КОНФИДЕНЦИАЛЬЛЕК СӘЯСӘТЕ ҺӘМ ХОКУКЫЙ МӘГЪЛҮМАТ

Әлеге конфиденциальлек сәясәте oxforddictionaries.com ("Веб-сайт") сайты һәм аның субдоменнарына кагыла һәм сезнең бу веб-сайтны һәм аның субдоменнарын куллану тәртибен билгели.

Оксфорд университеты нәшрияты ("ОУН", "без", "безгә", "безне" яки "безнең") сезнең интернеттагы конфиденциальлегегезне сакларга тырыша. Бу конфиденциальлек сәясәте безнең моны ничек эшләвебезне аңлата. Без бу конфиденциальлек сәясәтен сез җибәргән сорауларга таянып яңартабыз, шуңа күрә соңгы версияне каравыгызны сорыйбыз. Бу конфиденциальлек сәясәте турында нинди дә булса сорауларыгыз булса, безнең белән элемтәгә керегез.


Сайтны куллануыгыз сезнең монда язылган кагыйдәләр белән ризалашуыгызны белдерә.


Без нинди мәгълүматны җыябыз һәм аны ничек кулланабыз?
Сез сайтка кергәндә, ОУН сезне идентификацияләүче мәгълүмат һәм статистиканы җыярга мөмкин. Бу җыела торган мәгълүматка сезнең сайттагы тәртибегез һәм навигация үзенчәлекләре керергә мөмкин. Бу мәгълүмат кулланучыларыбызның кызыксынуларын, демографиясен һәм тәртибен тирәнтән тикшерү өчен кулланыла, һәм сезгә, башка клиентларга тагын да яхшырак мәгълүмат, продуктлар һәм сервислар тәкъдим итәргә ярдәм итә.

Сайтта кулланучы булып теркәлсәгез яки сайт турында күбрәк мәгълүмат сорасагыз, без сезнең исемегезне, email адресыгызны, почта адресыгызны һәм башка кирәкле мәгълүмат сораячакбыз. Бу юл белән теркәлгән шәхси мәгълүмат хостинг компаниясендә урнашкан безнең ресурсларга керү рөхсәте базасына һәм клиентларыбыз базасына өстәлә. Сез теге яки бу үзгәреш турында безгә хәбәр итсәгез, бу мәгълүмат яңартылачак.

Сез теркәлгән кулланучы булсагыз, әлеге шәхси мәгълүматны кулланып, без сезнең теркәлгән булуыгызны тикшерә алабыз һәм сайтта карау рөхсәте чикле булган эчтәлекне яки функциональлекне  сезгә җиткерә алабыз.

Яңалыкларга язылсагыз, без сезнең исемегезне һәм email адресыгызны сораячакбыз. Бу мәгълүмат безнең клиентлар базасына өстәләчәк.
Сез веб-сайтка ниндидер мәгълүмат урнаштырсагыз, без сезнең профилегезне (исем һәм ил) күрсәтергә мөмкинбез.

Клиентларыбыз базасындагы мәгълүматны без сезгә үзебез, филиалларыбыз, продуктлар һәм сервисларыбыз турында төрле мәгълүматны электрон яки башка юл белән җибәрү өчен куллана алабыз.

Без сездән шәхси мәгълүматны (исемегез, email адресыгыз һәм башка контакт детальләре) сез безнең белән төрле сәбәпләр буенча (аккаунтка үзгәрешләр кертү, техник проблемалар, сайтта комментарийлар язганда яки сайттагы продукт һәм сервисларны куллану буенча сорауларыгыз булса) элемтәгә кергән очракта сорыйбыз. "Элемтәгә керү" бите аша җибәрелгән шәхси мәгълүмат клиентлар базасына кертелми һәм безнең тарафтан бары тик җавап кайтарыр өчен генә алына. "Элемтәгә керү" сәхифәсе аша җыелган сораулар статистикасы веб-сайтның эшләвен күзәтү ниятендә һәм аңардагы сервисларны яхшыртыр өчен кулланылырга мөмкин.

Әгәр сез элек нинди дә булса мәгълүмат сораган яки веб-сайтта теркәлгән булсагыз һәм, алга таба аккаунтыгызны ябып, сезнең турындагы мәгълүматның бездә саклануын теләмәсәгез, безнең белән  элемтәгә керегез, без аны клиентлар базасыннан бетерәчәкбез. Хәзерге вакытта теркәлгән кулланучылар турындагы мәгълүматны без сезнең теркәлмәгәннәр өчен ябык булган күрү рөхсәте чикләнгән материал һәм функциональлек белән эшли алуыгыз өчен тупларга тиеш булабыз.


Сез безнең тарафтан үзегез белән теге яки бу юл аша элемтәгә керергә тырышуыбызга каршы булсагыз, безгә бу хакта  язып җибәрегез.  Сез безнең белән элемтәгә кергәндә бердән артык email кулланган очракта безгә һәр электрон почтагыздан  хәбәр юллагыз.


Без мәгълүмат белән кайсы очракларда уртаклашабыз?
Без сезнең шәхси мәгълүматыгызны өченче затларга сатмыйбыз.

Сезнең мәгълүмат белән без ОУН эчендә уртаклашабыз. Сезнең мәгълүматны без шулай ук веб-сайтыбызны эшләтүдә ярдәм итүче филиалларыбыз, лицензиарлар һәм поставщиклар (шул исәптән хостинг сервисы) белән уртаклаша алабыз.

Кайбер башка веб-сайтларда безнең веб-сайтка сылтамалар бар. Әгәр сез ул сайтларга керсәгез, алар сезнең хакта мәгълүмат җыярга мөмкин. Андый веб-сайтлар безнең идарәдә түгел һәм аларның эшчәнлеге бу конфиденциальлек сәясәтенә буйсынмый. Ул веб-сайтларның үз конфиденциальлек сәясәтләре булырга мөмкин һәм без ул сәясәтләр өчен бернинди дә җаваплылыкны үз өстебезгә алмыйбыз. Ул сайтларга нинди дә булса шәхси мәгълүматны тапшырганчы, аларның конфиденциальлек сәясәтләре белән танышып чыгарга онытмагыз.

Әгәр сезнең тарафтан веб-сайтны куллануны без законсыз яки башкаларга зыян итә, дип тапсак, сезнең хактагы шәхси мәгълүматны, нинди дә булса хәлләрне кисәтү нияте белән, без өченче затларга тапшыру хокукын үз өстебезгә алабыз.

Без шулай ук сезнең белән бәйле шәхси мәгълүматны закон буенча каралган теге яки бу очракларда, сезнең белән төрле килешүләр яки лицензияләр төзегәндә, ОУН ның яки хезмәткәрләребезнең, филиалларыбызның, лицензиарларыбызның, поставщикларыбызның, клиентларыбызның  хокукларын, милкен, куркынычсызлыгын саклаганда уртаклаша алабыз. Моның эченә, караклык очракларыннан сакланыр өчен, башка оешмалар белән мәгълүмат алышу да керә.

Әгәр безнең бизнесның теләсә кайсы өлеше (филиалларныкы белән бергә) сатылса яки башка бизнеска кушылса, сезнең мәгълүмат безнең яки аларның киңәшчеләренә ачылырга мөмкин. филиалларыбызның, лицензиарларыбызның, поставщикларыбызның, клиентларыбызның  хокукларын, милкен, куркынычсызлыгын саклаганда уртаклаша алабыз. Моның эченә, караклык очракларыннан сакланыр өчен, башка оешмалар белән мәгълүмат алышу да керә.

Әгәр безнең бизнесның теләсә кайсы өлеше (филиалларныкы белән бергә) сатылса яки башка бизнеска кушылса, сезнең мәгълүмат безнең яки аларның киңәшчеләренә ачылырга мөмкин.


Cookies (Кукис) файлларын куллану
ОУН веб-сайтта куки файлларын һәм башка технологияләрне куллана. Аларны һәм шундый башка технологияләрне куллану шартлары ОУНның Cookies (Кукис) Сәясәтендә тасвирлана. Cookies (Кукис)  Сәясәте инглиз телендә бирелә. Аны башка телдә карарга теләсәгез, зинһар, безгә мөрәҗәгать итегез.
Сайтны куллануыгыз белән сез безнең Cookies (Кукис) Сәясәтендәге шартлар белән килешүегезне белдерәсез.

Куркынычсызлык
Мәгълүматлар үзәгендә урнашкан сезнең кайбер шәхси мәгълүматыгыз өченче яклар тарафыннан идарә ителә. Әлеге мәгълүматлар үзәге физик яктан куркынычсызлык таләпләрен күз алдында тотып төзелгән, анда авторизация узган персонал гына керә ала, алар контрактлары буенча конфиденциальлекне саклау шартлары белән бәйләнгән.

Безнең клиентлар базасына керү рөхсәте бары тик эш өчен кирәк булган очракларда гына бирелә.

Сездән җыелган мәгълүмат Ауропа Икътисади Зонасы тышында урнаштырылырга мөмкин. Ул шулай ук Ауропа Икътисади Зонасы тышында безнең оешмага эшләүче хезмәткәрләр, безнең филиаллар яки поставщиклар тарафыннан эшкәртелергә мөмкин. Ләкин без сезнең мәгълүматыгызны мөмкин кадәр саклау өчен махсус чаралар күрдек. Веб-сайтны куллануыгыз белән сез монда тасвирланган мәгълүмат күчеше белән килешүегезне белдерәсез.


Сезнең мәгълүматыгызны яңарту
Сезнең ОУН га тапшырган кайсы да булса мәгълүматыгыз үзгәрсә, мәсәлән, email адресыгыз, безгә дөрес мәгълүматны хәбәр итегезче.


Конфиденциальлек сәясәтендәге үзгәрешләр
Бу конфиденциальлек сәясәтенә үзгәрешләр кертү хокукын без үзебездә калдырабыз. Бу конфиденциальлек сәясәтенә кертелгән теләсә нинди үзгәрешләр әлеге биттә чагылыш табачак һәм сезгә ул хакта электрон почтагызга хат җибәреләчәк.

Тел
Бу конфиденциальлек сәясәте инглиз телендә төзелде. Әгәр бу конфиденциальлек сәясәте башка телгә тәрҗемә ителсә, инглиз телендәге версиясе өстен булып кала.


Ил законнары
Әлеге конфиденциальлек сәясәте Англия һәм Уэльс законнары һәм судлары таләпләренә буйсыначак.


Хокукый мәгълүмат
Әлеге конфиденциальлек сәясәте oxforddictionaries.com ("Веб-сайт") сайты һәм аның субдоменнарына кагыла һәм сезнең бу веб-сайтны һәм аның субдоменнарын куллану тәртипләрен билгели. Сайтны куллануыгыз белән сез монда язылган кагыйдәләр белән ризалашасыз.

Сайтның кайбер өлешләренә сез аккаунтны теркәмичә яки Оксфорд Университеты Нәшриятына ("ОУН", "без", "безгә", "безне" яки "безнең")  үзегез турында мәгълүмат бирмичә дә керә аласыз.

Сайттагы мәгълүматның тулы яки төгәл булмавы, искерүе, техник яки типографик хаталарның очравы аркасында ОУН үзе теләгәнчә веб-сайтны яңарта ала. Мондый мәгълүмат сезгә хәбәр ителмичә үзгәртелергә мөмкин.

Бу язмага үзгәртүләр кертү хокукын без үзебездә калдырабыз. Әлеге хокукый мәгълүматка кертеләчәк үзгәрешләр әлеге биттә урын алачак һәм сезнең электрон почтагызга хәбәр җибәреләчәк. Веб-сайтның аерым битләрендә урнашкан хокукый мәгълүмат яки шартлар бу хокукый мәгълүматка караганда өстенрәк булып исәпләнергә мөмкин.


Кулланучы исемнәре һәм серсүзләр
Әлеге веб-сайтта теркәлеп, үзегезнең кулланучы исемегезне һәм серсүзегезне билгеләү белән, сез бу кулланучы исемегезне һәм/яки серсүзегезне беркемгә дә бирмәскә тиешлек шарты белән килешәсез. Әгәр сезнең кулланучы исемегез һәм/яки серсүзегез башкаларга ачыла калса, димәк, сез шундук бу хакта безгә хәбәр итәргә тиешлегегез белән килешәсез. Моннан соң ОУН кирәкле куркынычсызлык чараларын күрәчәк һәм сезгә яңа кулланучы исеме белән башка серсүз тапшырачак.


Сайтның эчтәлеген куллану

Сезгә сайтта рөхсәт ителгән гамәлләр:

  1. Сайт эчтәлегенең өлешләрен эзләү, күрү, кабул итү һәм күрсәтү;
  2. Сайт эчтәлегенең өлешләрен электрон формада компьютерыгызга саклау;
  3. Сайт эчтәлегенең өлешләрен бер данәдә бастырып алу

Веб-сайтның аерым битләрендә күрсәтелгән чикләүләргә һәрвакыт мөрәҗәгать итегез. Веб-сайтта күрсәтелгән авторлык хокуклары, идентификацияләүнең башка төрләре турындагы язмаларны бетерү яки үзгәртү рөхсәт ителми. Шулай ук, законда яки ОУН кагыйдәләрендә каралган очраклардан тыш, чикләнгән эчтәлекнең копияләрен систематик рәвештә эшләү дә тыела. Материалларның теләсә кайсы өлешен интернетта таратырга яки аларны акча эшләү өчен кулланырга ярамый.

Әгәр сез безнең яңалыкларга язылган булсагыз, ул материалны бары тик коммерция белән бәйле булмаган очракларда гына куллана аласыз. Сезгә рөхсәт ителмәгән гамәлләр:

  1. сезгә җибәрелгән материалдагы авторлык хокуклары яки башка төр идентификацияләү билгеләрен бетерү яки үзгәртү;
  2. законда яки ОУН кагыйдәләрендә каралган очраклардан тыш чикләнгән эчтәлекнең копияләрен систематик рәвештә эшләү;
  3. материалларның теләсә кайсы өлешен интернетта тарату яки күрсәтү;
  4.  кемгә булса да материалларны күрсәтү яки тапшыру;
  5.  материалның теләсә кайсы өлешен акча эшләү өчен файдалану.


Интеллектуаль милек хокуклары
Веб-сайтта барлык интеллектуаль милек хокуклары безнең һәм безнең лицензиарлар кулында. Веб-сайт үзе һәм андагы материаллар бөтен дөньядагы интеллектуаль милек хокуклары (шул исәптән авторлык хокуклары, сәүдә тамгалары) кануннары тарафыннан яклана. Бернинди материал да безнең язма рөхсәттән башка копия ясау, үзгәртү, нәшер итү, трансляцияләү яки башка юл белән таратыла алмый. Оксфорд Университеты Нәшрияты, ОУН, Оксфорд һәм/яки башка продукт яки сервис исемнәре барысы да Оксфорд Университеты Нәшриятының сәүдә тамгалары яки теркәлгән сәүдә тамгалары булып торалар.

Веб-сайтта күренгән һәр иллюстрациянең авторлык хокуклары иясе «Рәсем турында мәгълүмат» тәрәзәсендә күрсәтелә. Бөтен хокуклар да сакланган. Веб-сайттагы бернинди иллюстрациянең дә копиясен ясау, үзгәртү, нәшер итү яки трансляция ясау рөхсәт ителми.

Сылтамалар
Веб-сайтта урнаштырылган башка сайтларга сылтамалар тәртипле куллану һәм мәгълүмат өчен бирелә. Ул сайтлардагы материалларның эчтәлегенә бәйле җаваплылыктан ОУН баш тарта. Шуның белән бергә сезнең ул сайтлардагы материалларны һәм/яки сервисларны куллануыгызның нәтиҗәләре өчен ОУН җавап бирми. Аларда мөмкин булган вируслар, трояннар һәм башка шундый нәрсәләрдән сез үзегез сакланырга тиеш буласыз.


Сервиска керү
Без веб-сайтның эшчәнлеген гадәттә көненә 24 сәгать буена тәшкил итәргә тырышсак та, кайбер очракларда аның билгеле бер вакыт аралыгында эшләмәве өчен без җавап бирә алмыйбыз.

Сайтка керү мөмкинлеге вакытлыча ватылу, ремонт ясау яки безгә бәйле булмаган башка сәбәпләр аркасында эшләмәскә мөмкин.


Кулланучы төзегән контент
Веб-сайтыбызның кайбер өлешләре кулланучыларыбызга үз контентларын урнаштыру мөмкинлеген бирә. Кулланучылар урнаштырган контент ОУН карашлары белән туры килә дигәнне аңлатмый. Веб-сайтыбызга контент урнаштыруыгыз - сез безнең Кагыйдәләр белән килешәсез, дигән сүз. Сез бу контентка бәйле барлык хокукларның сездә булуын раслыйсыз, бу материалның техник яктан зыянсыз булуында (компьютер вируслары, логик бомбалар, трояннар, бозылган мәгълүмат һ.б.) ышандырасыз.

ОУН, кулланучылар тарафыннан урнаштырылган теләсә кайсы контентны тикшереп, Кагыйдәләр белән туры килмәгән очракларда аны бетерү хокукын үзендә калдыра. ОУН кулланучылар урнаштырган материал өчен җавап бирми. Без шулай ук закон таләп иткән очракларда сезне идентификацияли торган мәгълүматны тәртип саклау оешмаларына, яисә интеллектуаль милек хокуклары бозылу очракларында өченче якларга да ачарга мөмкинбез.


ОУНның кулланучы урнаштырган контентны кулланырга хокукы
Сез веб-сайтка урнаштырган теләсә кайсы материал хосусый яки серле түгел дип исәпләнә. ОУН сезгә бу веб-сайтны әлеге Хокукый Мәгълүмат (югарыдагы Сайтның эчтәлеген куллану бүлеген кара) кысаларында кулланырга рөхсәт итә. Сез ОУН га урнаштырган мәгълүматыгызны төрлечә куллану (үзгәртү, нәшер итү, анализлау, күрсәтү, файдалану) өчен түләүсез, дөньякүләм, башкаларга тапшырыла ала торган, эксклюзив булмаган лицензия бирәсез. Сез урнаштырган материалыгызга карата барлык мораль хокуклардан баш тартасыз, хәтта аның авторы булып билгеләнүдән дә. Без сезгә ышана мөмкинбез, ләкин сез безнең моны эшләргә тиеш түгеллегебез белән килешәсез.


Модерация
Веб-сайттагы барлык язмаларны карап бару хокукын без үзебездә калдырабыз. Без аны кануннар яки Кагыйдәләр белән туры килмәгән очракларны билгеләү өчен башкарабыз. Моның нәтиҗәсе буларак, кайбер язмалар, нәшер ителгәнче, модерациягә җибәрелергә мөмкин, һәм аларның сайтта барлыкка килүе бераз соңарачак.


Туктатып тору һәм тәмамлау
Сезнең веб-сайтны куллануыгыз нәтиҗәсендә нинди дә булса кануннар яки Кагыйдәләр бозылса, без аны ачыклаячакбыз. Әгәр бу хәл урын ала калса, без моңа карата төрле чаралар күрәчәкбез, мәсәлән, алдан хәбәр итмичә кулланучының аккаунтын туктатып тору яки тәмамлау һәм хәтта аның әүвәлге язмаларын һәм керткән өлешен бетерү.

Канун яки Кагыйдәләрне бозуыгыз сезне бу сайтны куллана алу мөмкинлегегездән шундук мәхрүм итәргә мөмкин.


Сайтларның глобаль табигате
Сез сайтның глобаль табигатькә ия булуын аңлыйсыз һәм шуңа күрә аны үзегезнең илегездәге кануннарга буйсынып кулланачагыгыз белән килешәсез.

Безнең тарафтан Веб-сайтта урнаштырыла торган мәгълүмат арасында сезнең илдә булмаган сервис яки продуктларга сылтамалар да урын алырга мөмкин. Мондый сылтамалар безнең әлеге продукт яки сервисларны сезнең илдә дә эшләтеп җибәрергә ниятебез бар дигәнне аңлатмый.

Тел
Бу конфиденциальлек сәясәте инглиз телендә төзелде. Әгәр бу конфиденциальлек сәясәте башка телгә тәрҗемә ителсә, инглиз телендәге версия өстен булып кала.

Ил законнары
Әлеге конфиденциальлек сәясәте Англия һәм Уэльс законнары һәм судлары таләпләренә буйсыначак.

Патентланган статус турында язма
Oxforddictionaries.com һәм аның субдоменнарындагы язмалар сәүдә тамгаларын яки рәсмиләштерелгән сәүдә брендына ия булуны аңлатучы (патентланган статуслы) сүзләрне үз эченә алырга мөмкин. Мондый сүзләрнең кулланылышы аларның патентланмаган яки гомуми әһәмияткә ия булулары белән бәйле хокукый статуслары турындагы карарларның булуына ишарә итми. Мөхәррирләребез кайбер сүзләрне патентланган статуска ия дип исәпләсә, язмада бу махсус күрсәтелә.


OxfordWords блог язмаларындагы карашлар һәм башка мәгълүмат, аларның Оксфорд Университеты Нәшрияты карашы яки позициясе белән туры килүенә дәлил була алмый.