Plaque header

Габдулла Тукай


Тукай поэзиясенең үсеше аның чын-чыннан халыкчан булып китүе, бу халыкчанлыкның байый, тирәнәя һәм ныгый баруы белән характерлы. Тукай, - барыннан элек, татар һәм төрки поэзия традицияләренә таянып иҗат иткән шагыйрь.  
Тукайның шигъри дөньясы белән танышу аның үз чоры китап репертуарының зур күпчелеген тирән белгәнлеген күрсәтә.
Татар теленең байлыгы һәм матурлыгы турында сүз алып барганда, Тукай нинди чыганакларга таянды соң? Халыкның авыз иҗатына таянды: “... халык телен. Чын халык рухын безгә тик халык җырларыннан гына табып була”, диде ул.

Тел турында әйткәннәрендә Тукай иң элек шундый таләпне куя: әдәби әсәрләрнең һәм мәкаләләрнең теле чын-чыннан татарча яңгырарга тиеш. Икенчедән, шагыйрь кирәксез йөртелә торган гарәп, фарсы һәм төрек сүзләрен әдәби телдән куып чыгару. Ә татар сүзләрен, мәгънә оттенокларына карап, дөрес куллану өчен көрәште. Ниһаять, Тукай телдә гадилекне яклап чыкты.

Бармыни бездә, гомумән. Чын кеше кадерен белү?
Без аны кайдан белик, мескен үлеп яңлатмагач?


“Үлеп аңлату”ны ишеткәнебез юк иде. Бу - шагыйрьнең табышы. Шушы ике сүзгә никадәр йөрәк әрнүе, никадәр мәхәббәт, никадәр нәфрәт һәм никадәр сарказмтупланган!

(И.Нуруллин Тукай эстетикасы турында мәкаләләр. Таткнигоиздат Матур әдәбият редакциясе Казан 1956)


... Мин бих яхшы беләмен ки, иң әүвәл Габдулла Тукай үзе шикелле яшь кенә Мөхәммәтгали исемле бер ятим бала берлә Уральскига Галиәсгар Госманов исемле бер байның өенә килеп төштеләр. Шул вакытта Уральскида мәзкүр байның җәмәгате, ...аларны авылдан тәрбият кыйлырмыз дип чакырткан. Дәрвакыйг Госмановлар боларны яимнәрнең дәрәҗәменә муафыйк рәвештә, бәлки артыграк та тәрбия кыйлдылар. Аларны безнең мәдрәсәгә бирделәр.
...Камиль Мотыгый

1907 Уральскида
Габдулла әфәнде шул вакытта ук Казанны бик яратып сөйли иде. Казанга килергә бик тели иде. Кайсы вакытларда бүлмәбездә чәй янына кара-каршы утырып Казанны, анда мәгълүмрәк кешеләрне сөйли вә Казанга барып торырга төйрле уй вә фаразлар кылып. Төннәр кичерә торган иде. Габдулла әфәнде Казанда бер эш кыла алачагына, үзенең шагыйрьлегенең дә анда танылачагына ышанадыр иде.
... Габдулла Кәриев


1907 Яңа Бистәдә
-Бу - Габдулла Тукаев була, - дип, яңа кунакны миңа танытты.
Бу фамилия миңа “Әлгасрел-җәдит” журналында чыккан кайбер шигырьләре аркылы таныш иде. Яңа кунак мин күрсәткән урынга утыргач. Бераз ваыт миңа карап торды. ... Аның берсе бераз зәгыйфьрәк күзләренең карашындагы үткенлек һәм һәм караган нәрсәсеннән рәнҗегәнсымаклык аз гына дикъкать иткән кешегә дә сизелерлек дәрәҗәдә куәтде иде
... Фатих Әмирхан
Казанда бай малайларының яшьләрне чакырып, кунак итү гадәтләре бар иде. Тукайны, Сәгыйть Рәмиевне чакыралар иде. Ләкин ике олыҗан болар белән вак-лашмый, чакырган җиргә бармыйлар иде. Фатихтан башка кешегә һичбервакыт бармадылар.
(http://beznenmiras.ru/tukajj-turynda-istelekler-3/)


1907 Болгар номерларында
-Сәгыйть Әфәнде, мин сезгә “Царь-Голод»ның тәрҗемәсен җибәргән идем. Сез аны басмадыгыз да һәм идарәдән бер җавап та бирмәдегез, диде.
Бик исемдә, “Царь-Голод»ның тәрҗемәсен безгә Габдулла Тукаев дигән кеше җибәргән иде. Һәм ул безгә шигырьләр дә яза, шигырьләрен газетабызга бик яратып дәреҗ итә идек. Кинәт кенә үзеңә таба әйләндем дә:
-Соң кем булсаыз? – дидем.
-Габдулла Тукаев булам, - диде.
-Соң, кергәч тә шулай дип әйтсәгез ни була? Мин сезне икенче төрлерәк каршы алган юулыр идем! Әй, Тукаев. Тукаев! – дип, торып, үзе берлә яңадан күрештем...
Сәгыйть Рәмиев

Мин аларга кичәге вакыйганы сөйләдем. Тукай бер сүз дә дәшми утырды да, бер кәгазь алып, нәрсәдер язды, язуны минем алдыма китереп куйды. Мин укыдым һәм шунда ук көлемсерәп:
-Рәхмәт, Габдулла әфәнде! – дидем.Ул миңа түбәндәге шигырьне язган иде:
Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын,
Без үләрбез, билгеле, тик үкенечкә калмасын.
Киң күңелле бул эчеңнән, мыскыл ишетсәң, “вак” диген,
Таптасыннар, хурласыннар, тик җаның хурланмасын.

Миңа аның бу шигыре шулкадәр татлы һәм шулкадәр ямьле күренде, мин үземне яңа туган кебек хис иттем. Хәсрәтләрем таралды, ул миңа яңа көч, яңа куәт бирде.
Күп вакытта Тукай безнең хәсрәтләребезне шулай бүлешә иде.
Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская

(Тукай турында истәләкләр. И.Нуруллин, Р.Якупов Казан, 1986)

“Тәфтиләү”, “Ашказар”, “Сак-Сок”, “Касимский Ибрай”, “Җизнәкәй” һәм “Башмагым”  көйләре Тукай заманында татар халкы арасында бик нык таралган иде. 

Тукайның. Бездә беренче буларак, бу көйләрнең туу тарихы язуы, бу һәм башка көләргә җырлана торган меңнәрчә халык җырларын җыйнап, “Халык моңнары” җыентыгы кебек аерым китаплар чыгаруы шулай ук Тукайның фольклор өлкәсендә эшләгән зур фәнни хезмәтләре булып тора.
Тукай тарафыннан матбугатта игълан ителгән фолкьлор материалларының саны түбәндәгечә:
1.“Халык моңнары” җыентыгында: кыска көйләргә булган җырләр – 51, озын көйләргә булганнары – 14, пешми калган җырлар – 3, яртыганалар    - 2, рестаннар җыры – 10 һәм “Сак – Сок” бәетләре – 72 юл.
2.“Халык әдәбияты” темасына ясалган лекциясендә әкият – 1, халык мәкале – 1, бәет үрнәге – 2 һәм 15 җыр китерелә.
3.Соңгы вакыттатабылган җырлар дәфтәрендә барлыгы 28 көйгә 312 җыр язылган. Шунысы бик характерлы, Тукай дәфтәрендәге җырлар белән Каюм Насыйриның “Фәвакиһел җөләса”сындагы һәм Тукайның үзенең үк “Халык моңнары” җыентыгындагы җырлар арасында бик нык охшаш һәм параллельләр бар.
Тукай үз иҗатының беренче чорында “Бәдәвам”, “Кисекбаш”, “Йосыф-Зөләйха” әсәрләренә мөрәҗәгать итә.

(Габдулла Тукай Шагыйрьнең тууына алтмыш ел тулуга багышланган гыйльми сессия материаллары 1886-1946 Татгосиздат Матур Әдәбият секторы Казан 1948 98-104)


Котбның “Хөсрәү вә Ширин”ендә, Хөсам Кятибнең әле телгә алып киткән әсәрендә актив кулланылган поэтик фразеологияне Тукай әсәрләренә сибелгән энҗеләр кебек җемелдәгән хәлдә еш күзәтергә мөмкин. XX йөз шагыйре иҗатын борынгы әдәбиятка нык җепләр белән тоташтырып торган. Гасырлар сынавы эчендә үзләренең төсен җуймаган андый шигъри бизәләр Тукай поэзиясенең затлы орнаментларын тәшкил итәләр.
Тукайның атаклы “Эшкә өндәү” шигыреннән үзәнчәлекле шигъри фразеологиясен алыйк:
Булса калдырмак берәү ошбу җиһанда изге ат,
Тир белән тапсын ашарын, итсен, әлбәт, иҗтиһад.

 

Виртуозларча рифмалаштырылган бу икеюллыкның беренче юлы безне кызыксындыра.
“Җиһанда изге ат калдыру” дигән тәгъбири әйләнмә халык телендә бөтенләй очрамый. Үзеңнән соң яхшы истәлек калдыру турындагы бу әйләнмә инглиздәге “ДОБРОЕ ИМЯ” төшенчәсенә туры килә. Төшенчәнең моңа якынрак яңгырашын татар теленең көнбатыш диалектында очрашабыз. “”Яхшы ат”, “яхшы атлылану” кебек негатив контекстта кулланыла. Ул кешен ялган абруй өчен тырышыун аңлата. Әдәби телдә “изге ат” тәгъбирнең антонимы активрак кулланыла: “яман ат”, “яман аты чыгу”. Кыскасы, “җиһанда изге ат калдыру” әйләнмәсе саф әдәби кулланыштагы әйләнмә була бирә.

(Н.Хисамов Тукай: бөеклеге һәм фаҗигасе: фәнни мәкаләләр, әңгәмә, Казан, 2017).



Тукай – нечкә лирик. Татар хатын-кызларының авыр язмышына кагылган урында ул әрнүле, сагышлы.... Каяндыр халыкның үз җыры кебек:
Сөялгәнсең чатта баганага,
Яфрак төсле сары йөзләрең...


Тукайның эзләнү, өйрәнүләренең җеп очы халык рухына барып тоташа. Бу рух иске халык җырларында, телендә. Аның шигырьләренең бер хасияте шунда: алар халык җырларының дәвамы булып яңгырыйлар. Рухлары бер, борышлары бер. “Тәфтиләү”гә җырлана торган “Өзелгән өмид”не генә алып карагыз:

И мөкаддәс моңлы сазым! Уйнадың син ник бик аз?
Син санысың, мин сүнәмен, айрылабыз ахрысы...


Бу җырны җырлаганда бөтен бер гомер күз алдыннан уза.


Бар күңелләрдән җылы, йомшак синең кабрең ташы,
Шунда тамсын күз яшемнең иң ачы һәм татлысы.


Кабер ташы җылы, йомшак...Мин моңа ышанам. Болай дип әйткәнгә кадәр Тукай, Шәрифә карчык өеннән башлап, Сасна-Өчиле-Казан-Кырлай юлын узып, Казандагы Клячкин шифаханәсенә чаклы. Күп тапкырлар кайнар яшен түккән...
Тукай тышкы күренешләрдә түгел, эчтә юл араларында, тирәндә ята.
Тукай – нечкә лирик.
Мәхәббәттә ул оялчан, үкенечле...
(Сибгат Хәким. Габдулла Тукай. Шагыйръгә 90 яшь тулу уңае белән. Казан Татарстан китап нәшрияте 1975. б. 10-11)


Элекке Клячкин больницасы бинасы. (Хәзерге Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, Т.Гыйззәт һәм Н.Островский урамнары чатындагы,) Габдулла Тукай 1913 елның 15 апрелендә шушы йортта үлә.



Габдулла Тукай бүлмәсен карау мөмкинлеген булдырылган Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгына
һәм шәхсән И.А.Айзетулловка һәм Р.И.Туишевка белдерәбез. Аларның тырышлыгы белән татар халкының мирасы саклана.



ТУКАЙЧА ТАТАР КОДЕКСЫ


III. Укымак - үз халкыбызга хезмәт итмәк
1.Очып төш тә балалык бишегеннән, ябыш — аерылма мәк¬тәп ишегеннән... Синең бу барган юлың — галимнәр юлы; бу юл белән барлык олы кешеләр җитешкән. Бу дөнья, бел... Мак¬саты — иксез-чиксез бәхет; соңы — үсү, бөеклеккә күтәрелү... Көне килер: синең дә урының бөек булыр; ихтимал, исемең ал¬тын белән язылыр.
Атагыз, анагызның шатлыгы сез, ике дөньяда йөз аклыгы сез. Барлык мөселманнарның уртаклыгы сез, безнең саф дине¬безнең пакьлеге сез. Гыйлем йозагының ачкычы сез, тәрәккый күкләрнең баскычы сез.
Мәгариф бакчасында очып йөр... Һәр чәчәк — сеңлең, апаң; абзаң — үсеп торган агач... Чәчмәгән җир күк — күңелнең һәр гүзәлгә бушлыгы, тик кояшны һәм табигатьне сөюдән хушлы¬гы!..
Мәгариф — хәяттыр. Һәр бәхетне, һәр сәгадәтне, һәр нә-җатны ... голүм  вә мәгърифәттән генә көтмәк кирәктер... Укып, балалар алга баралар...
Каз канатлары ак булыр, Ир канатлары ат булыр. Сабыйларның канатланыр вакъты Мәктәпләрдә укыр чак булыр.
2.Яз, газиз угълым: кара тактаны сыз акбур белән! Һәм кара күңелеңне ялт иттер, сызып ак нур белән! Өч наданга алма¬шынмас — бер язу белгән кеше; мәгърифәт эстәр, иренмәс һич — кеше булган кеше.



(Тукайча татар кодексы [Текст] = Татарский кодекс по Тукаю = Tatar code of Tukay / [проект авт. һәм башкаручы Зиннур Мансуров] ; [русчага Гәүһәр Хәсәнова тәрҗ.; инглизчәгә Тимур Тимуршин тәрҗ.]. - Казан : Татарстан китап нәшрияты, 2016. - 197)




Күбрәк мәгълүматны Җәмгыять һәм Мәдәният ресурсыннан карагыз