Trees 20in 20bloom

Ә.Еники әсәрләрендә романтик шартлылык (”Гөләндәм туташ хатирәсе” повесте мисалында)

Ә.Еники әсәрләрендә романтик шартлылык
(”Гөләндәм туташ хатирәсе” повесте мисалында)

ХХ гасырның 70-80 нче елларында Ә.Еники милли яшәеш фәлсәфәсен  үз асылыңны табу, буыннарга тапшыра алу турындагы эчтәлек аша сөйләп бирә. “Гөләндәм туташ хатирәсе” (февраль, 1975) романтик повестенда  “тарихи материал психологик эчтәлекле мәхәббәт турында сөйләүдә эретелә”. Әсәр эчтәлегенә субъектив образ – Гөләндәм исемле туташ алып керә, повесть хикәяләүченең мәхәббәт тарихын сөйләвенә корылган. Автор романтик алымнар ярдәмендә үкенечле мәхәббәт тарихын сөйләп чыга.


Әсәргә алып керү өчен хикәяләүче чит/үз бинар оппозициясе оештыра, аны үз дөньясына яшеренергә мәҗбүр ителгән кызның кичерешләр тарихы кебек алып бара. Романтик кичерешләр сызыгы уйланулар вакыты кебек аңланган кич вакытын һәм моңсу шомлы көз фасылын символлаштыру аша башланып китә. Мифологиядә дулкынлану, рухи таяныч тоймау кебек укылган җил образы яңгыр образы (хакыйкать тамчысы мәгънәсендә) белән янәшәлектә тормыш-яшәеш тәртибенә төшенергә теләгән кешенең эзләнүләре турындагы эчтәлеккә алып керә. “Сәер тавышлар” – “дөберди, кыштырдый, ыңгыраша” – Гөләндәмнең бу чынбарлыктан куркуын көчәйтеп күрсәтү юлы кебек укыла: “Мин, куркынып, укый торган китабымнан аерылып, колак салып тора башлыйм” Кичерешләр рухи ныклыкка ирешә алмаган очракта (“хәерсез усал җил”) һичшиксез кайгы булачагын (“тыштагы каен ыңгыраша”) искәртү белән дәвам итә. Күңел кичерешләре таяныч тоймаганга  курку кебек тамгалана (өйнең стенасына шәрә ботаклар бәрелә-сугыла тырнаша). Интертекстуальлек (С.Җәләлнең “Дим буенда”, “На заре туманной юности”, “Яз да була”, “Туган тел”, Хәмдия”, “Казан сөлгесе, “Эрбет”, “Тәфтиләү”, “Агыйдел каты ага”, “Сибелә чәчәк” җырлары, К.Тинчуринның “Соңгы сәлам” драмасы, “Сакмар” көе, “Тукай маршы, “Мәдинәкәй” җыры, “Аккош маршы” ) әсәрнең буеннан-буена укучыны шул эчтәлек дулкынына көйләү юлы булып тора.


Кыз үзе өчен өр-яңа чынбарлык белән танышканда (“күзгә күренмәс диварга килеп бәрелгәндә”) романтик табигатьле самими бала хисләре белән яши (“өстендә гади генә ситсы күлмәк, йомшак чүәк”, үзен уңайсыз хис итә (“битләре кинәт , ут капкандай , кызыша башлый”, “чәч толымнары тизрәк артка күчерә”. Вакыйгалар барышында Салихның Гөләндәмне әлеге чынбарлыкка алып керүе тасвирлана (тар баскычтан залга төшә), кичерешләр сызыгы беренче романтик саф хисләр тарихын сөйләү кебек алып барыла. “Зәңгәр күзле, мәрмәрдәй ак маңгайлы” ачык йөзле, “акыл сатарга, күп сөйләргә яратмый торган”.  Салих Сәйдәшев образы да романтик яссылыкта эшләнгән образ.  Автор бөек татар композиторы образы ярдәмендә камил рухлы, җитди карашлы татар егете кичерешләрен тергезә (аның җомга көнне изге эшләр белән шөгыльләнүе). Иң элек кыз белән танышу укучыны шул рух дөньясына алып керү максатына хезмәт итә. Беренче романсны уйнаган кызга егет бәясе тормыш-яшәешкә дөрес караш тәрбияләнмәгән  кешегә илаһи чынбарлык бәясе кебек кабул ителә. Әсәр кызның гармониягә ирешү юлы кебек укыла.


Гармониягә ирешү өчен үз рухыңнан үз телеңне эзләп табу таләп ителә (Салих кыздан татарча уйнавын сорый). Телнең иҗтимагый вазифасын алга куеп, татарча сөйләшүне кирәксенмәгән укучыга иң тәүдә шул хакыйкать җиткерелә. Беренче бүлектә гашыйк кызның кичерешләренә “нәфислеккә омтылыш” теләге салына. Татар кешесенең гармониягә юлы “нәфислеккә омтылыштан”  башлана, нәфислек кешенең ана телендә уйлау, сөйләшү әдәбендә чагылыш таба, ди автор: “ ...кулың белән уйнаганны күңелең белән ишетергә генә кирәк”.   Ак, нәфис, җыйнак куллы  Салихның уйнап күрсәткән беренче көе “Туган тел” булу (беренче исеме “Анам кабере янында” икәнлеге махсус искәртелә) очраклы түгел. Ифрат әдәпле, ихлас күңелле кыз Салих эшкәртүендәге “гади дә, таныш та бу көйне бозмыйча-нитмичә уйнап чыга”. Кыз үз рухына хас нәфислекне гаҗәпләнеп, сокланып, сөенеп ача, соңрак йөрәктә туган табигыйлекккә сихерләнә, кодрәтле моң көчен – халык зарын, ачы язмышын тоя.  

Беренче “учлап карарга теләгән мамыктай, коры, таралып торган кар”  – кызның үз рухын эзләве, ләкин әле “үзең теләгәнчә, тойганча  уйнау” [Еники, 2002: 255]  – әлеге рухның гадәткә кергән гамәлләр белән ныгытылмаганлыгы (карның укмашмавы), ягъни чит/үз бинар оппозициясенең юкка чыга башлавы турында хәбәр итә (шәл деталенә салынган эчтәлек).


Повестьның эчке музыкасы эмоциональ эчтәлек хасил итә. Салихның үз хисләрен әйтеп бирү өлеше (”Агыйдел каты ага” тексты) яңа чынбарлыкка керер өчен кызда кыюлык, сайлаган юлга ышаныч тәрбияләү кирәклеге турында сөйли: “Сез каты аккан Агыйделне дә җиңел кичәрсез” [Еники, 2002: 259].   Күрешүгә чакыруы – кыз өчен гайре табигый вакыйга – гашыйк Гөләндәмнең хисләрен киеренкеләндерә, асылда кыюлык һәм ышаныч өсти.
Кыздагы яңа халәт – сер көтү – яңа чынбарлыкка керүне тагын да ашыктыра. Автор Салих сөйләгән сурәтләр аша кешедәге уй-гамәл гармониясе сурәтен ясый. Татар кешесендә туган гармония – аның бәхетле-тигез тормышының матур гадәтләре, эчке моңы, ди автор. Гамәлдә шуны тергезмичә торып татар кешесе рухи ныклыкка ирешә алмый. Шул моң татарның хөрлеге, аның җыры (“Сибелә чәчәк” тексты), даими күңел халәте.
Кызларның театрга киенүләре үзләрендә яшәгән әти-әниләре тәрбияләгән тарлыктан милли рух табылган хөрлеккә чыгу юлына басулары кебек укыла.


Гөләндәмнең эчке, күңел пространствосы, сюжет ситуацияләрендә ачыла торган холык сыйфатлары белән иске тормышның реаль урын контурлары бәрелешә. Кызның “гарип булса да, кызгану хисе уятмый торган, мескенлектән бик өстен булган” Ф.Әмирхан белән очрашуы кешелек горурлыгы турында искәртүче тагын бер вакыйга. Татар яшьләре оештырган кичәдә катнашу кызның кыюсыз, куркак чынбарлыгына яңа эчтәлек өсти. Салихка мәхәббәте аша Гөләндәм тагын да ачыла, яктыра төшә, “Соңгы сәлам” спектаклен тоюы шул хакта сөйли: “Ольга барысын да әтиләре белән уйлашып, киңәшеп эшли! Нинди мәхәббәт була соң инде бу?!”.   Укучы әти-әнисе тозагында яшәргә күнеккән Гөләндәм күңелендә туган хис үзгәрешен тоя, ләкин автор Вахит-Ольга язмышының кабатланачагын Салих сүзләре белән искәртә: “Бигрәк тә дин һәм милләт аермасы гашыйкларны әнә шундый фаҗигагә китерә дә... Әйе, авыр фаҗига, тамыры бик тирән әле”.  



Г.Р.Гайнуллина,
Казан,
Казан (Идел буе) федераль университеты  доценты

Күбрәк мәгълүматны Җәмгыять һәм Мәдәният ресурсыннан карагыз