Исем кушу

ИСЕМ КУШУ


Баланың исеме аның киләчәк язмышына тәесир итә дип уйлаганнар. Шуңа күрә да аңа, бигрәк тә борынгырак чакларда, тотемистик ышануларга яки батырлык, муллык, сәламәтлек теләүгә бәйләнешле исемнәр кушканнар: Бүребай, Илбарыс, Арслан, Тимербулат, Алмас, Котлыбикә һ.б. шулай.

Хәзерге татар исемнәре хәзинәсе берничә саф этнолингвистик катламны һәм катнаш исемнәрдән торган катламнарны үз эченә ала:


1.Гомумалтай катламы: Алтынбай, Алтынчәч, Алтынбәк, Бугаарслан, Байбуга, Ишбуга, Алабуга, һ.б.
2.Борынгы төрки катлам: Айбикә, Адай, Айтимер, Биктимер, Илбарс, Килдебәк, Тимерхан, Хантимер, Уразбәк, һ.б.
3.Иске татар теле катламы: Айсылу, Актай, Акчура, Алпар, Карабай, Таңсылу, Тимербикә, Агиш, Айдар, Айтуган, Сөймбикә, Чулпан, Аслан, һ.б.
4.Гарәп теленнән кергән исемнәр катламы: Асия, Әминә, Әфия, Әхмәт,
Габдулла, Гали, Гомәр, Госман, Җәлил, Зөләйха, Кадыйр, Ләйлә, Мөхәммәт, Нурия, Сабир, Сания, Фәрит, Фәридә, Хәдичә, Хөсәен, Шәмсетдин, Шәмсия, һ.б.
5.Фарсы теленнән алынган исемнәр катламы: Бану, Гөлзадә, Гөлнара, Гөлсинә, Гөлшат, Диләрә, Җиһангир, Җиһанша, Зифа, Нияз, Рушан, Рушания, Рөстәм, һ.б.
6.Рус һәм Көнбатыш Европа телләреннән кергән интернациональ исемнәр катламы: Альберт, Венера, Клара, Луиза, Лилия, Марсель, Марат, Рафаэль, Роберт, Флер, Эльза, Эдвард, һ.б.
7.Бөек Октябрьдан барлыкка килгән яңа татар исемнәре катламы: Илнара, Илсөя, Илшат, Ирек, Иркә, Кояш, Офык, Очкын, Ташкын, Шатгөл, Ялкын һ.б.

Татар исемнәре сүзлеге, Гомәр Саттаров 1981,
М.Х.Бакиров Татар фольклоры  2008 хезмәтләре буенча

Күбрәк мәгълүматны Җәмгыять һәм Мәдәният ресурсыннан карагыз