән үсемлекнең тагын бер сыйфаты бар. Аның чәчәкләреннән зәңгәр буяу алып, тукымаларны маналар.

Зәңгәр чәчәк, суга чәчәге дә диләр орлыкларын август аенда өлгертә. Алар арыш буртегенә охшаган. Орлыкның бер очында йонлач “бүрекчеге” бар. Ул үсемлеккә әйбәт үсү өчен уңдырышлы туфракныэзләп табарга ярдәм итә. Әлеге “бүрекчек” юешләнсә, йоннары кыскара, коры булганда озыная. Шулай итеп, орлык аяклана – үрмәләп барып, үзенә кирәкле туфракны таба. Зәңгәр чәчәкнең шундый хикмәте, шундый сере бар.
Сезнең бөҗәк ашаучы үсемлекләр турында ишектәнең бармы? Алар турында тропик урманнарда гына үсә, дигән фикердә торучылар да бар. Андый үләннең бер вәкиле безнең якта да, сазлыктагы мүк түмгәкләре өстендә үсә. Ул – чыклы үлән, буе нибары 10-15 сантиметрт гына. Яфраклары вак бөҗәкләрне, черки тоту өчен төкчәләр белән капланган. Бу үләннә сөялләрне бетерү, салкын тигәндә ютәлне басу, тир чыгару өчен файдаланалар.
Гөмбәләр дөньясы да бай. Әйтик, галимнәр җир шарында гөмбәләрнең 100 мең чамасы төрен ачыклаганнар. Идел буе җирләрендә 200 дән күбрәк ашарга яраклы гөмбә төре исәпләнә. Гөмбәләрнең агулы төрләре, ашарга яраксыз күбрәк. Урманның бу хәзинәсен җыйганда үзегез белмәгән гөмбәгә үрелмәгез.

Күбрәк мәгълүматны Исемнәр ресурсыннан карагыз