Profzakiev header 530x226

ИДЕЛ-УРАЛДА ЯШӘҮЧЕ ТАТАР ДИГӘН ХАЛЫК КУСАН-КУШАННАРДАН ЧЫККАН

М.З.Зәкиев
ИДЕЛ-УРАЛДА ЯШӘҮЧЕ ТАТАР ДИГӘН ХАЛЫК
ТАРТАР-ТАТАРЛАРДАН ТҮГЕЛ,
Ә КУСАН-КУШАННАРДАН ЧЫККАН
Бу татар халкы үзенең ерак тарихында бер генә вакытта да татар исемен йөртмәгән. Аңа татар этнонимы беренче мәртәбә руслардан кергән. XVIII йөз башында Россия үзенең фәннәр академиясен төзүгә керешә. Бу эшне югары дәрәҗәдә башкару өчен, рус хөкүмәте Европадан талимнәр чакыра. Болар Россиядәге рустан башка халыкларның барысын да тартар дип атыйлар, чөнки бу халыклар чын европалылар түгел, бары тартарлар гына, ягъни үлгәч җиргә күмелгән европалылырның җир астында терелүеннән туган тәмугъ кешеләре генә,  Шул европалылардан ишетеп, руслар Россия халыкларын, бигерәк тә төркиләрнең һәммәсен татар дип атаганнар.
Октябрь революциясе булгач, төркиләрнең күбесе  татар этнонимыннан баш тарткан, аларның үз этнонимнары кайтарылган. Төркиләрдән бары Идел. Кырым  һәм Себер төркиләре генә татар исемен саклап калганнар, чөнки аларның монгол-татардан аерыласылары килмәгән. Атап әйткәндә, атаклы язучыбыз Галимҗан Ибраһимов республикаларны төзү чорында В.И.Ленин янына да барган, булачак республиканы Татарстан дип яздырырга да ирешкән. Ул “дөньяда иң көчле һәм күренекле хылык монгол-татар булган дип уйлаган, халкыбызны әнә шул иң көчле халыктан  дисәк, аны да иң көчле халык дип уйлаячаклар дигән фикердә торган. Дәүләт башында торган русларның монгол-татарга булган тискәре һәм дошманнарча  карашта булуын һич исәпкә алмаган. Аның эшчәнлеге нәтиҗәсендә, русның татарга булган тискәре мөнәсәбәте үзен бик тиз сиздерә башлаган. Башкортостан һәм Татарстан республикаларын төзегәндә, Рус дәүләте Татарстан тарриториясен Башкортстанныкыннан ике мәртәбә кимрәк итеп билгеләгән. Хәтта татарлар компактлы яши торган бик күп регионнар  Башкортстанга каратылганнар.
Халкыбыз татар дип аталганлыктан, татар атамасы халкыбыз үсешенә һәрчак зыян китереп тора. Татар сүзе, тартар атамасыннан туганлыктан һәм Көнбатышта һәрчак тартар дип әйтелгәнлектән, татар исемен йөртүчеләрне тартарлар белән, ягъни  тәмугъ  кешеләре белән тиңлиләр.
Россиядәге төп халык – руслар  XII гасырда күп илләрне туздырып йөргән монгол-татарларны бик начар халык дип саныйлар, аларның мондый  тискәре мөнәсәбәтләре хәзер татар дип аталган халыкка да карый. 6 нчы сыйныфтан башлап өйрәтелә торган тарих фәнендә дә татарлар иң начар халык буларак исәпкә алыналар. Шуңа күрә күп кенә яшьләр, халык санын алганда, үзләрен татар дип яздырмаска тырышалар. Нәтиҗәдә татар дигән халыкның саны әкренләп кимүгә таба бара.
Менә шул әйтелгәннәрне исәпкә алганда, шулай ук тарихи дөресдек ягыннан караганда да безнең халыкның татарга бернинди мөнәсәбәте юк. Безнең халык татарлардан килми, кусяннардан (косаннардан – ак сөннәрдән – ак һуннардан) килә.
Русларның бик борынгы чордан 1560 елга кадәрге вакытны эченә алган Львов елъязмасы хәзерге Казан урынындагы шәһәрне Кусян дип атаган, андагы халыкны кусяне дигән. Кусян сүзендәге ку өлеше  ак яки ак йөзле мәгънәсен белдерә, сүзнең соңгы өлеше сян төркичә сөн сүзенең русча әйтелеше генә. Сөн сүзе төркичә Һун дип тә әйтелә, менә шул сүздән русча хун - гунны атамасы барлыкка килгән. Борынгы кусөн сүзенең диалекталь пары – косан, димәк, Казан атамасы да шул ук косан сүзенә барып тоташа: анда ак сөннәр яшәгәннәр. Халыкта косан сүзенең төп мәгънәсе онытылгач, ул сүзне аш пешерә торган казнга охшатып, аны Казан дип йөртә башлаганнар. Казан шәһәренең халыкчан атамасы хәзер дә әле - Косан.
Казан ханлыгы оешканчы, Идел ярына саенып утырган Кошан ханлыгы да була. Кошан сүзеннән рус теленә Кушан сүзе кереп урнаша. Косаннар турындагы барлык мәгълүмәт рус тарихында кушан исеме белән кереп урнашкан.
Кусан (косан, кушан) этнонимы белән аталучылар тарихта гаҗәеп атаклы халыклардан саналалар. Алар безнең эрага кадәр берничә мең еллар ук хәзерге Урта Азия, Әфганстан, Пакистан, Төньяк Һиндстан, Синьцзян җирләрен эченә алган гаҗәеп киң территориядә бик зур Кушан империясен төзегәннәр. Көнбатыш һәм рус тарихчылары фикеренчә, кушаннар янәсе башта иран телле булганнар, бары соңга таба гына төрки телне кабул иткәннәр. Бу билгеле инде ялгыш фикер.
Урта Азиядәге Ферганә тигезлегендә б.э.башында ук шунда яшәүчеләрнең исемен йөрткән Косан шәһәре төзелгән. Мондагы халык Иделдәге Косан халкы белән бер үк булган. Аларның телләре арасында диалекталь аерма гына булуы мөмкин, мәсәлән, елга исемендәге кебек: Косансай – Косансу.

Күбрәк мәгълүматны Җәмгыять һәм Мәдәният ресурсыннан карагыз