Ә.Еники хикәяләренең сюжет структурасы. “Бала” хикәясе мисалында. Дәвамы

II
Хикәяләүче тасвирлаган бәхетле-тыныч тормыш сурәте – Зариф идеал иткән чынбарлык – кеше яшәешенең иң гади, әмма һәркайчан сагынып теләгән мәгънәсе икәнлеге белән укучы берсүзсез килешә: “Чыннан да, Зариф кая барганын онытмаса да, хәзерге минутта иң гади, шул ук вакытта күңеленең һәркайчан сагынып теләгән уйларына йотылган иде: менә киң кырлары, зәңгәр урманнары белән гел хыялында яшәгән туган иле, һәр читән казыгына кадәр таныш авылы, сәке йөзлегендәге киртләчләренә кадәр күзе алдыннан китми торган өе, исенә төшергән саен тавышы ишетелгәндәй тоелган хатыны, ниндидер сөйкемле гадәтләре белән йөрәгендә сакланган баласы...” [ 2;8]. Яшәүне һәм үлемне мәгънәле итүче бердәнбер хакыйкать ул – туган ил, торган җир, сөйгән яр, бала. Әмирхан Еники иҗатын иңләгән әлеге идея бу хикәядә шул хакыйкатьне аңлауга килү проблемасы төсендә яңгыраш ала.
Автор биредә пространство үзгәртелү аша кеше күңелендә әзерләнгән үзгәреш турында сөйли. Туган ил сурәте – күңелнең иркен-рәхәт чагы тасвиры (зәңгәр урманлы, киң кырлы), авыл сурәте – таныш, димәк кадерле, үз, якын дигәнне белдереп килә. Урам күпере, басу юлы, иген кыры әлеге чынбарлыктан китү, башка – таныш булмаган чынбарлыкка күчү сурәте. Ләкин уйлары Зарифны үзе якын иткән чынбарлыкка тарта: “Тулы, тыгыз башакларын күтәрә алмыйча җиргә иелгән бодайлар... Быел нинди мул уңыш иде!... Хәзер инде көн-төн ашлык сугалардыр.” [ ;8].




Ә.Еники ике чынбарлык чиген төгәл билгели. Әлеге араны кеше үзенә таныш чынбарлыктагы кануннарга буйсынып үтә: “Менә Зарифның колагына кайдадыр якында гына ашлык суккыч машинаның гөрләве, эре көлтәләрне тартып алып йоткан чакта үкереп куюы ишетелгән кебек булды.” [2;8]. Командирның “Һава!” дип кычкыруы аны һич көтмәгәндә үзгә чынбарлыкны кабул итәргә мәҗбүр итә. Үзе өчен чит булган әлеге чынбарлыкта Зариф югалып кала, лейтенантның командасын ишетми, бары иптәшләре артыннан урыныннан кузгала. Димәк, Зарифта әлегә чит чынбарлыкта да үзе булып калырлык рухи ныклык җитешмиме? Юк, ләкин таныш булмаган яңа дөнья кешедән күпмедер күләмдә буйсынуны таләп итә. Рухи ныклык, ышанычлы әхлакый нигез булу чит чынбарлыкта да үзеңне табу мөмкинлеген булдыра.
Вакыйгаларда Зариф идеал иткән чынбарлык хакыйкате – мәхәббәт раслана. Төенләнештә укучы Зарифның кыз образына салынган илаһи матурлык белән очрашу мизгелен укый. Кызның ялгызлыгы, ярдәмгә мохтаҗ булуының укучыда кызгану хисе уятуы табигый. Вакыйгаларда кыз түгел, яшәүне мәгънәле итүче бердәнбер хакыйкать туган ил, торган җир, сөйгән яр, бала, дип ышанган Зариф сынала. Димәк, ул тыныч-тигез тормышның нигезен белә, ләкин шул тормышны саклый-яклый белү – сынаулар килгәндә намусны алга кую ул. Автор укучысына сүз һәм гамәл берлеге турында – намусның яшәү кагыйдәсе булырга тиешлеге хакында сөйләргә алына. Шул рәвешле, бала-намус Зарифны яшәү юлына алып чыгачак, аның рухын какшамас итәчәк.
Укучы Зарифның юлда бала белән очрашуын җентекләп күзәтә. “Өч-дүрт яшьлек кыз баланың басып торганын күреп, бер адым да атларга өлгермәгән килеш ихтыярсыз тукталган” Зариф кызның ялгыз булуына бик гаҗәпләнә. Укучы кызның портретына салынган эчтәлекне укый – “озак елаудан күз төпләре шешенгән, кечкенә кулына берничә бөртек каен җиләге учлаган, шуны кабарга хәзерләнгән җиреннән туктап, зур соры күзләре белән Зарифка исе китеп карап торучы бала” [2;9] ярдәмгә мохтаҗ.



Кызны тагын да матуррак сурәтләү мөмкин түгелдер: “аның өстендә зәңгәр сукнодан җәйге пальто, башында фетрдан тегелгән кара шапочка, аны кызыл тасма белән ияк астыннан китереп бәйләгән; аякларында озын сары ботинкалар һәм бер аягында галошы бар, икенчесен төшереп калдырган, ахрысы.” [2;9]. Ләкин авторның уе кызның матурлыгы аша укучыда хис тәрбияләүгә юнәлгән. Укучы Зарифның кызның камиллеге аша бирелгән матурлыкны һичшиксез коткаруын көтә. Ләкин герой ике юл чатында: “...аңарда кузгалган беренче теләк баланы тизрәк күтәреп аласы килү теләге булды. Шул ук вакытта ул ротадан аерылып калырга һич ярамаганлыгын да уйлап алды.” [2;9]. Герой бурыч үтәү ягына борыла ¬- буйсына : “беренче хәрәкәте аның ротасы артыннан китү өчен юлга таба борылу булды” [2;9]. Ләкин хәрәкәт булмый кала: “...ул, бер адым да атламастан, кинәт балага таба кире борылды, ашыгып кына янына барды да җитез генә күтәреп алды” [2;9]. Дөресрәге, Зариф әлегә үзе дә абайламыйча, алга юнәлгән кискен хәрәкәт ясый: “Зариф, баланы кысып тоткан килеш, аяк астында аунаган чыбыкларга, агач төпләренә абынмас өчен сикерә-атлый, ашыгып юлга чыкты.” [2;9]. Арткы рәттә салмак кына барган Зариф каршылык тудыручы башка шартларны сикереп үтеп (аяк астында аунаган чыбыклар, агач төпләре детальләре). Укучы Зарифның бу хәрәкәте эчке ярсу омтылыш белән бәйле икәнен сизә. Зариф башкача булдыра алмаганга, үз җанын тыңлап, шулай эшли. Ләкин “сыңар кулы белән мылтыгын уңайлый төшеп, кызу-кызу атлавы” [2;9] аның күңелендә борчу барлыгын сиздерә.
Баланың Зарифка мөнәсәбәте бирелеше аша укучы гүяки Зарифның эчке тавышы белән сөйләшүен укый. Алдан беркадәр ятсынган бала (Зарифның битеннән этәреп, аякларын селкеп елавы) – Зарифның беренче хәрәкәтенең – ротасы артыннан китү өчен юлга таба борылуының кабатланышы. Алдагы “сөйләшү”дә Зариф баланы, бала Зариф биргән шикәрне күкрәккә кыса. Шул урында Зарифның үз кызы Фәридәгә мәхәббәте әйтелә. Газиз баласын уйлау Зарифта “дулкын булып күтәрелгән сөенечле бер ярату” хисен көчәйтә, “бәлки ул шул минутта үз баласы белән бу бала арасында аерма тоймыйдыр” [2;10]. Димәк, автор Зарифтагы ярсу омтылышны нигезли. Бу адымга ирне йөрәгендә яшәгән ярату хисе этәргән икән. Мәхәббәтнең эчтәлеге булып торган җаваплылык хисе ирдә үзенә бәйсез рәвештә яши. Бу хисне бернинди шартлар да үзгәртә алмый. Ләкин бу хиснең киеренке шартларда өстенлек алуы кешене үзгәртә. Кеше үзендәге җаваплылык хисен аң төпкеленнән аң өлешенә күчерә, башка гамәлләрен шул хисне аңлы рәвештә алга куеп башкара. Хис торган саен көчәя – кешенең рухы ныгый, мәхәббәткә мөнәсәбәте алышына. Ярату дөньядагы иң олы көч буларак таныла һәм яшәү рәвешенә әверелә. Һәркем алдында торган бурыч әнә шул.

Кулланылган әдәбият исемлеге:
1.Бахтин М.М. Формы времени и хронотопа в романе // Бахтин М.М. Вопросы литературы и эстетики. – М., 1975.
2.Еники Ә. Әсәрләр, өч томда. III том. Хикәяләр. – Казан: Татар.кит.нәшр., 1991. – 416 б.

Г.Р.Гайнуллина,
Казан,
Казан (Идел буе) федераль университеты  доценты

Күбрәк мәгълүматны Җәмгыять һәм Мәдәният ресурсыннан карагыз