Ә.Еники хикәяләренең сюжет структурасы. “Бала” хикәясе мисалында

I  

Ә.Еникинең “Бала” хикәясе (1941) сугыш чоры прозасының иң матур үрнәкләреннән санала. Текст “Сөекле кызым Резедага багышлыйм” дигән эпиграф белән башланып китә. Бу өлеш әсәргә куелган исемне, әсәрдәге кыз персонажны автор  мөнәсәбәте белән бәйләп килә.
Хикәяләүче укучыны “лейтенант Иванов ротасы” белән сынаулар аша үтү юлы кебек шәрехләнгән урман юлына алып керә. Биредә хикәяләүче исеменнән авторның укучыны  “зур саклык белән алгы позициягә” алып бару омтылышы әйтелә. Юл хронотобы урман  пространствосы белән янәшә бирелү сынау юлының катлаулы булуын искәртә. М.Бахтин аңлатуына караганда, геройның билгеле бер вакыттагы хәрәкәтен тәэмин итүче шәхси юлы булырга тиеш. Геройның хәрәкәте күпмедер дәрәҗәдә алдан билгеләнгән: юл буш түгел, димәк,  шәхси дип кабул ителгән сынау юлы кабатланган, аны үтү өчен канун-кагыйдәләр дә табылган. Шуңа күрә юл хронотобы геройның шәхси юлы булудан өстен: “Бу юл – бүгенге мәхшәрнең бердәнбер телсез шаһиты. Ике туганның бер үк эзгә басканын бары ул гына белә” [2;7] Укучы да хикәяләүче белән беррәттән шул юлга – геройны гөнаһсыз сабый белән очраштырган эзгә баса.

Биредә гөнаһсыз сабый образына салынган эчтәлекне билгеләп үтү зарур. Әсәрнең исеменә, эпиграфка – көчле позициягә чыгарылган бала геройны сынау алдында калдырган персонаж. Теләсә кемне уйланырга мәҗбүр итә алган бердәнбер хакыйкать белдерелеше булган бала белән очрашу кешенең үз намусы, вөҗданы белән очрашу, бер эзгә басу эчтәлеген ала. Автор кешедәге шәхси юлның башы – үз намусың белән “сөйләшү”гә,  гармониягә – күңел тынычлыгына омтылуга ихтыяҗ  туу, ди.  Хикәяләүче укучыга тулы дип тасвирлаган юл  әлегә “мәкерле тыныч, буш” икән. Димәк, буыннар сызган юлның кайтавазы кеше күңелендә яңгыраш тапканчы шәхси тормыш юлы буш һәм яшәү тәртипләре турындагы мирасны кабул иткәнче ул мәкерле тыныч, ягъни бер сынауны үткәндә кылган ялгыш  икенче – күпкә катлаулырак сынауны әзерли.


Урман пространствосын тасвирлау –  сынау юлының эчтәлеген ачу кебек укыла. Сынау юлы – “урман, үз-үзен тыңлагандай, хәрәкәтсез һәм тып-тын”. Бу – кешенең уйлану, олы гамь алдында калу мизгеле. Үз-үзен –  намусын тыңларга чакырылган укучы әлеге хәрәкәтсезлек, ягъни гамьсезлек халәтенең сурәтен укый. Хикәяләүче укучыга бу халәтне тынлык – нәрсәдер көтү мизгеле дип тасвирлый: “Кояш чыккан вакыт. Мәһабәт төз наратларның очлары җылы нурга манчылып, рәхәт бер талгынлыкка бирелгәндәй, шылт та итмичә, тик кенә торалар...” [2;7]. Илаһи мәхәббәт символы  кебек кабул ителгән нур образын кояш чыккан вакыт – таң вакыты образы белән янәшә куеп, хикәяләүче укучыга кеше күңелендә уяну, үзгәрешләр булачагы, бу халәтне мәхәббәт хисе билгеләргә тиешлеген искәртә. Укучыны шул яңа халәтне тоярга әзерләү дәвам итә: “Берәм-сәрәм очраган усакларның көмеш яфраклары, таң сулышыннан уянышып, сөенә-сөенә уйнаган шикелле, җилфердәшәләр...” [2;7]. Көмеш яфракларның сөенә-сөенә уйнавы укучыны тынлык артында көтелгән илаһи серле рәхәтлек барлыгына ышандыра. Әлегә “ачык урыннарда, җиргә таба сыгыла төшеп, хәрәкәтсез ак томан ята”, “тән ниндидер бер җиңеллек, күңел исә шул җиңеллектән гамьсез бер рәхәтлек тоя...” [2;7]. Гамьсез бер рәхәтлек – хәрәкәтсезлекнең эчтәлеге, ягъни кеше күңелендә әлегә гамь булып оешмаган, аның гамәлләренең башлангычы булып тормаган, ниһаять, кешенең күңел төпкеленә яшерелгән, ләкин әлегә табылмаган үз асылы.
Шул рәвешле, укучыны  төп геройның үзе белән таныштырганчы, автор иң элек аның эчке халәтен сөйли. Укучы геройның әлеге халәтен үзе аша үткәрә, хәтта уйлана ук башлый. Автор хикәяләүчесе исеменнән уй-гамәлләрнең һәркайсы алдагы гамәл белән сәбәп-нәтиҗә бәйләнешендә икәнлеген гел искәртеп тора бит: “...эзләр, яшькелт-кара тасмадай, артта сузылып кала” [2;7].
Укучы Зариф янына хәзер инде  “ротаның арткы рәтенә” урнаштырыла. Зариф йөзендәге “тыныч ваемсызлыкны” укучы гамьсезлек чагылышы дип бәяли, шуны төгәлләштерү өчен бирелгән портрет детальләренә, хәрәкәт аталышына салынган эчтәлекне укый: “...кызылармеец Зариф, алдан баручы иптәшләренең тигез генә тирбәлгән аркаларына карап, салмак кына атлап бара. ... Бары тик кысыла төшкән күзләре генә аның эчке уйларына йотылып баруын күрсәтә” [2;7]. Зариф уйларының эчтәлеген сөйләр алдыннан хикәяләүче гамьсезлекнең җимергеч олы көч икәнлеген искәртә: “Бу иртәнең җылы тынлыгы, урманның өлкән гамьсезлеге каядыр якында гына мәрхәмәтсез сугыш, кан һәм үлем барлыгын онытып торырга мәҗбүр итә, гүя сөттәй ак томан ул дәһшәтләрне үз эченә яшерә һәм кешедән ераклаштыра. Бу тыныч һәм сөенечле хисләр белән сулый торган табигатьтә кеше ничектер, үзе дә теләмәстән, алданучан була” [2;7]. Авторның фикер юнәлеше гамьсезлекне яшәеш юлы дип кабул иткәннәргә борыла. Гамьсез-вафасыз яшәү, башкалар артыннан салмак кына атлап бару – күпләрнең тормыш-юлы, яшәеш кагыйдәсе. Алар аны бәхетле булу юлы дип саный, чөнки башкалар дөньясында үзеңне шулай табу уңайлы, җайлы,  кемнеңдер чынбарлыгына үтеп кергән башка сыймас хәсрәтләр борчымый, бүгенгесе һәм үзеңнеке кыйммәт.  Гамьсезлекне яшәеш юлы иткәннәр алданучан, ди автор, биредә үлем төшенчәсе килеп керү дә очраклы түгел. Бу урында яшәү-үлем проблемасы куела,  хикәя шул проблеманы яктыртуга да корыла.

Кулланылган әдәбият исемлеге:
1.Бахтин М.М. Формы времени и хронотопа в романе // Бахтин М.М. Вопросы литературы и эстетики. – М., 1975.
2.Еники Ә. Әсәрләр, өч томда. III том. Хикәяләр. – Казан: Татар.кит.нәшр., 1991. – 416 б.

Г.Р.Гайнуллина,
Казан,
Казан (Идел буе) федераль университеты  доценты


Күбрәк мәгълүматны Җәмгыять һәм Мәдәният ресурсыннан карагыз