НӘҮРҮЗ БӘЙРӘМЕ

Нәүрүз мөбарәкбад!

Яз көнендә иң башлап үткәрелгән элекке иң олы йола-бәйрәм – Нәүрүз




Нәүрүз - күп кенә халыкларның иске календаре буенча Яңа ел бәйрәме. “Нәүрүз мөбарәкбад!” Бу котлау сүзе безгә борынгы бабаларыбыз авазы булып бүгенге көннәргә кадәр килеп җиткән. Һәр елны 21 мартта алар язны, яз белән бергә Яңа елны каршылаганнар.
21 март – яз фасылының көн белән төн тигезләшкән көне. Бу – астрономик вакыт, ягъни табигатьтә чын-чынлап яз башланган вакыт.
Борынгылар уенча, шушы чордан соң инде көннәрнең төнгә караганда озыная башлавы көн-кояшның тәмам чыгуы итеп каралган.
Шәрык илләрендә һәм төбәкләрендә, шул исәптән Азәрбайҗанда, Төкрмәнстанда, Үзбәкстанда һәм Кавказда Нәүрүз яңа ел башына гына түгел, ә хуҗалык елы башланып китү, язгы чәчүгә төшү чорына да туры килгән, уен-йолаларны һәм бәйгеләрне үз эченә алган.
Төрле ярышларда җиңеп чыккан иң батыр, иң елгыр егетне – Нәүрүз патшасы, ә иң чибәр, иң уңган кызны – Нәүрүзбикә итеп сайлау гадәте дә булган.
Шагыйрьләр исә бәйрәмдә шигырь укып ярышканнар.
Нәүрүз йола-бәйрәме вакытында шәкертләр һәм авыл яшьләре йорттан-йортка йөреп теләкләр теләгәннәр, үзләренә һәм остазларына бүләкләр җыйганнар, хуҗаларга, юмартлылыгын карап, төрлечә мөнәсәбәтләрен белдергәннәр.



Нәүрүз такмазаларының бер үрнәге түбәндәгечә:


Ач ишеген, керәбез,
Нәүрүз әйтеп киләбез,
Хәер-дога кылабыз,
Аш-сый көтеп торабыз,
Нәүрүз мөбарәкбад.
Нәүрүз әйтәбез сезгә,
Хакын бирегез безгә,
Яшегез битсен йөзгә,
Малыгыз артсын көзгә,
Нәүрүз мөбарәкбад!”


Бәйрем итүнең гореф-гадәтләре, йолалары буыннан буынга күчеп, безнең заманнарга хәтле килеп җиткән. Бәйрәмдә бер-береңне татлы ризык белән сыйлау төп кагыйдәләреннән берсе булган. Бу - тормыш гел шулай баллы булсын, дигәнне аңлаткан. Тормыш гөлләр кебек күркәм булсын дип, чәчәкләр бүлек иткәннәр. Уңын яхшы булсын дип, бер-берсенә су сибешеп уйнаганнар. 


Шул ук көнне, буй-буй итеп, җиле җиргә җиде төрле кыяклы үсемлек утыртканнар. Аларның ничек үсүенә карап, булачак уңыш турында фикер йөрткәннәр.



Бу бәйрәмнең рухи байлыгы турында без дә онытмыйк, дуслар:
Нәүрүз тынычлык, дуслык, тигезлек бәйрәме булып калсын һәм гасырларга барсын!






М.Х.Бакиров Татар фольклоры  2008
Бәйрәмнәр, туйлар өчен. Самига Саубанова. 1999

Күбрәк мәгълүматны Җәмгыять һәм Мәдәният ресурсыннан карагыз