Warburg 20haus 20library header 530x226

Оксфорд Глобаль Телләре Программасы CuTLi2019 конференциясендә

28-29 нчы Март аенда, «Warburg Haus» китапханәсендә, Гамбург университеты Англистика һәм Американистика Институтының каршысында CuTLi 2019  Дөнья фәнни-практик конференциясе үзды. 

CuTLi 2019 Сurrent Trends in Linguistics Тел Белеме Агымдагы Юнәлешләр конфренциясенең төп темасы -  “Multilingual Development and World Englishes”,  татарча  “Күптеллелек Үсеше һәм Дөнья Инглиз теленең Төрләре” темасына багышланган.

Конференция түбәндәге юнәлешләрдә уздырылды: Multilingualism, Varieties of English and Language Acquisition, күптеллелек, инглиз теленең төрләренә һәм инглиз телен өйрәнүнең мәсьәләрен тикшерүе бәхесләнде. Җыенга телчеләр, тәрҗемәчеләр, укытучы чакырулы иде.

Конференция Гамбург университеты, Англистика һәм Американистика Институты белән берлектә өченче тапкыр уздырылды, Профессор Доктор Питер Зимунд һәм Профессор Доктор Роберт Фукс тарафыннан оештырылган фәнни вәкыйга. Профессорлар Улрике Гут һәм Мария дел Пилар Гарсия Майо төп докладчылар булып чакырылган.
Төп максаты тел белгечләренең күптеллелек мәсьәләләрен белеменең фәнни һәм гамәли яктан үстерү булды.

Конференция вакытында Оксорфд Глобаль Телләре программасының тәкъдим итү кысаларында хәзерге көнүзәк мәсьәләләре: Оксфорд Глобаль Телләренең максаты; башлап җибәрүче телләрне сайлавы мәсьәләсе; Оксфорд Глобаль Телләре программасының эчтәлеге; программата катнашу мәсьәләсе; Оксфорд Глобаль Телләре программасының сайтларын түләүсез куллануы; сайт куллануың мөмкинлекләре; Оксфорд Глобаль Телләре Җәмгыятьләре бәхесләнде.

Конференция алдыннан, 27 нче Март аенда, Оксфорд Глобаль Телләре программасының Оксфорд Татар Интерактив Сүзлеге координаторы Доктор Гөлшат Сафиуллина Профессор Зимунд докторантлары белән очрашу узды: очрашуда Лиҗун Ли, Шараре Рахбари, Элиан Лорентс, Катрин Файндт, Өзге Өзтүрк катнаштылар, Оксфорд Глобаль Телләре программасының максатлары һәм бурычлары турында белешеп күп сораулар сорадылар.

CuTLi 2019 конференциядә Германия, Англия, Австрия, Польша, Испания, Кения, Нигерия, Кытай, Иран, Вьетнам, Кыргызстан, Россия, Украина, Болгария һәм башка илләреннән гаризалар кабул ителгән. Конференция эшчәнлегендә 70 кеше катнашты. 


Күбрәк мәгълүматны ОГТ Җәмгыяте ресурсыннан карагыз