Profzakiev header 530x226

Күтәрелеш адымнары. Мирфатыйх Зәки улы Зәкиев


Зәкиев Мирфатыйх Зәки улы. 


Ул 1928 елның 14 августында Татарстанның Баулы районы Зәйпе авылында туган. Хәзер  бу авыл Татарстанның Ютазы районы дип йөртелә.
М.Зәкиев филология фәннәре докторы, профессор, Казан шәһәрендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының өлкән фәнни хезмәткәре, Казан федераль университетының атказанган профессоры, Россиянең һәм Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, Татарстан  Фәннәр Академиясенең, Россия Лингвистик Фәннәр Академиясенең, Болгарознания, инновации и  культуры халыкара Академиясенең академигы, Башкорт университетының мактаулы докторы,Төркия тел җәмгыятенең мактаулы агъзасы.
М.З.Зәкиев “Һәр кеше үзенең тормыш тәҗрибәсен киләчәк буыннарга язып калдырырга тиеш” дигән фикердә тора. Ул “көндәлек” тә булырга мөмкин, тормыш тәҗрибәсе туплангач язылган  мәхсүс әсәр дә була ала.



Мин үзем, күп төрле эшләр башкарып,  җитәрлек тормыш тәҗрибәсе туплангач, яшем дә 40 ны үткәч, үземнең тормыш тәҗрибәсен язып калдырырга кирәк дигән фикергә  килдем. Ул чагында мин Казан педагогика институтының ректоры булып эшли идем. Бу “Күтәрелеш адымнары”дигән китапны мин  ял көннәрендә, каникул вакытларында гына яздым. Аны 2012 елда гына  тәмамладым. Ул 2015 елда басылып чыкты. Китап тормышымның төрле чорларын яктырткан күп бүлекләрдән тора.
Беренче бүлектә балачак турында сөйләнелә. Безнең авыл Татарстанның көняк-көнчыгышында урнашкан  Кәрәкәшле  авылыннан аерылып, бер урман аланына килеп утырган 18 хуҗалыктан тора.
Миңа биш яшь чагында, әтием үлә. 7 яшь тулгач мине авыл агайлары   сарык көтүчесенә ярдәмче итеп  колхоз эшенә чыгаралар, соңрак мине атлы эшкә кушалар. Мәктәптә укулар башлагач, колхоз эшенә өйләдән соң гына чыгабыз. Миңа  колхозда эшләмичә ярамый, чөнки без гаиләдә өч бала. Әнинең генә эшләгәне дүрт кешене туйдырырга һәм киендерергә җитми.
1936 нчы елда өч балалы әнигә, яшь ир булып, Камиль исемле бер егет йотка керә. Без үги әтиле булдык. Ләкин ул 1942 нче елда Ватан сугышында һәлак булды. Миңа, олы бала буларак, 8 чакырым ераклыктагы авылга җәяү йөреп  укырга һәм колхозда эшләргә туры килде. Авылыбыздагы башка егетләр  тормыш авырлыгын җиңел хәл итәләр: алар, мәктәптә укуны ташлап, бары колхоз эшен генә башкарырга тотыналар. Шулай итеп авылыбыздан бары мин генә, 1946 нчы елда урта белемле булып, югары уку йортына керергә мөмкинлек алдым.
1946 нчы елда мин бездән 380 чакырымдагы Казан шәһәренә киттем, Казан университетының татар филологиясе бүлегенә укырга кердем. Аны 1951 нче елда мин “мактаулы” дипломга  ия булып тәмамладым. Шушы университетта  мин аслирантурада укыдым, кандидатлык һәм докторлык диссертацияләрен якладым, доцент, профессор булдым.
1965-1967 нче елларда мин Казан педагогия институтында фәнни эшләр буенча проректор, 1967-1986 елларда шушы ук институтның ректоры булып эшләдем. Институт башта РСФСР , аннан соң СССР күләмендә беренче урыннарны яулады,  аның эш тәҗрибәсе Евросоюз күләмндә өйрәнелде.


Татарстанның үз фәннәр академиясен төзүнең беренче этабы итеп, СССР Фәннәр Академиясенә караган Тел, әдәбият һәм тарих институтын үстерү кирәк дип табылды. Бу институтны үстерү өчен, мине анда директор итеп билгеләделәр. СССР Фәннәр Академиясе белән уртак тел табып, институтны мин  бермә-бер үстердем. Шуңа таянып, 80 нче   еллар ахырында Татарстан фәннәр академиясен төзү эше кузгатылды. Академияне төзү барышында, президентыбыз  Минтимер Шәймиев  аның составына гуманитар фәннәрне генә түгел, барлык фәннәрне дә кертте. Академиядә үзара якын булган фәннәрне берләштергән бүлекләр оештырылды. Мин гуманитар фәннәр бүлеге  җитәкчесе булдым.
Тел, әдәбият һәм тарих институты директоры чагында, тарих бүлекләрен үстерүгә аерым әһәмият бирдем. Нәтиҗәдә 1996 елда тарих бүлекләрен аерып, тарих институты төзергә мөмкинлек туды. Институтның калган өлеше Тел,әдәбият һәм сәнгать институты дип атала башлады, мин шунда директор булып калдым. Биредә мин, зур кыенлыкларны җиңеп, татар энциклопедиясе бүлеген төзедем, бу бүлек дүрт елдан соң гына аерым институт булып оешты.
2002 елда М.Зәкиев директорлыктан китә, Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында өлкән фәнни хезмәткәр булып 16 ел эшли.  Төрки телләр 1әм төрки рарихы буенча монографияләр,  вузлар, мәктәпләр өчен дәреслекләр яза. Халыкара конференцияләргә докладлар бирә.
Хәзерге көндә М.Зәкиевнең 1150 дән артык фәнни хезмәте басылып чыккан.



КҮТӘРЕЛЕШ АДЫМНАРЫ китабы буенча
Казан, 2015. 511 бит.

Күбрәк мәгълүматны Җәмгыять һәм Мәдәният ресурсыннан карагыз