Сөйрәлүчеләр

Сөйрәлүчеләр моннан миллионнарча ел элек суда яшәгәннәр. 

Тора-бара алар, сулыкларны ташлап, җиргә чыкканнар, тәннәрендә кабырчыклы катлам барлыкка килгән.
Рептилияләрдә махсус өстәмә органнар да бар. 

Мәсәлән, шалтырак (rattlesnake)

буар еланнар (boa)

 

күз һәм борын тишеге арасында урнашкан җылылыкны сизү органы аша һава температурасы аермасын белә 

алалар.Җир йөзендә хәзер дә сөйрәлүчеләрнең күп төрләре яши. Алар дүрт отрядка бүленә. 

Бездә крокодиллар (crocodile)

кайман (caiman)

хамелеон (chameleon)

варан (varan), диңгез келтәсе (sea lizard), анакондалар (anaconda) булмаса да, берничә отрядка караган сөйрәлүчеләр бар. 

Мәсәлән, кәлтәләр отрядыннан җизбашны, җитез кәлтәне, еланнар отрядыннан тузбашны, бакыр/шома тузбаш (copperhead), кара еланны/зәһәр елан (viper) урман-кырларда һәм болыннарда очратырга була.Җитез кәлтә төрле шартларда яшәргәз яраклашкан. Шуңа күрә без аны бакчаларда да, басуда  һәм болында да күрәбез.Сезнең әлеге кәлтәне койрыгыннан тотарга җөръәт икәнегез бармы? 

Тоттырмый икән шул: койрыгын өзә дә кача, калдыгы җирдә бәргәләнә дә бераздан хәрәкәтсез кала. Кәлтә үзе моны җиңел кичерә, яңа койрык үстерә, ләкин ул кыскарак була. Кәлтә дошманыннан әнә шулай котыла.Тузбаштан курыкмагыз. Бу елан, кара еланнан, баш артында симметрияле урнашкан сары яки аксыл төстәге ике тап булуы белән аерылып тора. Ул суда оста һәм тиз йөзә.Кара елан тузбаштан ромб рәвешендәге башы белән аерылып тора. Башы артка таба киңәеп китә. Аның агу эшләп чыгара торган бизләре дә нәкъ шул урында. Койрыгы да кыскарак. Койрык очы еш кына сары яки кызгылт төстә була. Тамак асты кызгылт зәһәр еланнар да очраштыргалый.


Кара еланнар да тычкан, кәлтә, төрле амфибияләр белән туклана, оядагы кош балаларын да читкә куймый.
Фармакология сәнәгатендә кара елан агуы кыйммәтле чимал булып санала, аннан кыйммәтле дарулар ясыйлар.

Күбрәк мәгълүматны Исемнәр ресурсыннан карагыз