Header ochpochmak

Татар халык ашлары. Пешерәбез, сыйлыйбыз... Өчпочмак

Эше күп булса да, өчпочмак пешерүнең бер авырлыгы да юк. Иң мөһиме - тәмле чыксын өчен бераз гына күңел җылысын да кушып җибәрергә генә кирәк!
Татар халкының иң затлы сыйларының берсе - өчпочмакны пешерергә өйрәтәбез.
Рецептын сезнең белән дә бүлешәбез.

Салырга – add
Турарга – chop (cut in small cubes)
Килеп чыгарга – become
Бүлешергә – divide
Куярга – put
Кушарга - mix
Кушылырга – be mixed
Җәергә – roll (dough)
Бөгәргә – fold
Ясап бетерергә – finish doing
Өстәргә – add
Иләргә – sift
Болгатырга – stir up
Камыр баса башларга – start to make dough
Әзер булырга – be ready
Кабарырга – puff up (dough)
Артарга – rise
Сибәргә – sprinkle
Кызулыкка куярга – put in a hot oven
Бушатырга - empty
Суынырга – cool off
Суынырга куярга – put in a cold place
Алып куярга – take and put
Тәгәрәтергә – wallow
Салып чыгарга - put out
Тотарга – hold
Бергә китереп кушарга – mix up
Кырыйларын бөкләп чыгарга – join the edges of the pies
Калырга – stay
Килеп чыгарга тиеш – must become like
Майларга – butter
Өчпочмакларны тезеп чыгарга – put the ochpochmaks
Сөртергә – grease

Камыр ясау өчен: 500 грамм он, 260 миллилитр сөт, 15 грамм чүпрә, бер бал кашыгы тоз, 1.5 бал кашыгы шикәр комы, 60 грамм ак май, дүрт аш кашыгы көнбагыш мае һәм ике тавык йомыркасы (өсләренә сөртү өчен).
Эчлеге өчен: 400 грамм тавыкның түш ите, 450 грамм бәрәңге, бер баш суган (100-120 грамм), 50 миллилитр тавык шулпасы, дүрт аш кашыгы көнбагыш мае, тоз һәм кирәгенчә борыч.

Камырга бер чокыр сөт, бер пачка ак май, ике аш кашыгы 20 процентлы каймак, ярты чокыр көнбагыш мае, 1 аш кашыгы шикәр комы, 1 бал кашыгы тоз, 5 чокыр он салабыз. Бөтенесен туглап, камыр басабыз да ярты сәгать ял итәргә куябыз. Шул вакыт эчендә эчлеккә күп итеп суган турабыз, бераз бәрәңге, бозау ите, әз генә каз ите салабыз. Тоз, борыч кушабыз.

Камыр әзерләү
Җамаякка җылымса сөт салып, ак май өстибез, чүпрә кушып җибәрәбез шикәр комы, тоз салабыз һәм он иләбез, барысын бергә кушып болгатабыз да камыр баса башлыйбыз. Камыр әзер булгач, аңа дүрт аш кашыгы көнбагыш мае өстибез. Камырның өстен каплыйбыз да бер сәгатькә җылы урынга куябыз (кабарырга тиеш, якынча 2 тапкырга арта).


Эчлек әзерләү
Кабыр кабара торганда, суган, вак кисәкләргә шакмаклап ит һәм бәрәңге турабыз. Табага дүрт аш кашыгы көнбагыш мае, 50 миллилитр тавык шулпасы салабыз, шунда эчлекне бергә кушабыз, кирәгенчә тоз белән борыч сибәбез һәм барысын бергә болгатабыз. Плитәне уртача кызулыкка куябыз да 20-25 минут тотабыз, пешеп беткәнче тормасын. Шуннан җамаякка бушатабыз һәм суынырга куябыз.
Камырыбызны он сипкән куна тактасына алып куябыз да, озынча «колбаса» рәвешендә тәгәрәтәбез, аннан 70-75 грамм зурлыгында кечкенә кабартмалар кисәбез һәм 15 минут кабарып киткәннәрен көтәбез.


Кабартма кисәкләреннән диаметры 15-16 сантиметрлы җәймәләр тәгәрәтеп ясыйбыз. Җәймәләр уртасына 80-82 грамм авырлыгында алдан эшләнгән эчлекне салып чыгабыз.
Эчлек салган җәймәне өч ягыннан тотып, бергә китереп кушабыз да кырыйларын бөкләп чыгабыз, уртасында кечкенә тишек калсын. Өчпочмаклы вак бәлешләр килеп чыгарга тиеш.
Табаны сыек май белән майлыйбыз да шуңа өчпочмакларны тезеп чыгабыз. Ике йомырка сарысын болгатып, шуны өчпочмак өсләренә сөртеп чыгабыз.Өчпочмаклы табаны 150 градуска кадәр кыздырылган духовкага куябыз да 30-35 минут тотабыз.
Табаны мичтән алабыз һәм 5-10 минут суынганын көтәбез. Өчпочмакларны тәлинкәләргә тезеп чыгабыз. 

Өчпочмакларыгыз тәмле булсын!

Ипикәйнең тәмлелеге,
Ипикәйнең матурлыгы,
Ипинең кадерлелеге
Эшләреннән күренә.

Күбрәк мәгълүматны Фигыльләр ресурсыннан карагыз