Оксфорд Глобаль Телләр турында еш бирелә торган сораулар

Оксфорд Глобаль Телләренең максаты нинди?
Программаның төп максаты - 100 тел өчен мәгълүматны онлайн ресурска урнаштыру һәм аны бөтен дөньядагы кулланучылар һәм программа төзүчеләр тарафыннан файдалануга мөмкинлекләр тудыру. Шуны башкару өчен, төркемнең бурычы булып саклана ала торган сылтамалар аша үзара бәйле һәм төрле ысул белән аңа керә алырлык тел һәм сүзлек материалын төзү тора. ОГТ инициативасы яңа цифрлы кораллар һәм ресурслар булдыру аша цифрлы форматта аз күзәтелгән телләргә дөньяның төп телләре белән бертигез дәрәҗәдә игътибар бирәчәк. Бу адымнар әлеге телләрнең цифрлы яссылыкта яшәвенә, үсү-үзгәрүенә,  актив кулланылуына юл ачачак һәм аларны, аларның вариантларын, диалектларын рәсмиләштерергә ярдәм итәчәк.


Башлап җибәрүче телләрне ничек сайларга?
ОГТ максаты - ким дигәндә 100 телне үз эченә алу, моның өчен күп еллар кирәк булачакны беләбез. ОГТ принципларын күрсәтү һәм безнең күзаллауларыбызны сынап карау өчен, без төрле төбәкләргә караган, цифрлы форматта төрлечә кулланылган ун телдән башладык. Алга барган саен без глобаль телләр белән беррәттән цифрлы форматта җитәрлек дәрәҗәдә кулланылмаган телләрне кертү эшен дә дәвам итәчәкбез.


Программага кайсы телләр кертелде? Һәм алга таба кайсы телләрнең кертеләчәген кайдан белеп була?
Кайсы телләрнең веб-сайтта эшләтеп җибәрелүен һәм кайсыларының өстәлү барышында булуын сез биредә күрә аласыз. Моннан тыш, безнең Оксфорд Глобаль Телләренең яңалыкларына сез безнең белән монда элемтәгә кереп языла аласыз.


Сез җирле оешмалар яки дәүләт органнары белән әлеге программа буенча эшлисезме?
Әйе, әмма без партнерлар түгел һәм берәр элементның өлеше булып тормыйбыз. ОГТ - яңа һәм тулысынча мөстәкыйль инициатива. Ул бөтен дөньяда белем бирүгә һәм стипендияләр системасын киңәйтүгә нигезләнгән Оксфорд университеты миссиясе кысаларында, Оксфорд университеты нәшрияте (ОУН) белән тәэмин ителә. Шуңа да карамастан, без OГТ максатлары белән кызыксынган яки аларны якын иткән оешмалар белән партнерлык мөнәсәбәтләре булдырырга тырышабыз, һәм программа дәвам иткән саен, без дәүләт органнары, академияләр, университетлар, филантропик оешмалар һәм компанияләр белән элемтә эзлибез. Без хәзерге вакытта дөньядагы күпсанлы партнерлар, галимнәр һәм тел экспертлары белән яхшы мөнәсәбәтләр төзүгә ирештек. Әгәр дә сез программада катнашырга теләсәгез, зинһар, безнең белән монда элемтәгә керегез.


Һәрбер тел сайтына мәгълүмат кайдан килә?

Безнең эчтәлек чын телдән, чын кулланудан һәм чын кулланучылардан гыйбарәт. OГТ программасындагы кайбер телләр өчен заманча сүзлекләр гомумән юк. Шуңа күрә, кайбер вакытта башлангыч нокта буларак без булган сүзлекне куллансак, башка вакытта безгә тел белән бәйле башлангыч материалны туплаудан башларга кирәк - корпуслар - алардан без автоматик рәвештә төрле тел мәгълүматын алабыз. Бу безнең лексикография галимнәренә яңа эчтәлек төзү өчен нигез булдырырга ярдәм итә. Кулланучылар, без шулай ук, сезне дә катнашырга чакырабыз. Мәсәлән, телегезгә кагылышлы тәрҗемә яки башка мәгълүматны кертү аша. Аннары бу кулланучылар төзегән эчтәлек мөхәррирләр тарафыннан һәрбер тел өчен җыелган мәгълүматны киңәйтүгә китерә.


Кулланучылар төзегән эчтәлек "традицион" телне бозамы?
Тел проблемалары кешеләрне сөйләргә мәҗбүр итә, чөнки кешеләр үз туган телләренә карата җылы карашка ия. Кайбер кешеләр тел турында экспертлар гына белергә тиеш дип белә, һәм сленг яки сөйләмдә генә кулланылган сүзләр ничектер "дөрес түгел" һәм сүзлектә урын алырга тиеш түгел дип уйлыйлар. Без барлык тел формаларын, формаль яки формаль булмасын, әһәмиятле дип ышанабыз, һәм бу телдә сөйләшүчеләрнең үз телләре турында күп белүендә шикләнмибез. ОГТ программасы белән берлектә безнең максат - әгъзаларыбыз тарафыннан телнең ничек кулланылуы турында мөмкин кадәр күбрәк мәгълүмат туплау, ягъни телнең аңарда бөтен сөйләшүчеләр тарафыннан ничек файдаланылуын исәпкә алу, чөнки без эшләгән барлык нәрсә һәркемгә кагыла.

Кайбер телләр башкаларга караганда күбрәк кулланыла. Нигә шулай?
Әлеге программа принципларының берсе - кечкенәдән башларга һәм төзергә. Шуның өчен әгәр дә безнең аз гына күләмле тел эчтәлеге бар икән, без аны программага кертә алабыз. Кулланучылар эчтәлекне куллана башлап, безгә үз фикерләрен җиткерергә мөмкин. Программа үскән саен, эчтәлек тә зурая.


Минем сүзлекне яки телне OГТ программасына ничек өстәргә?
Чыннан да, без программага бөтен нәрсәне дә кертә алмыйбыз. Ләкин әлегә эчтәлеге тупланмаган кайбер телләр бар. Әгәр дә сезнең, университетыгызның яки оешмагызның программа өчен ниндидер кызыксындырырлык берәр проектыгыз булса, яисә ОГТ юнәлешенә кагылышлы тәкъдимнәрегез бар икән, зинһар, безнең белән элемтәгә керегез.

Дөньяда телләрнең үсешендә OУН ның роле нидән гыйбарәт?
OУН Оксфорд университетының бүлеге булып тора, шуңа күрә ул Университетның бөтен дөньяда белем бирү һәм уку-укытуның даирәсен киңәйтү буенча миссиясен уртаклаша. Бу уникаль чыганаклар, күнекмәләр һәм белемгә ия глобаль нәшрият оешмасы, һәм аның бөтен дөньяда кулланыла торган югары сыйфатлы укыту әсбапларын чыгаруны үз эченә алган озын тарихы бар. Аерым телгә хас мәгълүмат булдыру өстендә без локаль тел белгечләре белән эшлибез. Бу миссиябезнең бер өлеше: киңрәк җәмәгатьчелек файдасына үзебезнең чыганакларыбыз белән уртаклашу.


Җирле тел берләшмәләрендә катнашучыларның саны ни дәрәҗәдә?
Берләшмәдә катнашу зарур. Без локаль җирле тел берләшмәләренең программада катнашуын телибез. Бу ике юл белән башкарыла ала: материаллар тәкъдим итү яки ресурсларны куллану. Программаның үсеше барышында тел берләшмәләре өчен үз телләрендәге эчтәлекне кулланырга яки төзергә мөмкинлек бирүче яңа инициативалар барлыкка киләчәк.

OГТ ның башка программалардан аермасы нәрсәдә?
Күп кенә программалар тел чыганакларын җыюга юнәлтелгән түләүсез тел сайтларын тәкъдим итә. Әмма OГТ нигезендә яткан көчле лексикографик принципларга таянып күп кенә телләр өчен киң һәм тирән лексик чыганаклар төзүгә юнәлгәннәре бик аз. Эчтәлек реаль куллануга нигезләнә һәм һәрвакыт яңартылып тора, телләрнең кулланылышы мөмкин кадәр киң булып саклануга китерә. Сәбәбе безнең миссиядә – без кыска вакыт эчендә табыш алу максатында түгел, ә бөтен дөньядагы телләрнең ерак киләчәктә дә кулланылышы саклансын, дип эшлибез.


ОГТ эчтәлеге түләүсезме?
Барлык OГТ сайтларын түләүсез кулланырга мөмкин. Сез сүзләр, тәрҗемәләр, һәм башка тел мәгълүматын эзли аласыз. Сайтлар һәрвакыт чыганак телендә һәм, һәркем өчен дә мөмкин кадәр уңайлырак булсын дип, кайвакыт тагын инглиз телендә дә тәкъдим ителә.
OГТ ны веб-сайтларда эшләтеп җибәрүдән тыш, без аларны шулай ук Оксфорд сүзлекләре API сына да кертәбез. Әгәр сез программалар ясаучы булып, әлеге кушымта аша тел мәгълүматын кулланырга телисез икән, димәк сез шәхси куллану өчен OГТ эчтәлегенә чикле дәрәҗәдә керү мөмкинлеген җиңел генә ала аласыз һәм, әгәр дә API ны киңрәк кулланырга теләсәгез, безнең айлык планнарыбызга язылуны карагыз. Безнең API битенә кереп чыгыгыз яки, күбрәк беләсегез килсә, безнең белән монда элемтәгә керегез.

ОГТ проектында катнашу турында мәгълүматны кайда табарга?
Безнең сезне ишетәсебез килә. Шуңа күрә алда күрсәтелгән очракларда безнең белән элемтәгә керүегезне сорыйбыз:

  • программа турында күбрәк белергә теләсәгез
  • сезнең уйлавыгызча, сезнең яки оешмагызның OГТ максатларына ирешергә ярдәм итү өчен Оксфорд Сүзлекләре белән хезмәттәшлек итәргә теләгегез булса
  • ОГТ бюллетененә язылып, элемтәдә калырга теләсәгез

Безнең белән элемтәгә монда керә аласыз.