Бәби туе

Бала тууга бәйләнешле йолалар сабыйны котлап каршы алуга, аны явыз көчләрдән саклауга, сау-сәламәт үсүуен һәм киләчәге бәхетле булуын теләүгә юнәлдерелгәннәр.
Мәсәлән, Чистай һәм башка кайбер төбәкләрдә туган балага атап “нәзер” корбаны чалганнар, ягына карап, “бәби туе”, “бишек туе”, “бәби чәе” уздырганнар. Туган-тумача, дус-иш, күрше-күлән исә ай буена баланы һәм әнисен котлап “бәби ашы” китергәннәр. Баланы кырык көне тулганчы саклау һәм ялгыз калдырган очракта, явыз көчләр кыгалмасын дип, янына тимер әйбер кую гадәте булган.
Янә килеп, баланы күз тиюдән саклауга зур игътибар бирелгән. Моның өчен бишекне миләш сиртмәгә әлгәннәр һәм аңа миләш, артыш, шомырт ботаклары кыстырганнар, баланың баш киеменә ялтыравыклы төймә такканнар, кулына төсле җеп бәйләгәннәр.

Баланы беренче тапкыр кендек әбисе юындырган яки мунча керткән һәм шунда үзенең калыплашкан шигъри теләгән дә әйткән:


Аю баласын чабам,
Бүре баласын чабам, дип әйт.
Аю кебек симез бул,
Бүре кебек җитез бул,
Көндез уйна, кич йокла,
Әбине әби дип әйт,
Бабайны бабай дип әйт,
Апаны апа, абыйны абый, дип әйт.
Әйшә-Фатыйма куллары –
Име-томы шул булсын.
Бәхетле бул, тәүфйклы бул.


Марсель Бакиров. "Татар фольклоры" хезмәте буенча. 2008

Күбрәк мәгълүматны Җәмгыять һәм Мәдәният ресурсыннан карагыз