Rowan

Ә.Еники әсәрләрендә романтик шартлылык (”Гөләндәм туташ хатирәсе” повесте мисалында). Икенче өлеш

Кызның ябык пространстводан ачык просранствога омтылышын  пейзаж бирелеше хасил итә: “Тышта галәмәт буран икән ләбаса! Шул дөньяга сыя алмыйча котырына, имеш! Буран гаепле моңа, буран шулай саташтыра, буран җөтен нәрсәне йә бик якынайта, йә бик еракка алып китә. Менә буран басылгач, барысы да үз урынына кайтыр, һәм мин дә бәлки бервакыт чын дөресен генә белермен. Чын дөресен?! Әмма кирәкме соң ул “чын дөресен генә” белү, кирәкме? Нәрсә китерер ул миңа – сөенечме, әллә көенечме?”   Үзе яраткан “Сакмар” көен уйнаганда кызның әтисенә эчке эндәшүендә дә шул укыла: “Зифа талдай үсеп җиткән кызыңның үз бәхетен үзе сайларга хакы юкмыни, әти, җаным, бәгърем?!” Кызның елавы – героиняның иркенлеккә таба хәрәкәте, хис үзгәреше, җан сызлавы ул. “Буранлы көн” кызга юл ачучы Сабираның “бик кадерле, бик яшерен серен фаш итү” белән төгәлләнә.


Салихның алдагы уйнаган көе  беренче хәлфәсе З.Яруллинның “Тукай маршы” булу очраклы түгел. Салихның хәлфәсе турында “бернинди ясалу-кыланусыз сөйләп чыгуы” кызны сокландыра, башка дулкынга көйли, Гөләндәм Салихның Тукайны күрү-күрмәве белән кызыксына. Шул урында Салих исеменнән автор кеше күңеле омтылырга тиеш үзгә халәт – “халык күңелендә мәңге яши башлау” омтылышы турында әйтә: “Күпме уй-хис бу музыкада! Олы хәсрәттән тирән әрнү бар, хәтта тәкатьсез үксү дә ишетелеп кала, әмма шул ук вакытта ул кешенең рухын төшерми, өметсезләндерми, киресенчә, аны үстерә, дәртләндерә, гүя зур-зур эшләргә канатландыра!.. Ихлас! Ә менә бу җирендә – тыңлагыз әле, тыңлагыз” Ниндидер бер тантаналы горурлык яңгырый түгелме соң?! Тукай өчен, Тукайны тудырган халык өчен горурлык – ишетәсезме зез шуны?”  Димәк, үз халкы белән горурлану хисләре һәр  кешенең күңел таләбе, үз асылын табуга, тануга юлы икән.



Күпкатламлылыкка ирешү максатында Ә.Еники пейзаж, романтик шәркый алымнарга, сүз-сурәтләргә мөрәҗәгать итә. Милли проблематиканы иҗтимагый мотивлаштыру әсәрдә пейзаж бирелешенә салына, “чыкылдап торган татар оясы Печән базарында” – “Евангилистовский белән Захарьевский чатында зур гына ак чиркәү, вак кына мәчетләр” шул эчтәлекне укырга әзерли. Салихның чиркәү янына җыелган гарип-гораба саилчеләргә карап торуы авторның укучысы ярдәмендә чынбарлыкка бәясе кебек кебек укыла. Кыз белән егет барган Болак күпере – авторның Салих  ярдәмендә укучысын яңа милли чынбарлыкка таба алып бару юлы. Кеше гармониягә омтылганда билгеле бер көй дулкынына көйләнә, шул көй аның үз-үзе белән гармониягә ирешүен көчәйтә, ныгыта, ди автор: “Тик безнең мәчетләр генә музыкадан мәхрүм. Шәригать дигән нәрсә мәчеткә курай белән сорнайны гына керткән булса да, дин әһелләре музыкага бу кадәр тискәре карамаслар иде. Ә шуның аркасында без күпме артта калдык”.  Азан көенең мәгънәсен бирү аша автор  кешенең бу дөньядагы тормышына әһәмият бирергә тиешлеген тамгалый кебек: “Гаҗәп сагышлы, моңлы ишетелә шул чакта кичке азан! Гүя фани дөньядан аера ул сине, уйлар, өметләр – барысы да бик кечерәеп кала. Тик соңыннан гына бик ямансу булып китә, тизрәк үзебезнең шул гөнаһлы дөньяга әйләнеп кайтасы килә... Дөнья кызыклырак бит, Гөләндәм!”


Гөләндәмнең Фәйзи Биккинин, Мансур Мозаффаров, Солтан Габәши, Кәрим Тинчуриннар  белән танышуы – Салих чакырган хөр рухлы, матур чынбарлыкка аяк атлавы ул. “Шәрык кичәсенә әзерләнү, кичәдәге чыгышлар кызга бу рухны бик кын итәргә, яратырга мөмкинлек тудыралар. Салих белән башкарган “Мәдинәкәй” җыры – мәхәббәт көче, аның башкаларга тәэсире турында сөйли. Шул вакыйгадан соң Салихның Гөләндәмгә “иң саф, иң мөкатдәс” хисләре әйтелүе очраклы түгел.

Чит/үз каршылыгын үтә баручы кызның курку белән тулы дөньясы ачыла, эчке калтырану аркасында тән авыруы кичергәннән соң, кыз башка чынбарлыкка күчкәнлеген аңлый: “Инде менә күзләрем ачылуга гаҗәеп дөнья үзенең кояшы, тәрәзә башында гөрләгән күгәрченнәре, әллә каян гына килгән серле өннәре, гел алышынып торган төс-бизәкләре, онытылмаган хатирәләре, сүнмәс өметләре белән әкрен генә миңа да кайта башлады” [Еники, 2002: 342]. Укучы кызның “офыкта кабынган бердәнбер йолдызын” табуын – үзен, үз нәфислеген, матурлыгын тануын тоеп ала.
“Көтү, ышанып, сагынып көтүне кызлар эше”  дип инанган Гөләндәм әнисе тәкъдим иткән чынбарлыкка – утарга “затлы күлмәкләренең берсен дә алмаска” – яңа затлы чынбарлыгына хыянәт итмәскә карар кыла. Идел-чикне кичкәндә кыз шул яңа чынбарлык алдында сынала. Салих белән очрашу, шул көйләр серенә уралу, мәхәббәтнең көчен тою – Гөләндәм-Гөлгенәне бәхетле итә, ышандыра. Ләкин горур-сабыр Салихның эчке рухи ныклыгы (утарга барудан баш тартуы) Гөләндәмгә аңлашылмый, ягъни кызда ачылган гүзәллек әле үзен сакларлык булып ныгымаган, горур-сабыр рух гамәлләр белән гадәткә кермәгән. Салих аерылганда уйнаган “Аккош маршы” укучыга шул эчтәлекне әйтеп бирә.


Гөләндәмнең Газизгә кияүгә чыгарга каршылык күрсәтергә тырышуы – беренче зур сыналуы. Салихның моңа каршы җавабында “мәхәббәт кенә түгел, уртак теләкләр дә бәйләргә тиешлеге” автор карашы кебек тамгалана. Ә.Еники “бәхеткә илтергә тиешле юл”  – кешенең үз көен, рухын, ахыр килеп, матурлык тудыра ала торган гамәлен табу дип күрсәтә.


“Европачарак киенергә ярата торган, Сембердә туып үскән” сабыр гына, ярашырга күнеккән Гөләндәмнең әнисе һәм “күп очракта әнисе белән килешергә мәҗбүр” әтисе “хатын-кызның мәхәббәте ул күп вакытта ир-ат мәхәббәтенә җавап рәвешендә туа” дип буйсынуга көйләнгән чынбарлыкны яклаучылар итеп тәкъдим ителә. Шул чынбарлыкта тәрбия алган, шул дулкынга көйләнгән Гөләндәмгә, билгеле, зур сынаулар үтәсе әле, Салихка китәргә җыенган кызның “әти-әнием ишетеп-күреп яталар кебек тоелды өзгәләнеп торуымны” дип автор аны куркуын, кире уйлавын нигезли. “Рухы сынган, тәкъдиренә буйсынган, язмышы белән килешкән” чит дөньяга кайтып утырган кызны гомерлек үкенеч көтә. Эпилогка урнаштырылган автор сүзләре шул хакта. Ә Еники, кеше бары үз хисләрен яклый алса, үз рухына туры килмәгән чынбарлыкка каршы төшә алса гына, гармониягә ирешә, үзен бу дөньяда хөр һәм бәхетле хис итә, ди.


Ә.Еникинең романтик фикерләүгә нигезләнгән “Гөләндәм туташ хатирәсе” повесте – милли нигезләргә кайту дәвере татар прозасының уңышы, югарылыгы, дәрәҗәсе. Тәэсирлелек, табигатьне яки тышкы дөньяны, психологик кичерешләрне детальләштерү, текстларның эчке көе, музыкальлеге, яңгырашның матурлыгы һәм камиллеге автор стиленең таныла торган сыйфатларына әверелә.

Г.Р.Гайнуллина,
Казан,
Казан (Идел буе) федераль университеты  доценты

Күбрәк мәгълүматны Җәмгыять һәм Мәдәният ресурсыннан карагыз