Албастылар. Галимҗан Гыйльманов

АЛБАСТЫЛАР

1. Тарихы

Очрашулар вакытында укучыларым шушы тарихны сорамый калмый. “Албастылар” – мине халыккка таныткан иң билгеле әсәрләремнең берсе.
Татарстан китап нәшриятында эшләп йөрим.
Һәр көнне троллейбуста “Матбугат йорты”на кадәр киләм, кеше күп, һавада тир исе; аңа бензин исе, резина исе, хушбуй исләре кушылып, гайрәтне чигәрерлек, исәнгерәтеп укшытырлык ис барлыкка килә. Мин үзем бу истән йоклап (черем итеп) котылырга тырышам. Ярым йокылы халәтендә кешенең зиһен капкачын нинди генә уйлар, фикерләр какмый да, нинди генә сәер образлар, сюжетлар аның хыял күген яктыртмый... Минем хыялый натурама да бу халәт шактый кызыклы әсәрләр, хыялый сюжетлар бүләк итте.
Үзем ярым йокылы хәлдә, үзем аек акыл белән уйлап барам: менә шулай онытылырга иде дә, бераз вакыттан соң, шушы онытып калдырылган гомергә  борылып  карарга, аны тагын бер кабат кичерергә, яшәргә иде. Әгәр дә инде исеңә төшерә алсаң... Әгәр ул хәтереңне урласалар? Кешеләрнең көче җитмәс, ә менә рухлар шаукымы...




Кеше үз хәтерен кайчан югалта?  Ә нәсел, авыл, халык? Ни өчен югалта ул хәтерен, тарихын, язмышын? Чөнки ул кемнеңдер рәнҗешенә дучар була. Ә иң зур рәнҗеш ул – кемнеңдер нигезен, йортын басып алу, яулау, тар-мар итү, аны хаксызга урыныннан сөрү, чит-ят нигезгә үз нигезеңне корырга тырышу...
Мондый тарихлар аерым бер нәсел, гаилә язмышында тетрәндергеч итеп бирелергә мөмкин. Әйтик, төп геройның хәтерен алалар. Аның нәселе, авылы кайчандыр кемнәрнедер рәнҗеткән булган, торган нигезләреннән куган... Шуның өчен рәнҗеш төшкән. Рәнҗетелгән кеше – ул инде адәми зат түгел. Хәтәр рәнҗеше аның кешелек сыйфатларын нык кына загыйфьләндергән яисә бөтенләй юкка чыгарган була. Албастылыкка чыккан бу затлар кешеләргә каршы көрәш ачалар. Бу көрәшнең асылы кан үчен, нәсел үчен, нигез үчен тәшкил итә...
Шулвакыт, кеше нигезен алып, хәтәр янгын чыгарып, бу нигезне юк иткән Хәлим дигән танышым искә төште. Хәлим... – ничек туры килә бу исем минем  язылачак әсәремә. Тагын бер хатирә кыйпылчыгы: бер авылдашым гомер гомергә урманга китеп, яшәп кайта иде, кайткан саен, бик озак кешеләр тормышына кайта, яшәргә өйрәнеп җиткәч кенә тагын урманга чыгып китә... Авыл халкы бу галәмәтне аның урманда яшәүче гүзәл кыз белән гыйшык-мыйшык уйнавы, кыргый булса да, бик тә мөлаем сөяркәсенә көчле мәхәббәте белән аңлата иде.
“Албастылар” әсәренең “җеп очы” әнә шулай туды.
Калганы инде иҗат җимеше, тормыш тәҗрибәсе. Тагын... әнкәйләр биргән тел һәм Ходай биргән әдәби тоем.



2. Әдәби интрига

“Албастылар” әсәрендә кискен конфликт юк, әмма көчле әдәби интрига бар. Үзәк герой Хәлим олы юлда очраган ике карчык шаукым- сихере белән, бер елга хәтерен югалта... Әсәрнең сюжеты аның үз хәтерен эзләүгә, димәк ки, бер еллык гомерен, тормышын ачыклауга багышлана. Бу омтылышның мотивациясе дә бар. Хәлим тоя: ул яшәгән җирдә аның язмышы, мәхәббәте калган. Ул аны ничек тә эзләп табарга, үзенең язмышына төшкән сынауларны үтеп, бәхетенә ирешергә тиеш...
Ул, үз максатына ирешү өчен, узган елда нәкъ менә ике “албасты” карчык аның зиһенен алган урыннан юлга чыга...
Герой бик күп авырлыклардан соң “албастылар утарын” таба. Ул ялгышмаган, аның күңеле алдамаган: мәхәббәте Майя да шушы сихерле аланда, сихерчеләр утарында яши икән.
“Албастылар” кыйссасы, нигездә, Хәлимнең “албастылар” утарындагы тормышына, мәхәббәтенә, коллыгына, аны шок хәленә китерерлек ачышларына багышлана... Кара урман эчендәге эпопеяның нәтиҗәсе шул: “албастылар” утарында яшәүче ике ярым мифик карчык – кайчандыр Хәлимнең туган авылыннан куып, сөреп җибәрелгән, нигезләре туздырылган җан ияләре икән. Алар кешеләрнең шушы явызлыклары өчен гомер буе Кампәрле авылыннан үч алганнар: авыл кешеләрен урлап китеп, аларны үз утарларында кол-зомби итеп тотканнар...
Хәлимне дә алар урлаган икән. Ләкин Хәлимне зомбига әверелдерә алмыйлар, бөтен гомерен “албастылар” утарында үткәргән гүзәл зат Майя (ул да күкрәк баласы чагында ук авылдан урланган була) белән Хәлим арасында кабынып киткән көчле мәхәббәт комачау итә.
Шул рәвешле, Хәлимнең язмышы, гомере авыл белән урмандагы сихерчеләр утары арасында йөреп үтә. Ул хәтта Майяны авылга кешеләр арасында яшәргә алып кайта. Ләкин Майяның язмышына фаҗигале хәлләр язылган була: ул инде урманда да кала алмый, әмма гөнаһларга, каргыш-рәнҗешләргә, ялганга, сәрхушлеккә баткан авылда да яши алмый...
Майяның фаҗигале үлеменнән соң сәхнәгә аның игезәге – Нәфисә чыга һәм аның Хәлим белән яңа тормышы һәм язмышы башлана. Шул ачыклана: чын албастылар урманда гына яшәми, һәр кешенең күңелендә “албастылык” бар, кеше аның белән (димәк, үз-үзе белән) даими көрәшергә тиеш, хәтта шул да ачыклана: бәхеткә ирешү өчен үзеңдә дә күпмедер сихер-албастылык булырга тиеш (сихерне сихер генә җиңә; шаукымны шаукым белән генә кайтарып була).
Хәлим мәхәббәттә бәхетле була алмый, әмма ул ата кеше буларак (аның кулында өч бала кала) чын бәхеткә ирешә; аның тагын бер җиңүе: ул кайчандыр авылдан сөрелгән сихерче карчыкларның бәхиллегенә ирешә, аларны авылда яшәргә алып кайта... Шулай итеп, ул үзенең нигезен “чистарта”, үзен илаһи-изге миссиягә дучар итә...


3. Образлар

“Албастылар” әсәренең төн герое – иң гадәти авыл егете Хәлим. Авыр шаукымга, сихергә дучар булган бу герой тирәсенә башка герой-каһарманнар җыела.
Беренче багланыш-связка (каршылык-интрига) Хәлим белән ике сихерче карчык арасында. Бу алыш Хәлимнең җиңүе белән тәмамлана: ул алардан үзенең сөйгәнен Майяны коткара, авылны урманның шаукымыннан саклап тора, хәтта бу ике ярым мифик затны үз авылына торырга алып кайта, үз йортын бирә.
Икенче связка Хәлим белән Майя арасындагы мәхәббәт тарихы белән бәйләнгән.Иң үзәк, иң позитив, иң якты сюжет линиясе. Асылда иң төп фикер шушы мәхәббәт тарихында игълан ителә: мәхәббәт бөтен кара сихердән дә, албастылыктан да өстенрәк, мәхәббәт көче – иң егәрле көч, мәхәббәт хисе – иң бөек хис... Чөнки ул – тормышны, яшәешне, бәхетне раслаучы хис. Ләкин фиҗигагә дучар хис. Мәхәббәт гел шулай: бәхеткә иң лаек җан һәрвакыт һәлакәткә дучар була...
Өченче связка  Хәлим белән авыл халкы арасында: төп геройның асыл сыйфатларын ачуда Нәфисә дә (Майяның игезәк туганы), Сания дә (әнисе), Ак бабай да, Тәскирә дә, башкалар да зур хезмәт куялар.
Дүртенче связка – Хәлим белән бандит-юлбасарлар арасында бара (Сәхәп кешеләре). Хәлим алардан да өстен булып чыга, комсызлык, явызлык кебек сыйфатлар бу әсәрдә кешеләрнең иң көчсез сыйфатларына әверелә.
Хәлим – үзәк герой, әмма ул коеп куйган уңай герой түгел. Аның җаны изгелек, рухи ныклык белән эгоистлык, нечкә күңеллелек, тәкәбберлек, арасында бәргәләнә. Ләкин ул укучыда тирән хөрмәт уята. Аның күңел омтылышлары, рухи көче, мәхәббәте, бәхеткә ымсынуы пәйгамбәрләргә тиңдер, дип уйлыйм...




4. Тел. Поэтика.

“Албастылар” әсәренең теле үзенчәлекле. Мин аны шушы әсәр өчен махсус эшкәртеп яздым. Бу тел – мистик-мифологик элементлар белән баетылган образлы тел. Анда халык әйтемнәре, ышанулары, сөйләкләре, легенда-риваятьләре, фәлсәфи һәм хикмәти конструкцияләр бик мул кулланылган.
Бер мисал: “Хәлим нишләргә дә белмәде. Әмма ул бу вакытта кызны тынычландырырга кирәк түгеллеген белә иде. “Әйдә еласын, яшь белән бергә бөтен куркуы, кара коты, кара умае чыгып бетсен”, - дип уйлады ул. Үзе кызның озын, куе чәченнән салмак кына сыйпап торды.” Шушы кыска гына өзектә татар халык мифологиясенең кот һәм умай хакындагы тәгълиматы чагылыш тапкан.
Әсәрнең поэтикасы бик катлаулы. Шушы поэтика аңа постмодернистик эчтәлек сала да инде. Чөнки  “Албастылар” тукымасында даими рәвештә АВТОР линиясен алып барыла. Еш кына автор үзәк герой белән, хәтта үзе белән бәхәскә керә, үзенең хакыйкый фикерләрен шик астына ала.

Яшәеш “ике параллель дөнья” рәвешендә бирелә. Еш кына бу ике дөнья (“албастылар” утары һәм Кампәрле авылы) керешеп китәләр, әмма кушылмыйлар, чөнки аларда төрле рух кануннары яши; бу дөньялар бер-берсеннән нык аерылган рух кануннары буенча яшиләр.




“Көзге поэтикасы” бик көчле гәүдәләнеш тапкан. “Чагылыш” принцибы төп иҗади принципка әверелгән: изгелек – явызлык көрәше, урман – авыл, ак һәм кара энергетикага ия ике игезәк (Майя һәм Нәфисә), реаль  тормыш һәм мистик сюжет...
“Юл поэтикасы” бие көчле бирелгән. Төп герой һәрвакыт юлда: йә ул урманга китә, яисә аннан авылга кайтып төшә. Юл – геройның тормыш фәлсәфәсендә иң төп символ. Юл бар – димәк, тормыш бар,максат бар, ымсыну, омтылу бар, димәк, геройның гомере, бу гомер өчен көрәш тукталмаган...




“Нигез” поэтикасы иң үзәк сюжет линиясен тәэмин итә. Бу нәсел-нәсәп, ыру-гаилә корудагы яңа мотивларны үз эченә ала. Нигез – ата-бабалар ихтыяры белән бәйләнгән. Аларның амәнәте, васыяте белән миллилекнең шушы нигез фәлсәфәсе килеп ирешкән. Ә инде албасты-әбиләрнең шушы аянычлы язмышка дучар булуларына иң элек кешеләр үзләре гаепле.
Кеше – табигать улы, аның таҗы. Табигать әсәрдә һәрвакыт геройларга ярдәмгә киләләр. Табигать Хәлимгә рухи көч бирә, кайчакта бу көч дини тәгълиматларга, догаларга караганда да көчлерәк булып чыга.



Әсәрдә бик күп мифик, мистик, символик образлар, метафоралар, шулай ук мифологемалар кулланыла. Автор шулай ук милли символ-тотемнарга да мөрәҗәгать итә: бүре, поши, ат образлары...
Әсәрдә йола, ритуал белән бәйле рухи мирас органик рәвештә аның тукымасына кертеп җибәрелә. Бигрәк тә “албастылар” утарындагы хәлләр, авылдагы кискен вакыйгалар, бүреләр белән алыш, өй салу,торгызу, бала табу, өйләнешү, кеше күмү кебек тормыш вакыйгалары мистик-шаукымлы иҗат инструментлары белән тормышка ашырыла.
Автор әсәр текстында күп кулланыла торган код-символны да аерып чыгара: боҗра-түгәрәк. Аңа бәйле рәвештә тәре, өчпочмак,  кебек иң гади фигура-символларны да илаһи кимәлгә күтәреп куя. Шулай ук Дөнья үзәгендә үскән Дөнья агачын күзалларга ярдәм итүче Туб агачы, якын кешеләрне суырып алучы күл (Хәлимнең атасы Чәнти әпә тарихы), яшен, яңгыр шаукымнары, бүре өне, сихри урман сукмаклары, тотем-кошлар һ.б.
Саннар магиясе дә  Көнчыгыш поэтикасы рухында хәл ителә: Хәлим урманга өч тапкыр бара, өч бала туа, өч бүре, җиде көн, җиде сынау,  җиде кеше (утарда), җиде чишмә, җиде юл чаты...
Вакыт һәм Пространствоның махсус магик яссылыкта сурәтләнүе әсәрдә төп поэтик алымнарның берсенә әверелә. Бу “керешү”, “алмашыну-метаморфоза” Хәлимнең шаукымлы- төшле тормышына гына түгел, реал, аек акыллы язмыш вакыйгаларына да кагыла...


5. Төп фикерләр


Әсәрнең үзәгендә – рух ныклыгы. Төп герой – көрәшче-каһарман түгел, әмма ул чиста, бөтен, көчле рухка ия зат. Шуңа да ул укучыда симпатия уята.
Иң матур һәм романтик образларның берсе – Майя – иң көчле образ. Сихер дөньясында сакланып калган бу изге-гөнаһсыз кыз бала Хәлимнең төп бәхетенә дә, төп драмасына да әверелә...
Хәлимнең анасы Сания образының нигезендә ор-яңа идея ята: кешенең күзе күрмәсә дә, күңелендәге игелек-миһырбанлык аша дөньяны күрә һәм таный.
Нәтиҗә ясап әйткәндә, “Албастылар” әсәре укучыны рухи яклап көчле булырга өнди, аны бәхете һәм мәхәббәте өчен мәңгелек көрәшкә алып керә...

Галимҗан Гыйльманов

2018


Язучы, шагыйрь, драматург, әдәбият галиме Галимҗан Гыйльманов 1957 елның 1 февралендә хәзерге Башкортостан Республикасының Дүртөйле районы Әсән авылында туган.
Галимҗан Гыйльманов Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе (2003).  1992 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Г. Гыйльмановның башлангыч чор иҗат эшчәнлеге нигездә әдәбият фәне һәм әдәби тәнкыйть өлкәләре белән бәйле. Университетта укыткан елларында ул әдәбият белеменең поэтика, жанр, стиль мәсьәләләренә, аерым алганда, лиро-эпик әдәбиятның иң кызыклы жанрларыннан берсе булган баллада жанрын өйрәнүгә һәм якташы Шәехзадә Бабичның әдәби мирасын басмага әзерләү эшенә күп көч куя.
Модернизмга хас жанр, поэтика, композиция, стиль сыйфатлары әдипнең «Албастылар» (1999), «Оча торган кешеләр» (2000) исемле күләмле әсәрләренә дә хас. Фантастик-хыялый һәм маҗаралы әдәбияттан аермалы буларак, бу романнарда вакыйгалар чынбарлык белән хыял кисешкән чиктә бара, шул сәбәпле образлар бирелешендәге серлелек, композицион интрига, психологик киеренкелек көчәя төшә.

Г.Гыйльманов озак еллар дәвамында татар халкының борынгы мифларын, риваять-легендаларын, им-томнарын, юрамышларын барлау һәм җыю, ияләр-рухлар дөньясын, тәңречелек тәгълиматын өйрәнү юлында гыйльми эзләнүләрен дәвам иттерә.


Күбрәк мәгълүматны Җәмгыять һәм Мәдәният ресурсыннан карагыз