ОГТ турында



Оксфорд Глобаль Телләр (ОГТ) – ул Оксфорд университеты нәшриятының  дөньядагы 100 тел өчен лексикографик ресурслар төзүне һәм аларның онлайн кулланылуын күз алдында тоткан баш инициативасы. Беренче адым буларак, системалы рәвештә күп телләр өчен зур күләмле лексик мәгълүмат төзелә, җыела һәм ул бу телдә сөйләшүчеләр, өйрәнүчеләр һәм программа ясаучылар өчен бер репозиторийда урнаштырыла. Программаның максаты – бөтен дөньядагы миллионлаган кешенең тәҗрибәсен туган телләрендә цифрлы формада сайтларда, компьютер программаларында, башка коралларда һәм сервисларда куллану өчен мөмкинлекләр тудыру.


ОГТ инициативасының эчтәлеге:

  • Булган телләрне, аларның вариантларын һәм диалектларын кертеп, бүгенге көндә аларның ничек кулланылуы турында чынбарлыкка туры килә торган мәгълүмат туплау.
  • Куллану өчен ачык булган, сылтамалар белән үзара бәйләнгән һәм күп тапкыр кулланылырлык гаять зур күләмле тел мәгълүматы булдыру нигезендә тел ресурсларының файдаланылу дәрәҗәсен күтәрү.
  • Дөнья телләренең кулланылышын киңәйтү, аларга ярдәм итү өчен яңа компьютер коралларын һәм ресурсларын булдыруны башлап җибәрү.
  • Тел нигезендәге иҗтимагый бердәмлек турында хәбәрдарлыкны арттыру.


КАЙСЫ ТЕЛЛӘР КЕРТЕЛӘЧӘК?

ОГТ ның максаты - үз эченә кимендә 100 телне җыю, һәм моңа ирешү өчен күп еллар кирәк булуны без аңлыйбыз. ОГТ принципларын күрсәтү һәм безнең күзаллауларыбызны сынап карау өчен без төрле төбәкләргә караган, цифрлы форматта төрле дәрәҗәдә күзәтелгән ун телдән башладык. Алга барган саен без глобаль телләр белән беррәттән цифрлы форматта җитәрлек кулланылмаган телләрне кертү эшен дә дәвам итәчәкбез.
Оксфорд Глобаль Телләре программасы 2015 нче елда ике тел сайтын ачып җибәрде: исиЗулу һәм Төньяк Сото. Беренче елда 10 тел өстәлде, ә тагын берничә ел эчендә исә бу исәпкә бик күп телләр керде.


Күбрәк беләсегез киләме?


Киң җәмәгатьчелекне җәлеп итү
Актив кулланыла торган сүзлекләр төзү өчен без локаль тел берләшмәләре белән тыгыз эшлибез. Безнең максат: кулланучыларыбызның туган телләре өлкәсендә үсеш-үзгәреш кичерә торган ресурсларга үзләренең катнаш булуларын тоемлаулары.


Инновация
ОГТ Оксфорд университеты нәшриятының цифрлы инновацияләр традициясен глобаль сүзлекләр программасының киң таралышы һәм масштаблыгы белән берләштерә.


Төп максат
Оксфорд университеты бүлеге буларак, ОУН ның миссиясе – белем бирү һәм өйрәнү даирәсен нәшер итүдәге алдынгы тәҗрибәгә таянып киңәйтү.

Искәрмә: Бу веб-сайттагы лексик мәгълүмат фонды Казан федераль университеты нәшрияты тарафыннан 2014 елда бастырылган «Өйрәнүчеләр өчен инглизчә-татарча сүзлек»тә урын алган һәм бу ресурска Гөлшат Сафиуллина белән килешү нигезендә куелды. «Өйрәнүчеләр өчен инглизчә-татарча сүзлек» үзе дә монда Гөлшат Сафиуллина белән килешү нигезендә урнаштырылды. © Гөлшат Сафиуллина, 2017.

Бу сайтта кайсы телләрнең эшли башлавын карап чыгыгыз һәм үз телегезне табыгыз.