Ә.Еники хикәяләренең сюжет структурасы. “Бала” хикәясе мисалында. Ахыры

III
Укучы Зарифның яшәү ягына чыгуын аңлый, күз яшьләре ир күңелендә урнашкан мәхәббәтнең ныклыгын раслап куя: “Әтиең, әниең бармы? – дип сорады Зариф, һәм аның тамак төбе кытыкланып, күзләре дымланып китте” .
Зариф белән бала арасындагы алдагы сөйләшүдә укучы ике туганның бер булып яшәвен күрә (“бала, тарсынмыйча, әүвәл бер кулындагы ике бөртек җиләген капты, соңра икенче кулындагы шикәрен суыра башлады” ). Бала теле белән кеше өчен иң кадерле булган кыйммәтләр хакыйкать буларак кабатлана: “Әнием дә бар, әтием дә бар... безнең әле тагын кәҗәбез дә бар. Бәтиләре ап-ак.”  Соңгысы – кәҗә детале гаилә, тормыш бөтенлеген искәртеп килә. Тик тагын бер хакыйкать Зариф өчен әйтелгәндәй укучыга ишеттерелә. Әти кеше – баланың таянычы, горурлыгы, саклаучысы икән (баланың горурланып әтисенең лейтенант икәнлеген әйтүе). Димәк, ярата белү – якыннарың горурланырлык кеше була алу, ди автор.
Ләкин укучы Зариф күңелендә урнашкан, аңланган җаваплылык хисенең әле сыналачагын көтә. Чөнки Зарифны бәхетле иткән ярсу омтылышы аның киләчәк гамәлләренең дә башлангычы булып ныгырга тиеш. Иң мөһиме – Зарифның бу юлдан китмәячәгенә укучы ышанырга, ахыр килеп, бу юлны үз яшәү юлы итеп кабул итәргә тиеш. Артиллерия атышы пространствода шомлы тынлык урнаштыра. Укучыда геройларны борчыган сорау туа: нишләргә? Зариф та бала кебек менә-менә югалып калыр сыман: “Зариф аны үзенә кыса төште, һәм аңа икесенең дә йөрәкләре бергә типкән кебек тоелды.”  Укучы хисләрнең киеренкеләнгәнен сизә, Зариф баланы юата алырмы? Иң мөһиме – Зариф моңа үзе ышанмый. (баланы юатканда аңа “үз тавышы баз эченнән килгәндәй тонык, саңгырау булып ишетелә”). Биредә автор укучыдан яратуны җиңә алырлык бердәнбер җимергеч көчне – курку хисен таптыра: “Бала, Зарифка сыена төшеп, бер кулы белән аның муеныннан урап алды. Зариф, белмим баланы юатыр өчен, белмим үзенең эчке бер уеннан: “Без кая барабыз?” – дип сорап куйды.”
“Без кая барабыз?” – хикәяләүче укучыга шулай эндәшә, юл башында гел куелырга тиеш сорау икәнлеген искәртә.

Бу өлештә бала образы тулысынча укыла. Баланың җитди итеп: “Әбиләргә кунакка, - дип җавап бирүе укучыны елмаерга, шул ук вакытта уйланырга мәҗбүр итә. Юл башында җаваплылык хисе тора икән, бу сорауга җавап әзер, ул катгый, бер һәм үзгәрә алмый торган хакыйкать кебек. Бала бер юлны гына белә, намуслы кеше дә нәкъ шулай. Биредә автор кешенең эчке тавышын җитди яңгырата кебек: “Зариф хәзер чыннан да аптырашта калды. Нишләргә?” [1 ;11]. Укучы Зарифны намусы кушканча эшләргә этәргән ярсу омтылышның салкын исәп белән алышынуын, Зарифның курка төшүен сизә: “Дөресен әйткәндә, ул һич туктамастан ротасын куып җитәргә тиеш” [1 ;11]. Шул рәвешле, автор кешеләрне исәп-хисап колы иткән хисне атый – курку.
Укучы Зарифны башка юл сайласа, гафу итмәс иде. Әмирхан Еникинең осталыгы да шунда. Ул укучысын герое пространствосында – аның күңел кичерешләре “тозагында” тота. Зариф әле җаваплылыкны аң өлешендә урнаштырып, яшәү кагыйдәсе итмәгән икән. Югыйсә, аңарда икеләнү булмас иде: “Ләкин кулында сыенып утырган бала аны ике юл чатында калырга мәҗбүр итте. Баланы ут эченә кадәр алып барырга мөмкин түгел. Ул соңгы өмет белән, хәтта чакырып тирә-ягына каранды.” [2;11]. Укучы Зарифның җаваплылык һәм курку хисе белән билгеләнгән ике яшәү юлында калуын укый. Мондый вакытта кеше соңгы өмет белән, чакырып илаһияткә, башкаларга мөрәҗәгать итә. Асылда кеше үз намусына – илаһи башлангычына эндәшә. Бу – кешенең илаһи башлангычы белән элемтәгә керү омтылышы мизгеле. Башкача, намусның эндәшүе: “Бала, Зарифның нәрсә уйлаганын сизенгән шикелле, зур булып ачылган күзләре белән аңа бик җитди карап тора” [2;11]. Хәзер инде Зариф, никадәр авыр булса да борылмаячак, чөнки автор укучысына шулай гына тиеш икәнлеген раслады. Зариф илаһи башлангычын таба: “Бу караш Зарифның икеләнүен өзде...” [2;11].
Станциянең платформасы – Зариф сайлаган юлның башы, тимер юл – аның турылыгы белдерелеше. Ана – кеше өчен намуслылык бизмәне. Әнисен тапкан бала кулыннан төшеп киткән шикәр деталенең мәгънәсе – рухи ныклык – тормыш юлында иң җитди таяныч дигән эчтәлек ачыла. Шул урында Зарифның күңелендә урнашкан какшамас хакыйкать укыла: ул “ана белән баланың кавышу мизгеленә соклану тулы караш кына ташлый алды”. [2;12]. Биредә Зарифның илаһи башлангычы белән якынаю мизгеле тасвирлана. Шул халәттә автор аны чит тоелган дөньяга алып керә (ул мылтыгын иңеннән кулына ала), ул лейтенант белән сөйләшә.


Текстта кабатланган лейтенант образы җаваплылык хисен яшәү кануны иткән бердәнбер образ кебек укыла. Зариф тагын үз юлының дөреслеген тикшерү алдында кала. Тик бу юлы аңа кешедән өстен торган хакыйкать үзе эндәшә: “Сез зур изгелек эшләгәнсез”. Димәк, зур изгелекләр кыла алу – җаваплы була белү кешене гел алгы позициядә тота. Шуңа күрә автор әйткән, бала тарафыннан кабатланган яшәүне һәм үлемне мәгънәле итүче туган ил, торган җир, сөйгән яр, балага карата зур изгелекләр кылу турындагы бердәнбер хакыйкать лейтенант образына салынган эчтәлек аша төгәлләштерелә.
Соңгы өлештә авторның укучысына әйтергә теләгән сүзе укыла: “Биредә үлем никадәр әрсез, рәхимсез булса, тереклек шулкадәр үз-үзенә ышанучан, бирешмәс, мәгърур була белә.” [2;13] Чын сугыш кыры дип рәхимсез яшәеш пространствосы атала. Димәк, кешенең яшәве үз-үзенә ышанудан башланырга тиеш. Шул вакытта кеше Илаһиятнең - “олы алмазның бөтен сыйфатларын үзендә саклый. Ул каты… һәм нурлар чагылдыра.” [2;13]
Укучы Зариф белән бергә тынлык артында яшерелгән илаһи серле матурлыкны – “аңлавы читен булган бер тынычлыкны тоя”. Гамьсез тынлыкны Зариф омтылган “кояшлы иртә тынычлыгы, нурлы иртә матурлыгы” [2;13] кебек күңел тынычлыгы, гармония алыштыра. Хәзер ирнең муенында – җаваплы булырга чакырып торган мәхәббәт назы – кул җылысы. Үлем тормышың мәгънәле булганда куркытмый (“ул пуля тисә, бары тик чеметеп кенә алыр кебек” [2;13]), дип фәлсәфи проблеманың чишелеше табыла.

Кулланылган әдәбият исемлеге:
1.Бахтин М.М. Формы времени и хронотопа в романе // Бахтин М.М. Вопросы литературы и эстетики. – М., 1975.
2.Еники Ә. Әсәрләр, өч томда. III том. Хикәяләр. – Казан: Татар.кит.нәшр., 1991. – 416 б.


Г.Р.Гайнуллина,
Казан,
Казан (Идел буе) федераль университеты  доценты

Күбрәк мәгълүматны Җәмгыять һәм Мәдәният ресурсыннан карагыз